муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 91 учащихся, 21 воспитанник/ 91 укучы, 21 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 19 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
Новости школы/Мәктәп яӊалыклары
Страницы: << 181 182 ( 183 ) 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
“Чисталык дәресе” акциясе. 25.12.2014

Татарстан Республикасы күләмендә узучы “Чисталык дәресе” акциясенә кушылып мәктәбебездә дә акция уздырылды. Шушы уңайдан безгә Балтач дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре Хазиев Рамил Камил улы һәм Муллагалиев Азат Нурмөхәммәт улы килделәр. Алар укучыларга әлеге акция, аның максаты, шулай ук районыбызның экологик хәле турында сөйләделәр.
-
«Чыршы» операциясе. 24.12.2014

Мәктәп күләмендә “Чыршы” операциясе узды. Укучыларыбыз табигатькә зыян китермичә генә, кул астында булган материаллардан чыршылар ясадылар. Әлеге чарада һәр класс актив катнашты. Ясалган чыршылардан күргәзмә оештырылды.
-
Кыш бабай бүләкләре алдык. 23.12.2014

Бүген мәктәбезгә Кыш бабай килде. Ул үзенең татлы бүләкләр тутырылган пакетлары белән балаларны сөендерде. Шулай ук президентыбыздан котлау открыткасы алу да балаларга зур шатлык булды.
-
Сыннар ясадык 23.12.2014

Яңа ел бәйрәме якынлашкан көннәрдә мәктәп тирәсен сыннар белән бизәү традициягә керде. Бу елда да карның аз булуына карамастан мәктәп янына матур сыннар ясадык.
-
Безнең Ләйлә - җиңүче! 22.12.2014

Фән олимпиадаларының муниципаль этабы дәвам итә. Татар теленнән уздырылган олимпиадада 9 сыйныф укучысы Мубаракова Ләйлә җиңүче булды. Ләйләгә республика турында да уңышлы чыгыш ясарга насыйп булсын.
-
“Җимлек” операциясе. 22.12.2014

1-5 сыйныф укучылары өчен “җимлек” операциясе уздырылды. Һәр укучы җимлек ясады. Әлеге җимлекләрнең беразы мәктәп бакчасына куелды, калганнарын укучылар өй тирәләренә урнаштырдылар. Озынайтылган көн группасында башлангыч сыйныф укучылары әлеге җимлекләргә җимнәр салалар, алар шулай итеп туган ягыбызда кышлаучы канатлы дусларыбызны сөендерәләр.
-
Яңа елга әзерләнәбез. 20.12.2014

Мәктәптә яңа ел бәйрәменә әзерлек эшләре бара. Кемдер сын ясый, кемдер рәсем ясау белән мәшгуль, ә кемнәрдер программа яза. Мәктәпне бизәү өчен яңа ел плакатлары парадында һәр класс актив катнашты, әлеге рәсемнәрдән күргәзмә оештырылды.
-
Укучылар үзидарәсе җыелышы уздырылды. 19.12.2014

Чираттагы министрлар кабинеты утырышында хакимият башлыклары да катнашты һәм яңа елга әзерлек мәсьәләләре каралды.Укучылар биредә яңа ел бәйрәмен уздыру, мәктәп бизәү, сыннар ясау турында сөйләштеләр, һәр өлкәгә җаваплы класслар билгеләделәр.
-
“Агыла моң, сарыла моң” 18.12.2014

Район мәдәният йортында “Милли тавыш” проекты нигезендә “Агыла моң, сарыла моң” дип исемләнгән концерт булды. Әлеге концертта мәктәбебездән Сафиуллин Рафил, Сафиуллина Лилия һәм Сәләхетдинова Элвиналар чыгыш ясады. Укучыларыбызның чыгышлары көчле алкышларга күмелде. Сафиуллин Рафил “тамашачы симпатиясе призына” ия булды һәм диплом белән бүләкләнде.
-
Портфолио конкурсы. 17.12.2014

Мәктәп күләмендә рус теле һәм әдәбияты укытучылары арасында потфолио конкурсы уздырылды. Әлеге конкурста Ахмадуллина Энҗе Илфаковнаның портфолиосы җиңү яулады









