Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422242, Россия, РТ, Балтасинский район, с.Тюнтер, ул. Советская, д. 23 |
| Телефон: | +7(843)-683-01-12 |
| E-Mail: | stun.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Тюнтерская СОШ" |
| Руководитель: | Гарифуллин Расиль Габдуллович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 60 учащихся,15 воспитанников/60 укучы, 15 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 22 учителей, 4 воспитателя/22 укытучы 4 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << ( 131 ) 132 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Күңелле ял кичәсе 16.02.2016

Күңелле ял кичәсе
Мәктәптә укучылар өчен күңелле ял кичәсе оештырылды. Кичәдә төрле ярышлар, уеннар үткәрелде. Әлеге ял кичәсе күңелле үтте.
-
“Класс җитәкчесе” конкурсы 15.02.2016

“Класс җитәкчесе” конкурсы
Башлангыч сыйныф укытучысы Хәкимова М.Р. район күләмендә үткәрелгән “Класс җитәкчесе” конкурсында катнашып, уңышлы чыгыш ясады. Ул 4 класс укучылары белән “Шәфкатьлелек” темасына сыйныф сәгате үткәрде, әлеге чарада укучылар бик актив булды, бик күп мәгълумат алды.
-
“Чаңгы юллары – 2016” 13.02.2016

“Чаңгы юллары – 2016”
Мәктәбебез коллективы “Чаңгы юллары – 2016” ярышы стартына басты. Әлеге ярышта, сыйныф укучылары арасында, иң яхшы шуучы чаңгычылар билгеләнде.
-
Әфганчы авылдашлар белән очрашу кичәсе 13.02.2016

Әфганчы авылдашлар белән очрашу кичәсе
Мәктәптә 5-8 сыйныф укучылары өчен сыйныф җитәкчеләре тарафыннан "Әфганстан - йөрәк ярасы"дип исемләнгән очрашу-кичә үткәрелде. Әлеге кичәгә Әфганстанда хезмәт иткән әти Сибагатуллин Гыйлемхан килде һәм ул үзенең хәтирәләре белән уртаклашты, чыгышында сугышның ни дәрәҗәдә куркыныч булуын, ләкин ир-егетнең ил алдындагы бурычын үтәргә тиешлеген укучыларга аңлатты.
-
Оборона-масса һәм спорт айлыгы 10.02.2016

Оборона-масса һәм спорт айлыгы
Оборона-масса һәм спорт айлыгы кысаларында мәктәптә төрле чаралар уза. Сыйныф җитәкчеләре патриотик темаларга тәрбия сәгатьләре үткәрде.
-
“Класс җитәкчесе” конкурсы 10.02.2016

“Класс җитәкчесе” конкурсы
Бүген мәктәбебез Яңгул, Субаш, Сосна, Сред.Кушкет, Нөнәгәр, Борбаш мәктәпләренең сыйныф җитәкчеләрен кабул итте. Алар “Класс җитәкчесе” конкурсының районның зона этабында катнашып, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.
-
Парламент дәресе 09.02.2016

Парламент дәресе
Мәктәптә “Парламент дәресләре” үтте. Сыйныф җитәкчеләре укучыларга “Гражданин. Җәмгыять. Закон.” темаларына дәресләр үткәрделәр, укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр.
-
Очрашу 07.02.2016

Армия сафларында хезмәт итеп кайткан Дилүс Рамазанов укучылар белән очрашуда
-
"Ел укытучысы" 02.02.2016

-
“Күркәм нәселләр” бәйгесе 01.02.2016

“Күркәм нәселләр” бәйгесе
Мәктәптә “Эзебез калсын тарихта” дигән исем астында күркәм нәселләрнең бәйгесе үтте. Әлеге чарада Шәрәфиевлар, Нәкыйповлар, Газыймовлар һәм Фатыйховлар нәселләре үзләренең нәсел тарихлары белән таныштырдылар, җыр-биюгә осталыкларын да күрсәттеләр. Бәйрәм тәрбияви, эчтәлекле һәм матур булды.














