Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Карелинский детский сад общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422253, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Карелино,улица Загидуллина д.6 |
| Телефон: | +7(908)343-82-94; +7(843)-683-18-49 |
| E-Mail: | Ds.Karel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Карелинский детский сад" |
| Руководитель: | Шайхутдинова Фидалия Фаимовна |
| Год основания учреждения: | 1971 |
| У нас учатся: | 61 воспитанников/ 61 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 11 педагог/11 педагог хезмәт куя |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Карелинский детский сад общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
"Ислам моңы" 20.04.2026

Татарстан Республикасы Мөселманнарының Диния нәзарәте Балтач районы мөхтәсибәте Балтач балалар сәнгать мәктәбе "Ислам моңы" район бәйгесендә бишек җырлары номинациясендә катнашып мәктәпкә әзерлек төркеменнән Давлятова Диләрә Руслан кызы 1 нче дәрәҗә дипломант, бәет номинациясендә Хисамов Ризван Равил улы 2 нче дәрәҗә лауреат, пәйгамбәргә салават номинациясендә Фатихов Дауд Айдар улы 3 нче дәрәҗә дипломант дипломнарына ия булдылар. Молодцы балалар, сез булдырасыз! Алга таба да җиңүләрегез күп булсын.
#ГодДошкольногоОбразования
#ГДОТатарстан
-
"Балтач малае - 2026" 17.04.2026

Районкүләм "Балтач малае - 2026" бәйгесендә мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Хисамов Ризван Равил улы катнашты һәм диплом белән бүләкләнде. Ризванны зур уңышы белән ихлас күңелдән котлыйбыз, алга таба да уңышлары күп булуын телибез.
#ГодДошкольногоОбразования
#ГДОТатарстан
-
Космонавтика көне 13.04.2026

Ел саен 12 апрель - Россиядә Космонавтика көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан мәктәпкә әзерлек төркеме балаларына космос, планеталар, йолдызлар турында әңгәмә үткәрелде. Беренче космонавт Юрий Алексеевич Гагарин турында мәгълүмат бирелде. Сәнгати-эстетик үсеш - кисеп ябыштыру шөгылендә балалар ракета ябыштырдылар. Әти-әниләр белән бергә балалар рәсемнәр дә ясап алып килделәр.
#ГодДошкольногоОбразования
#ГДОТатарстан
-
"Карга боткасы" 10.04.2026

Җылы яз ае җитү белән туган ягыбызга кошлар әйләнеп катты. Кошлар кайтуны безнең балалар да сөенеп көтәләр. Бүген бакчабызда "Карга боткасы" бәйрәме булды. Балалар уйнадылар, җырлар җырлап, шигырьләр сөйләделәр. Соңыннан карга боткасы пешереп, бергәләшеп сыйландылар.
#ГодДошкольногоОбразования
#ГДОТатарстан
-
"Год дошкольного образования" 09.04.2026

-
"Сыерчыклар килде" 03.04.2026

"ЭКОяз - 2026" бәйгесенең "Кошларга ярдәм ит" тематик атналыгы кысаларында "Балтач" тыюлыгы инспекторы Муллагалиев Азат Нурмөхәммәтович белән бергә балалар бакчасы территориясендәге агачларга сыерчык оялары элделәр. Балаларның һәм әти-әниләрнең игътибарын кошларны, бигрәк тә сыерчыкларны саклау проблемасына җәлеп итү максатыннан эшләнелде. Аның барышында барлык балалар берләшеп, бу истәлекле вакыйгада катнаштылар, бу аларга үз хезмәтләрен күрергә мөмкинлек бирде.
-
"Канатлы дуслар" 02.04.2026

"ЭКОяз - 2026" бәйгесенең "Кошларга ярдәм ит" атналыгы кысаларында мәктәпкә әзерлек төркемендә әңгәмә уздырылды. Туган якларына кайтучы канатлы дусларыбыз турында белемнәре киңәйтелде, аларны танырга өйрәтү дәвам ителде.Кошлар турында кайгырту, аларга карата сакчыл караш тәрбияләү кирәклеге аңлатылды.
-
"Сыерчык канат кага, яз килүгә шатлана" 01.04.2026

Өй түрендә бакчада,
Талчыбык кунакчада
Сыерчык канат кага -
Яз килүгә шатлана.
Ниһаять урамда кошлар тавышы ишетелә башлады! Сыерчыклар да кайтканнар икән инде! Димәк, тиздән чын җылы яз җитәчәк. Кечкенәләр төркеме балалары белән күчмә кош - сыерчык турында әңгәмә үткәрелде., шигырьләр укылды, хәрәкәтле уеннар искә төшерелде. Кошлар безнең канатлы дуслар икәнен искә төшереп , аларны сакларга кирәклеге аңлатылды.
-
"Туган якка яз килә!!!" 01.04.2026

Кошлар көне уңаеннан зурлар төркемендә безнең якта кышлаучы һәм күчмә кошлар турында әңгәмә үткәрелде. Балалар кошларны бик теләп рәсемгә төшерделәр.
-
"Пешекчеләр" 23.03.2026

Кече яшьтәгеләр төркеме балалары пешекчеләр булып уйнадылар. Алар савыт-сабаларны өстәлгә матур итеп тезәргә өйрәнделәр, төсләрне аеруны ныгыттылар.



