муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 101 учащихся, 26 воспитанника/101 укучы, 26 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 20 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе». - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 ( 168 ) 169 170 >>
-
Көзге экскурсиядә 19.09.2015

Борнак башлангыч мәктәбе укучылары көзге экскурсиядә!
-
15 сентябрь-ТВБ туган көн. 15.09.2015

Татарстан Варислар Берлегенең туган көне уңаеннан мәктәбебездә әңгәмәләр,1-4 сыйныф укучылары өчен “Эзтабар, алга!” уены, 5-7 сыйныфлар өчен спорт ярышлары уздырылды.
-
Без тимурчылыкта. 11.09.2015

Без балалар оешмасында ”Һәр көнне игелекле эш әшлә”! девизы астында эшлибез. Уку елы дәвамында һәр класс тимурчылыкка йөри, ярдәмгә мохтаҗ булган өлкәннәребезгә ярдәм итәргә тырышабыз. Кайсы вакыт бер җылы сүз, якты йөз дә өлкәннәргә зур ярдәм булып тоела.
-
Әти-әниләр университеты уздырылды. 10.09.2015

Мәктәп күләмендә әти-әниләр университеты уздырылды. Әти-әниләр 2015-2016 уку елындабулачак үзгәрешләр, мәктәп тормышы белән таныштырылды. Җыелышта полиция хезмәткәре Муллахметов Фәнил Шамилевич, Яңгул пожар сүндерү бүлеге җитәкчесе Гилманов Нияз Шамилевич, Яңгул җирле үзидарә башлыгы Гарипов Ринат Гарафетдиновичлар катнашты.
-
Көзге шәфкатьлелек атналыгы. 10.09.2015

Атна дәвамында файдалы эшләр генә эшләргә тырышабыз. Нәниләргә, өлкәннәргә яхшылыклар кылырга тырышабыз. Бүген әлеге атналык кысасында классларда спорт ярышлары оештырыла. Спортның сәламәтлек чыганагы икәнлеген беребез дә истән чыгармыйбыз.
-
Эвакуация. 10.09.2015

Куркынычсызлык айлыгы кысаларында мәктәп күләмендә эвакуация уздырылды. Эвакуациядән соң укучыларга пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләре кабат аңлатылды.
-
Бүләк!!! 09.09.2015

Борнак башлангыч мәктәбе коллективы "Борнак"ҖЧҖ җитәкчесе Рәфкать Нәкыйп улының ярдәмен тоеп яши. 1 сентябрь иртәсендә җитәкче һәр баланы бүләк биреп сөендерсә, шушы көннәрдә укытучыларга шатлык елмайды.Хезмәтебезгә керткән ярдәмегез өчен зур рәхмәт әйтәбез һәм үзегезгә дә уңышлар телибез.
-
Рәсем парады узды. 09.09.2015

Куркынычсызлык айлыгы кысаларында “Игътибар, юлда балалар”! дип исемләнгән рәсемнәрдән күргәзмә оештырылды.
-
“Очкынны пожарга кадәр сүндер”! 08.09.2015

Мәктәп күләмендә балалар куркынычсызлыгы айлыгы бара. Айлык дәвамында юл йөрү, пожар куркынычсызлыгы, терроризмга багышланган тәрбия сәгатьләре уздырыла. Бүген башлангыч сыйныфларда “Очкынны пожарга кадәр сүндер”! дип исемләнгән әңгәмә узды. Әңгәмә барышында пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләре искә төшерелде, пожар булган очракта кайларга хәбәр итәргә кирәклеге аңлатылды.
-
Дару үләннәре җыйдык. 08.09.2015

Быел мәктәбебез укучылары җәйге каникулларны бушка уздырмады. Барлык укучылар да дару үләннәре җыйды һәм киптерде. Бүгенге көннәрдә әлеге үләннәрне җыйнап, тапшыру өчен әзерлибез.









