Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Карелинский детский сад общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422253, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Карелино,улица Загидуллина д.6 |
| Телефон: | +7(908)343-82-94; +7(843)-683-18-49 |
| E-Mail: | Ds.Karel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Карелинский детский сад" |
| Руководитель: | Шайхутдинова Фидалия Фаимовна |
| Год основания учреждения: | 1971 |
| У нас учатся: | 61 воспитанников/ 61 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 11 педагог/11 педагог хезмәт куя |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Карелинский детский сад общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: 1 2 3 ( 4 ) 5 6 7 8 9 10 >>
-
Сөмбелә бездә кунакта 06.10.2025

Бакчабызга балаларны сөендереп, көз кызы Сөмбелә килде. Ул төркемнәрдә балалар белән җырлады, биеде, уйнады. Уен мәйданчыгында мәктәпкә әзерлек төркеме балаларын Убырбикә маҗаралары көтә иде. Балалар каршылыкларны оста гына җиңеп, көз кызын эзләп таптылар һәм бергәләп бәйрәмне дәвам иттеләр.
-
Әбием әбекәем 03.10.2025

Өлкәннәр декадасы кысаларында бакчабыз балалары үз әбиләренә концерт куйдылар, үз һөнәрләрен күрсәттеләр. Бәйрәм чәй табынында дәвам итте. Барлык лаеклы ялдагы апа-абыйларны, әби-бабайларны бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез. Сәламәт булыгыз, балаларыгызны, оныкларыгызны һәм туганнарыгызны сөендереп яшәгез, хөрмәтле өлкәннәр.
-
Өлкәннәр көне 02.10.2025

1 октябрь - Өлкәннәр көне уңаеннан бакчабызда бәйрәм чарасы булып узды. Өлкәннәребез балаларның матур чыгышларыннан торган концерт карадылар. Соңыннан очрашуларын чәй табыны артында дәвам иттеләр. Кунаклар балалар бакчасында эшләү дәверендә булган төрле кызыклы хәлләрне искә төшереп, сөйләшеп, көлешеп утырдылар. Бүгенге матур бәйрәм өлкәннәрнең күңеленә хуш килгәндер дип уйлыйбыз.
-
Инглиз теле шөгыле - Занятие английского языка 30.09.2025

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары инглиз теленнән төсләр темасын үттеләр. Аларны истә калдырыр өчен төрле дидактик уеннар уйнадылар, төсле карандашлар белән дәфтәрләрдә эшләделәр.
Воспитанники подготовительной к школе группы на занятии английского языка прошли тему цвета. Чтобы лучше запоминалось , они играли в разные дидактические игры, работали в тетрадях со цветными карандашами.
-
Кечкенәләр төркеме әвәләү шөгылендә 29.09.2025

Кечкенәләр төркеме балалары әвәләү шөгылендә зур кисәктән кечкенә кисәк алу, аны турыга ике уч арасында әвәләүне өйрәтү максатыннан Алсу курчакка конфетлар әвәләделәр. Балалар бик кызыксынып һәм теләп эшләделәр. Шөгыль ахырында Алсуны конфетлар белән сыйладылар.
-
"Шалкан" әкияте - сказка "Репка" 26.09.2025

Кече яшьтәгеләр төркемендә "Шалкан" әкияте буенча дидактик әсбапны кулланып, магнитлы курчак театры уйнадылар.
Дети группы раннего возраста играли в магнитный кукольный театр, используя дидактическое пособие по сказке "Репка".
-
Автокресло белән танышу - Знакомство с автокреслом 23.09.2025

Куркынычсызлык айлыгы кысаларында кече яшьтәгеләр төркеме балалары автокресло белән таныштылар, аның ни өчен кирәк булуын белделәр. Автомобильдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнделәр.
В рамках месяцника безопасности дети группы раннего возраста познакомились с автокреслом, узнали, для чего оно нужно. Изучили правила поведения в автомобиле.
-
"Янгыннан сакланыйк" - "Остерегайтесь от огня" 22.09.2025

Балаларның утка табигый тартылуы ата-аналар һәм тәрбиячеләрнең күз алдында булырга тиеш. Нәкъ менә алар беренче булып сабыйларга утның куркыныч көч булуы, саксыз кулланганда коточкыч фаҗигаларга китерүе турында сөйләргә тиеш. Көнкүрештә янгын куркынычсызлыгының элементар нормаларын балага кече яшьтән үк өйрәтергә кирәк. Без, кечкенәләр төркеме балалары белән янгын сүндерү автомобиле һәм аның башка автомобильләрдән аермалы якларын карадык, янгын калканына урнаштырылган җиһазлар белән таныштык. Шулай ук әти-әниләргә балаларны янгын куркынычыннан саклау кагыйдәләре язылган брошюралар таратылды.
-
Гуманитар ярдәм - Гуманитарная помощь 19.09.2025

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән балалар бакчасы коллективы һәм әти-әниләр көче белән гуманитар ярдәм җыелды. Бик күп азык-төлек, кием-салым, медикаментлар һәм башка кирәк-яраклар тупланды. Бу эшкә көче кергән һәркемгә зур рәхмәт. Солдатларыбыз вакытында исән-сау гаиләләренә әйләнеп кайтсыннар.
В помощь участникам специальной военной операции силами коллектива и родителей была собрана гуманитарная помощь. Было собрано большое количество продуктов, одежды, медикаментов. Пусть наши солдаты вовремя вернутся домой живыми и здоровыми.
-
Янгын сүндерүче һөнәре - Профессия пожарника 18.09.2025

Куркынычсызлык айлыгы кысаларында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары янгын сүндерүче һөнәре белән тирәнтен таныштылар. Шушы уңайдан янгын сүндерүче булып эшләүче Хәтимов Фәрид абыйлары бакчабызга очрашуга килде. Аның үткәргән әңгәмәсе балалар күңеленә тирәнтен үтеп керде. Фәрид абыйлары шырпы, өйдәге газ, электр приборлары белән саксыз кылануның аянычлы хәлләр китереп чыгаруын аңлатты. Үзе белән алып килгән янгын сүндерү кораллары һәм җиһазлары белән таныштырды.
В рамках месячника безопасности дети подготовительной к школе группы подробно ознакомились с профессией пожарного. В связи с этим в наш детский сад пришел сотрудник МЧС Фарид Хатимов. Он объяснил, что неосторожное обращение со спичками, бытовым газом и электроприборами приводит к несчастным случаям. Ознакомил с привезенными с собой пожарными инструментами и оборудованием.



