муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 101 учащихся, 26 воспитанника/101 укучы, 26 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 20 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе». - новости
Страницы: << 161 162 163 164 ( 165 ) 166 167 168 169 170 >>
-
Үзидарә рейдлар уздыра. 10.11.2015

Укучылар үзидарәсе членнары чираттагы рейдларга чыктылар. Бу атнада дәреслекләр сакланышы тикшерелде. Рейд барышында дәреслекләре тышланмаган укучыларга кисәтүләр ясалды.
-
Каникуллар башланды. 02.11.2015

Укучыларның көтеп алган каникуллары башланды. Каникулда укучылар өчен мәктәптә төрле чаралар уздырыла. Бүген башлангыч сыйныф укучылары өчен бию түгәрәгендә ял кичәсе оештырылды. Укучылар чын күңелдән нәни дискотека ясадылар, биеп арганнан соң бергәләп түгәрәк өстәл артында чәй эчтеләр.
-
ОГЭ һәм ЕГЭ га әзерлек. 02.11.2015

9 һәм 11 сыйныф укучылары өчен ОГЭ һәм ЕГЭга әзерләнү максатыннан пробный экзаменнар башланды. Бүген 11 сыйныф укучылары шундый сынауны математика фәненнән тапшыралар.
-
“Көзге бал кичәсе” 30.10.2015

Бүген югары сыйныф укучылары өчен көзге бәйрәм кичәсе узды. Кичәгә һәр сыйныф сәхнәләштерелгән берәр күренеш һәм концерт номеры әзерләп килгән иде. Укучылар үзләренең чын артистлык сәләтләрен күрсәттеләр. Күмәк биюләр, кызыклы уеннар бәйрәм кичәсен тагы да җанландырды. 10 сыйныф укучылары әзерләп үткәргән бу кичә уку көненнән соң чын ял кичәсе булды!
-
“Сөмбелә” бәйрәме. 29.10.2015

5-8 сыйныф укучылары өчен “Сөмбелә” бәйрәме уздырылды.Бәйрәмгә килгән Сөмбелә укучыларны түгәрәк икмәк белән сыйлады. Бәйрәм дәвамында бакча карачкыларына, табигый материаллардан ясалган композицияләргә конкурс уздырылды. Конкурслар арасында һәр класс концерт номеры күрсәтте.
-
«Самый Большой Урок в Мире» 28.10.2015

5-11 сыйныф укучылары өчен Иң Зур Дәрес үткәрелде. Әлеге дәрес укучыларда мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү максатыннан уздырылды. Дәрес дәвамында инвалид балаларга багышланган видеороликлар күрсәтелде. Укучыларга сәламәтлекнең зур байлык булуы, инвалидларның да барлык башка сәламәт кешеләр кебек үк белем алырга, ял итәргә, төрле ярыш-конкурсларда катнашырга хокуклы икәнлекләре аңлатылды.
-
“Серле яфрак” бәйрәме 28.10.2015

“Хыял” балалар оешмасында традицион көз бәйрәмнәре башланып китте. Бүген 1-4 сыйныф укучылары өчен “Серле яфрак” бәйрәме уздырылды. Бәйрәмгә “очып килгән” серле яфрак укучыларга берсеннән берсе кызыклы уеннар уйнатты, күңелле ярышлар оештырды. Ә укучылар яфракка үзләренең матур шигырьләрен, моңлы җырларын, дәртле биюләрен тәкъдим иттеләр. Серле яфрак укучыларга бәйрәм күчтәнәче итеп тәмле-тәмле алмалар өләште. Бәйрәм нәни дискотека белән төгәлләнде.
-
Закрытие недели английского языка. 26.10.2015

Были подведены итоги недели. Ученики принимавшие активное участие в течении недели и показавшие лучшие результаты получили грамоты школы.
-
"Мы рисуем Лондон" 22.10.2015

Неделя английского языка продолжается. Сегодня была организована выставка рисунков «Мы рисуем Лондон».
-
“Бердәм мәдәни дәрес”. 21.10.2015

Мәктәбебездә авыл китапханәчеләре бердәм мәдәни дәрес уздырдылар. Алар укучыларны республика күләмендә баручы “Мәдәни көндәлек” проекты белән танштырдылар һәм башлангыч сыйныф укучыларына мәдәни көндәлекләр тапшырдылар. Укучыларга әлеге көдәлекне тутыру тәртибе аңлаттылар.









