Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Карелинский детский сад общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422253, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Карелино,улица Загидуллина д.6 |
| Телефон: | +7(908)343-82-94; +7(843)-683-18-49 |
| E-Mail: | Ds.Karel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Карелинский детский сад" |
| Руководитель: | Шайхутдинова Фидалия Фаимовна |
| Год основания учреждения: | 1971 |
| У нас учатся: | 61 воспитанников/ 61 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 8 педагогов/8 педагог хезмәт куя |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Карелинский детский сад общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: 1 2 3 4 ( 5 ) 6 7 8 9 10 >>
-
"Нәни чебиләр" 17.04.2026

"Экояз-2026" бәйгесенең "Экологик илһам калейдоскобы" атналыгы кысаларында кечкенәләр төркемендә киндер савытлардан нәни чебиләр ясалды. Балалар һәрберсе бу эшне теләп башкардылар. Балалар ташландык материаллардан да төрле эшләнмәләр ясап булуына төшенделәр.
#ГодДошкольногоОбразования
#ГДОТатарстан
-
"Балтач кызчыгы - 2026" 17.04.2026

Районкүләм "Балтач малае, Балтач кызчыгы - 2026" бәйгесендә зурлар төркемендә тәрбияләнүче Мукминова Динә Илмир кызы гаиләсе белән катнашып, "Самая артистичная" номинациясендә җиңү яулады. Динәне зур уңышы белән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез.
#ГодДошкольногоОбразования
#ГДОТатарстан
-
"Яңгырасын дуслык моңы" 16.04.2026

Үстергән дә безне чын дуслык,
Көч биргән дә безгә чын дуслык.
Дуслык булса, яшәр гомергә
Бөтен җир шарында тынычлык.
16 нчы апрель көнне Норма мәдәният йортында Кариле балалар бакчасы "Яңгырасын дуслык моңы" дип исемләнгән иҗат концерты тәкъдим итте. Концерт бай эчтәлекле булды, матур җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Балаларның, әти-әниләрнең, коллективның чыгышларын көчле алкышлар белән кабул иттеләр. Чыгыш ясаган һәркемгә олы рәхмәтебезне белдерәбез.
#ГодДошкольногоОбразования
#ГДОТатарстан
-
Космонавтика көне 13.04.2026

Ел саен 12 апрельдә Россиядә Космонавтика көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан мәктәпкә әзерлек төркеме балаларына космос, планеталар, йолдызлар турында әңгәмә үткәрелде. Беренче космонавт Юрий Алексеевич Гагарин турында мәгълүмат бирелде. Сәнгати-эстетик үсеш - кисеп ябыштыру шөгылендә балалар ракета ябыштырдылар. Әти-әниләр белән бергә балалар рәсемнәр дә ясап алып килделәр.
#ГодДошкольногоОбразования
#ГДОТатарстан
-
"Карга боткасы" 10.04.2026

Җылы яз ае җитү белән туган ягыбызга кошлар әйләнеп катты. Кошлар кайтуны безнең балалар да сөенеп көтәләр. Бүген бакчабызда "Карга боткасы" бәйрәме булды. Балалар уйнадылар, җырлар җырлап, шигырьләр сөйләделәр. Соңыннан карга боткасы пешереп, бергәләшеп сыйландылар.
#ГодДошкольногоОбразования
#ГДОТатарстан
-
"Йорт хайваннарына өй" 10.04.2026

"Экояз - 2026" бәйгесенең "Зоокайгырту" атналыгы кысаларында кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүче балалар белән йорт кошлары һәм хайваннары турындагы күзаллауларына төгәллек кертү, аларга карата кайгыртучанлык тәрбияләү максатыннан конструкторлардан тору урыны төзеделәр һәм алар белән уеннар уйнадылар. Балаларда хайваннарга карата ярату, кайгыртучанлык хисе кечкенәдән тәрбияләнә.
#ГодДошкольногоОбразования
#ГДОТатарстан
-
"Год дошкольного образования" 09.04.2026

Год дошкольного образования.mp4
#ГодДошкольногоОбразования
#ГДОТатарстан
-
"Хайваннар - безнең дуслар" 07.04.2026

"Экояз - 2026" бәйгесенең "Зоокайгырту" атналыгы кысаларында зурлар төркемендә "Хайваннар - безнең дуслар" дигән темага әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында балалар үзләренә кирәк бик күп мәгълүмат алдылар. Юлда иясез хайваннар очраган вакытта үзләрен ничек тотарга кирәклеге аңлатылды. Хайваннар турында үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар. Хайваннарга безнең ярдәм кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.
#ГодДошкольногоОбразования
#ГДОТатарстан
-
"Канатлы дуслар" 03.04.2026

"Экояз - 2026" бәйгесенең "Кошларга ярдәм ит" тематик атналыгы кысаларында кече яшьтәгеләр төркеме балалары кошлар белән таныштылар һәм хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
#ГодДошкольногоОбразования
#ГДОТатарстан
-
"Сыерчыклар килде" 03.04.2026

"ЭКОяз - 2026" бәйгесенең "Кошларга ярдәм ит" тематик атналыгы кысаларында "Балтач" тыюлыгы инспекторы Муллагалиев Азат Нурмөхәммәтович белән бергә балалар бакчасы территориясендәге агачларга сыерчык оялары элделәр. Балаларның һәм әти-әниләрнең игътибарын кошларны, бигрәк тә сыерчыкларны саклау проблемасына җәлеп итү максатыннан эшләнелде. Аның барышында барлык балалар берләшеп, бу истәлекле вакыйгада катнаштылар, бу аларга үз хезмәтләрен күрергә мөмкинлек бирде.
#ГодДошкольногоОбразования
#ГДОТатарстан



