муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 91 учащихся, 21 воспитанник/ 91 укучы, 21 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 19 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
Новости школы/Мәктәп яӊалыклары
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 ( 188 ) 189 190 >>
-
“Этномириада” халыкара фестиваль-конкурсы. 25.10.2014

Балтач музыка мәктәбендә шөгыльләнүче 7 сыйныф укучысы Сәләхетдинова Эльвина “Этномириада” халыкара фестиваль-конкурсында катнашты. Ул әлеге конкурста “Халык җырларын башкаручы” номинациясендә җиңүче булды һәм диплом белән бүләкләнде.
-
“Наркотиксыз тормыш” 24.10.2014

Мәктәп күләмендә”Наркотиксыз тормыш” айлыгы бара. Ай дәвамында төрле очрашулар, әңгәмәләр уздырыла, презентацияләр күрсәтелә. Бүген 5-7 сыйныф укучылары өчен “Наркомания-зур афәт” исемле чара уздырылды.Әлеге чарада укучылар наркотикларның килеп чыгу һәм таралу очраклары белән таныштылар. Тирән эчтәлекле презентация караганнан соң фикер алышулар уздырылды.
-
Үзидарә җыены узды. 23.10.2014

Үзидарә членнары һәм хакимият башлыкларының берләштерелгән утырышы уздырылды. Әлеге утырышта рапортичка тоту, “көз” бәйрәмен уздыру мәсьәләләре каралды.
-
Очрашу 22.10.2014

6-11 сыйныф укучылары белән очрашуга полиция хезмәткәре Фролова Ләйсән Маратовна һәм участок инспекторы Муллахметов Фәнил Шамилевичлар килде. Алар укучыларга кич йөрүләр, тәртип бозулар, тәмәке, наркотик, алкогольле эчемлек кулланучыларга нинди чаралар күрелүе турында сөйләделәр. Шулай ук “Наркотикларсыз тормыш” айлыгы кысаларында аңлату эшләре алып бардылар.
-
Ачык дәрес. 22.10.2014

Инглиз теле атналыгы дәвам итә. Бүген мәктәп укытучылары өчен инглиз теле укытучысы Ләйсән Саматовна 7 сыйныф укучылары белән ачык дәрес һәм дәрестән тыш чара күрсәтте. Укучылар дәрестә актив катнаштылар.
-
Әти-әниләр дәрестә. 21.10.2014

Инглиз теле укытучысы Энҗе Шамилевна 2 класста әти-әниләр өчен ачык дәрес күрсәтте.
-
Викторина 21.10.2014

8-11 сыйныф укучылары өчен “Англо говорящие страны” темасына викторина уздырылды. Әлеге викторинада һәр класстан 4әр укучылы команда катнашты.
-
Инглиз теле атналыгы башланды. 20.10.2014

20 октябрьдән 25 октябрьгә кадәр мәктәп күләмендә инглиз теле атналыгы уза. Атна дәвамында укучыларны кызыклы конкурслар, кичәләр көтә. Шулай ук әти-әниләр өчен инглиз теленнән ачык дәресләр дә күрсәтеләчәк.
-
“Көз” бәйрәмендә – өлкәннәр. 18.10.2014

Борнак башлангыч мәктәбендә бик матур көз бәйрәме уздырылды.Алар шушы матур бәйрәмгә өлкәннәрне дә чакырдылар. Укучылар үзләренең яраткан әби-бабайларына концерт, театр күрсәттеләр. Өлкәннәрнең үзләрен чагылдырган презентация бәйрәмгә тагын бер күркәмлек өстәде. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
-
ЕГЭ һәм ОГЭга әзерләнәбез. 17.10.2014

9 һәм 11 сыйныф укучылары математика, рус теле һәм сайланма фәннәрдән ЕГЭ һәм ОГЭга әзерләнү максатыннан мәктәптә сынау имтиханнары бирәләр. Әлеге имтиханнар һәр ай саен уздырыла.









