Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422261, РТ, Балтасинский район, д. Карадуван, ул. Сибирский тракт, д. 51 |
| Телефон: | +7(843)-683-21-19 |
| E-Mail: | Skar.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Рамазанов Ленар Мубаракзянович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 184 обучающихся /184 укучы |
| У нас учат: | 30 педагогов /30 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе». - новости
Страницы: << ( 111 ) 112 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
"Замечательный вожатый-2016" 31.03.2016

31 нче март көнне Урта Көшкәт мәктәбендә "Замечательный вожатый-2016" конкурсының муниципаль этабы булып узды.
-
"Нәүрүз" бәйрәме 19.03.2016

18 нче март көнне мәктәбебездә 1-5 нче сыйныфларда "Нәүрүз" бәйрәме уздырылды. Укучылар бик теләп уеннарда катнаштылар, иң соңыннан "Карга боткасы"н авыз иттеләр.
-
Канатлы дусларны каршы алырга хәзерләнәбез 18.03.2016

Бу атнада мәктәбебездә "Скворечник" конкурсы уздырылды. Һәр сыйныф сыерчык оялары ясап алып килделәр.
-
Социаль яклау үзәге хезмәткәрләре белән очрашу 17.03.2016

16 нчы март көнне мәктәбебезнең 8-10 нчы сыйныф укучылары районның социаль яклау үзәге хезмәткәрләре белән очраштылар
-
"Әлифба бәйрәме" 14.03.2016

12 нче март көнне мәктәбебездә "Әлифба бәйрәме" булып узды. 1 нче сыйныфларны зур җиңүләре белән котларга әниләре дә килгәннәр иде.
-
Бию фестивале-2016 11.03.2016

10 март көнне Карадуган мәдәният йортында Бию фестивале-2016 булып узды. Һәр сыйныф теләп катнашты. Җиңүчеләргә грамоталар тапшырылды. Гранприга 3 сыйныф лаек булды.
-
"Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы" кунаклары белән очрашу 10.03.2016

9 нчы март көнне мәктәбебездә 8-10 нчы сыйныф укучылары "Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы" кунаклары белән очраштылар. Техникум студентлары бик матур чыгыш ясап, һәр укучыда яхшы тәэсир калдырдылар.
-
Каюм Насыйри исемендәге XIV халыкара яшьләр конференциясе 05.03.2016

Каюм Насыйри исемендәге XIV халыкара яшьләр конференциясендә Гафурова Миләүшә 1 дәрәҗә дипломга, Нургалиева Таңсылу лауреат исеменә лаек булдылар. Киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
Бәйрәм белән хөрмәтле хатын-кызларыбыз 05.03.2016

Кадерле хатын-кызлар!
Сезне язның иң күңелле һәм иң тормышчан бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне 8 Март белән чын күңелдән котлыйбыз!
Һәрбер хатын-кыз иң ягымлы мактау сүзләренә, олы мәхәббәткә, ихтирамга һәм кайгыртуга лаек. Без, ир-атлар, бүген сезгә йөрәктә саклап йөрткән иң назлы сүзләребезне аеруча дулкынланып әйтәбез.
Бәхетле һәм сөекле булыгыз! Балалар һәм оныклар куанычын күреп яшәргә насыйп булсын. Тыныч тормыш, сәламәтлек, игелек һәм муллык телибез сезгә, кадерле хатын-кызлар! -
Бөтенрәсәй “Алтын алка ” шайбалы хоккей ярышлары 03.03.2016

Бөтенрәсәй “Алтын алка ” шайбалы хоккей ярышында егетләребез 3 урынны яулап кайттылар. Молодцы!











