муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 91 учащихся, 21 воспитанник/ 91 укучы, 21 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 19 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
Новости школы/Мәктәп яӊалыклары
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 178 179 ( 180 ) >>
-
Волейбол ярышлары бара. 12.02.2015

Оборона-масса һәм спорт айлыгы кысаларында мәктәп беренчелегенә волейбол ярышлары уза. Ярышларны ДЮСШ каршында оештырылган түгәрәк җитәкчесе Ренат Рафаилович оештыра.
-
“Шома бас” 11.02.2015

Мәктәбебезнең Сәлимә Зиннатовна җитәкчелегендәге бию коллективы Чепья мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап уздырылган “Шома бас” дип исемләнгән бию конкурсында катнашты. Биючеләребезнең чыгышлары көчле алкышларга күмелде.
-
Оборона-масса һәм спорт айлыгы бара. 09.02.2015

Мәктәп күләмендә чгарыла торган “Хыял” газетасының чираттагы саны дөнья күрде. Газетаның әлеге саны оборона-масса һәм спорт айлыгына багышланып чыгарылды. Биредә тыл һәм сугыш ветераннарына, тынычлыкка багышланган мәкаләләр дөнья күрде.
-
Лыжня России 2015 07.02.2015

Бүген мәктәбебезнең барлык укучылары һәм укытучылары Рәсәй күләмендә уздырылган чаңгычылар көнендә катнашты.
-
Очрашу. 06.02.2015

Бүген 11 сыйныф укучылары белән очрашуга Казан дәүләт энергетика университеты студенты авылдашыбыз, мәктәбебезнең элекеге укучысы, Сабиров Раушан килде. Ул укучыларга әлеге университет, андагы факультетлар, кабул итү тәртибе турында сөйләде. Укучыларны университет тормышы белән таныштырды һәм чыгарылыш сыйныф укучыларын әлеге уку йортына укырга керергә өндәде.
-
Ахмадиевлар призына көрәш ярышы. 02.02.2015

Район күләмендә Ахмадиевлар призына көрәш ярышы уздырылды. Әлеге ярышта мәктәбебез командасы өченче ел рәттән 1 урынны яулады. Менә безнең батырлар:
Хабибуллин Руфил- 1 урын
Рафиков Инсаф-1 урын
Юсупов Руслан- 1 урын
Галимуллин Айнур -2 урын
Рафиков Илсаф-2 урын
Бектурсонов Наил 2 урын
Ризванов Инсаф- 3 урын
Гарифҗанов Рамил- 3 урын
-
“Гаилә ил тоткасы” 30.01.2015

Мәктәбебездә “Гаилә ил тоткасы” дип исемләнгән гаилә бәйрәме узды. Бәйрәмдә 11 гаилә төрле номинацияләр буенча чыгыш ясады. Шулай ук әти-әниләрнең кул эшләреннән зур күргәзмә ясалды. Бәйрәм оешкан төстә узды. Һәр гаиләнең чыгышы көчле алкышларга күмелде.
-
“Халыклар дуслыгы” музеена экскурсия. 29.01.2015

Атна дәвамында мәктәбебезнең барлык укучылары Чепья авылында урнашкан “Халыклар дуслыгы” музеена сәяхәт кылдылар. Музей укучыларыбызга бик ошады. Экскурсоводларның сөйләвен укучылар игътибар белән тыңладылар. Музейның җитәкчесе Гарифҗан Галиевич укучыларга сугыш темасын аеруча тирән итеп сөйләде. Ул укучыларны Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылауда актив катнашырга чакырды.
-
Шәфкатьлелек рейды уздырылды. 28.01.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашкан көннәрдә мәктәбебездә күп кенә эшләр эшләнә. Укучыларыбыз “Үлемсез полк” акциясенә кушылып сугыш ветераннары , тыл батырлары турында мәгълүматлар туплый башладылар. Шулай ук обелиск һәм Советлар Союзы Герое Габдулла Гарифуллин һәйкәлен дә даими чистартып торабыз.
-
Сынауларга әзерлек бара 28.01.2015

9 һәм 11 сыйныф укучылары өчен ЕГЭ һәм ОГЭларга әзерләнү максатыннан ай саен сынап карау тестлары уздырыла. Бүген шундый тестны 9 сыйныф укучылары рус теленнән эшләделәр.









