муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 91 учащихся, 21 воспитанник/ 91 укучы, 21 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 19 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
Новости школы/Мәктәп яӊалыклары
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 188 ( 189 ) 190 >>
-
Хәтер көне. 16.10.2014

1552 елның октябрендә Казан ханлыгы явыз Иван тарафыннан басып алына. Шәһәр тар-мар ителә, меңнәрчә каһарманнар үз илен, телен, динен яклап шаһит китә. Бу безнең тарих, үткәннәрне безнең онытырга хакыбыз юк. Шушы уңайдан мәктәптә искә алу кичәсе уздырылды, презентацияләр күрсәтелде.
-
Көзге өмә 15.10.2014

Мәктәбебездә кышка әзерләнү эшләре бара. Шушы максаттан укучылар дәресләрдән соң өмәгә чыктылар. Алар мәктәп территориясен, чәчәклекләрне җыештырдылар, ә бертөркем укучылар мәктәп бакчасында сарымсак утыртты.
-
“Милли тавыш” проектында катнаштык. 14.10.2014

Мәктәбебезнең 5 укучысы “Милли тавыш” проектының беренче турында катнаштылар һәм барысы да жюри членнары тарафыннан яклау таптылар. 4 класс укучысы Нуриев Булат, 7 класс укучылары Ахмадуллина Альбина, Сәләхетдинова Эльвина, Сафиуллина Лилия, 11 класс укучысы Сафиуллин Рафилләр Чепья мәдәният йорты сәхнәсендә чыгыш ясадылар.
-
Лидер отчет тота. 13.10.2014

Һәр атна саен шимбә көнне рапортичкаларга нәтиҗә ясала, очколар исәпләнелә, урыннар чыгарыла. Дүшәмбе көнне иртәнге линейкада лидерыбыз Закирова Гөлүсә нәтиҗәләр белән таныштыра. Шулай ук әлеге нәтиҗәләр экранда да күрсәтелеп барыла.
-
Мәктәп беренчелегенә татарча көрәш бәйгесе. 11.10.2014

Мәктәбебездә мәктәп беренчелегенә татарча көрәш бәйгесе уздыру традициягә кереп китте. Әлеге ярышта татарча көрәш түгәрәгенә йөрүче укучылар катнашты. Ярыш татар-башкорт көрәшен үз итүче спонсорларыбыз ярдәме белән оештырылды. Җиңүче укучыларга акчалата бүләкләр тапшырылды
-
Дискотека. 10.10.2014

Бүген мәктәптә 9-11 сыйныф укучылары өчен ял кичәсе уздырылды.
-
“Нур бөркелә сезнең йөзләрдән”. 09.10.2014

Бүген мәктәбебезгә кунакка авылыбызның барлык өлкәннәре җыйналды. Алар мәктәп белән таныштылар, ашханәдә чәй табыны артында укучылар көче белән әзерләнгән концерт карадылар. Өлкәннәребез җитәкчеләргә, мәктәп коллективына зур рәхмәтләрен белдерделәр.
-
Башлангыч сыйныфлар айлыгына нәтиҗә ясалды. 06.10.2014

Башлангыч сыйныфлар айлыгына нәтиҗә ясалды һәм төрле чараларда актив катнашкан укучыларга мәктәп грамоталары тапшырылды.
-
Волейбол ярышы 06.10.2014

Мәктәбезнең кызлар командасы район күләмендә уздырылган волейбол ярышында катнашып 3 урынны яулады. Кызларыбызга алдагы ярышларда тагын да зурырак уңышлар телибез.
-
“Бәйрәм белән, укытучым”! 06.10.2014

Мәктәп күләмендә “Укытучым” дип исемләнгән акция уздырылды.Әлеге акция барышында башлангыч сыйныфлар укытучыларны бәйрәм белән котлап шигъри тәлгәшләр бүләк иттеләр. Барлык мәктәп укучылары бергә башкарган “Сез иң гүзәл кеше икәнсез”! дигән җыр кадерле укытучыларыбызга бәйрәм котлавы булып барып иреште. Шулай ук укучылар укытучыларыбызга кулдан ясалган, матур теләкләр язылган открыткалар тараттылар.









