Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422261, РТ, Балтасинский район, д. Карадуван, ул. Сибирский тракт, д. 51 |
| Телефон: | +7(843)-683-21-19 |
| E-Mail: | Skar.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Рамазанов Ленар Мубаракзянович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 184 обучающихся /184 укучы |
| У нас учат: | 30 педагогов /30 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе». - новости
Страницы: << 111 112 113 114 ( 115 ) 116 117 118 119 120 >>
-
Интеллектуаль уен “Что? Где? Когда?” 05.12.2015

4 нче декабрь көнне “Хокук һәм тарих” айлыгы кысаларында 8-11 класс укучылары белән интеллектуаль уен “Что? Где? Когда?” үткәрелде. Уеныбызга Балтач районы полиция хезмәткәрләре кунакка килделәр. Уеныбызда жюри әгъзалары булып командаларны бәяләделәр. Уен ахырында бик матур чыгыш ясадылар.
-
Арча районы профсоюз әгъзалары бездә кунакта 04.12.2015

3 нче декабрь көнне чиктәш район кунакларын, Арча районы профсоюз әгъзаларын каршы алдык. Мәктәбебез белән таныштырып уңышларыбыз турында сөйләдек.
-
11 классларда рус әдәбияты фәненнән йомгаклау иншасы 03.12.2015

2 нче декабрь көнне БДИ га керү шарты буларак 11 классларда рус әдәбияты фәненнән йомгаклау иншасы язалар. Укучыларга уңышлар телибез!
-
“Веселая зебра” 02.12.2015

1 нче декабрь көнне Хокук һәм тарих айлыгы кысаларында 1- 4 класслар өчен “Веселая зебра” уены үткәрелде. Балтач районы ГИБДД хезмәткәрләре Мингазов И.Р., Һадиева Л.М жюри әгъзалары булдылар һәм уенны бәяләп, бүләкләр тапшырдылар. Юллардагы иминлек буенча чыгыш ясап балаларга юл йөрү кагыйдәләрен искәртеп киттеләр.
-
“Гаилә бюджеты” темасы буенча ачык дәрес 02.12.2015

1 нче декабрь көнне Хокук һәм тарих айлыгы кысаларында Һашимова Г.Р. 10 сыйныф укучылары белән мәктәбебез укытучылары алдында икътисад фәненнән “Гаилә бюджеты” темасы буенча ачык дәрес күрсәтте.
-
ЮНЕСКОның 70 еллыгы 01.12.2015

30 нчы ноябрь көнне Хокук һәм тарих айлыгы кысаларында 1-11 класс укучылары арасында ЮНЕСКОның 70 еллыгына багышланган презентацияләр конкурсы узды. Укучылар ясаган презентацияләрен якладылар.
-
“Хезмәт куркынычсызлыгы”, “Пожар куркынычсызлыгы”, “Беренче ярдәм” темалары буенча зур укулар 01.12.2015

30 нчы ноябрь көнне мәктәпнең хезмәт коллективы белән “Хезмәт куркынычсызлыгы”, “Пожар куркынычсызлыгы”, “Беренче ярдәм” темалары буенча зур укулар булды. Шакирова Г.М, Хафизова Л., Шигабетдинова Ч. тарафыннан чыгышлар ясалды, кабат инструктажлар үткәрелде.
-
Эзтабарга кабул итү бәйрәме 01.12.2015

30 нчы ноябрь көнне 2 сыйныф укучыларын “Бердәмлек” балалар оешмасының , эзтабарга алу бәйрәме уздырылды. Укучылар төрле аланлыкларда биремнәр үтәделәр, кагыйдәләрне әйтеп үттеләр. Һәр укучыга балалар оешмасы эмблемасы бүләк ителде.
-
Әниләр көненә зур концерт 28.11.2015

27 нче ноябрь көнне Карадуган урта гомуми белем мәктәбе балалары Әниләр көненә зур концерт куйдылар. Концерт ахырында һәр бала газиз әнисенә чын күңелдән ясалган бүләген тапшырды.
-
"Петр I реформасы вакытында мәдәнияттәге үзгәрешләр" темасы буенча үткән дәрес 26.11.2015

26 нчы ноябрь көнне хокук айлыгы кысаларынла мәктәбебездә тарих укытучысы Сәмигуллина Резеда бик бай эчтәлекле ачык дәрес бирде.
"Петр I реформасы вакытында мәдәнияттәге үзгәрешләр" темасы буенча үткән дәрес барыбызга бик ошады. Афәрин , Резеда Шәүкәтовна !











