Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Карелинский детский сад общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422253, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Карелино,улица Загидуллина д.6 |
| Телефон: | +7(908)343-82-94; +7(843)-683-18-49 |
| E-Mail: | Ds.Karel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Карелинский детский сад" |
| Руководитель: | Шайхутдинова Фидалия Фаимовна |
| Год основания учреждения: | 1971 |
| У нас учатся: | 61 воспитанников/ 61 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 8 педагогов/8 педагог хезмәт куя |
-
XIX спорт фестевале 26.11.2026

Безнең балалар бакчасы командасы районыбызның мәктәпкәчә яшьтәге балалар бакчалары арасында үткәрелгән XlX спорт фестивалендә уңышлы катнашып кайттылар. Балалар үзләренең җитезлекләрен, игътибарлыкларын һәм бердәм команда булып эшли белүләрен күрсәттеләр. Безнең яшь спортчыларыбызны чын күңелдән котлыйбыз, алга таба да зур җиңүләр телибез! Мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче Шарафеев Нурлан шашкы уйнау ярышында 1 урынга лаек булды. Җиңүләрен дәвамлы булсын, Нурлан!
#ГодДошкольногоОбразования
#ГДОТатарстан
-
Безопасность начинается с малого! 24.11.2026

Безопасность начинается с малого! В младшей группе Карелинского детского сада прошла познавательная беседа о важности световозвращающих элементов — фликеров! Малыши познакомились с разными видами фликеров и узнали, зачем они нужны. Ребята разобрались, как правильно носить светоотражающие элементы — и почему это важно не только для детей, но и для взрослых. Теперь наши юные воспитанники знают: фликер делает пешехода заметнее на дороге и помогает оставаться в безопасности в тёмное время суток. Кариле балалар бакчасының кечкенәләр төркемендә фликерлар — яктылык кайтарткыч элементларының әһәмиятен аңлату буенча әңгәмә үткәрелде. Балалар фликерларның төрләре белән таныштылар һәм алар ни өчен кирәк икәнен белделәр. Алар фликерларны ничек дөрес кию кирәклеге турында һәм бу чараның балалар өчен генә түгел, өлкәннәр өчен дә мөһим икәнен аңладылар. Хәзер безнең кечкенә тәрбияләнүчеләребез беләләр: фликер җәяүлегә юлда күренеп торырга һәм караңгы вакытта иминлекне сакларга ярдәм итә.
#ГодДошкольногоОбразования
#ГДОТатарстан
-
"Шәвәлинең кызыклы маҗаралары" 23.11.2026

20 ноябь көнне Норма авылы китапханәчесе Лилия Разгил кызы белән зурлар төркеме балалары өчен Шәүкәт Галиевның туган көненә багышланган "Шәвәлинең кызыклы маҗаралары" - дип исемләнгән әдәби кунакханә үткәрелде. Балалар шагыйрьнең балачагы һәм иҗаты турында кыскача мәгълүмат тыңладылар, китаплар күргәзмәсе белән таныштылар. Шагыйрьнең "Кайнар коймаклар", "Тәмле сүз", "Ат "йөртүче" малай, "Файдалы җиләкләр" кебек шигырьләре сәнгатьле итеп укылды, шигырьләрен рәсемнәр аша танып белделәр. Әдәби кунакханә бик җылы, күңелле һәм мавыктыргыч узды.
#ГодДошкольногоОбразования
#ГДОТатарстан



