МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
| Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
| E-Mail: | G.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
| Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 594 обучающихся/ 594 укучы |
| У нас учат: | 57 учителя/ 57 укытучы |
МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе» - новости
Страницы: << 521 522 523 524 525 526 527 528 529 ( 530 ) >>
-
Кошларга бүләк 18.03.2017

6 нчы В сыйныфы малайлары кошларга бүләк әзерләде.Бу эштә аларга Ильясның әтисе Илфак Фәйзрахманов булышты. Ул башта үзе агачтан урындык, аннары сыерчык оясы ясап күрсәтте. Шуннан соң эш коралларын малалайларга тапшырды. Алар, икегә бүленеп, кош оялары ясап карадылар, останың кушканнарын төгәл үтәгәч, оялар әйбәт килеп чыкты. Укучылар әлеге эшне кызыксынып, яратып, ярышып башкардылар, агач остасына рәхмәтләрен дә җиткерделәр.
-
“Сәламәт тәндә-сәламәт акыл” 17.03.2017

17нче март көнне 8нче б сыйныфында Григорьев Сергей Анатольевич “Сәламәт тәндә-сәламәт акыл” темасына мастер-класс тәкъдим итте. Сөйләшү:“Иртәнге гимнастиканы кемнәр ясады?”- дигән сораудан башланды. Кызганыч, кул күтәрүчеләр сирәк булды.Сергей Анатольевич иртәнге гимнастиканы ясауның кеше организмы өчен кирәклеген аңлатты һәм күнегүләр күрсәтте. Шулай ук спорт һәм физкультураның аермасы турында сөйләшү булды. “Барлык кеше дә спортчы була алмый, әмма һәркемгә дә сәламәт булу өчен физик күнегүләр эшләү кирәк. Нинди һөнәр генә сайласагыз да, сау –сәламәт булганда гына эшли алачаксыз”, -дип укучыларга киңәшләрен бирде, үзенең спортчы буларак ирешкән уңышлары турында сөйләде.
-
“Сөенеч” балалар бакчасына экскурсия 17.03.2017

Без, 6 нчы А классы балалары, “Сөенеч” балалар бакчасына экскурсиягә бардык. Без анда төрле группаларда йөреп чыктык. Башта музыка залына кердек.Үзебез кечкенә чактагы биюләрне, җырларны, уеннарны искә төшердек. Аннан соң физкультура залына кереп, кечкенә генә зарядка ясап алдык. Шуннан безгә тәрбиячеләр үз hөнәрләре турында сөйләделәр. Без тагын бер кат үзебезнең кечкенә чагыбызны искә төшердек һәм тәрбиячеләргә нинди сыйфатлар кирәк икәнен аңладык. Алар арасында иң кирәклесе – балаларны ярату. Ә аннан түземлелек, балаларны карый белү, йомшак булу кирәк икән. Тәрбиячеләргә хәтта артист булып уйнарга кирәк. Ә иң ахырдан безгә чәй эчерттеләр hәм тагын бер кат тәрбияче hөнәре турында сөйләделәр. Һәр кеше бу hөнәр турында уйлагандыр. Безгә бик ошады.
-
«Живая классика» 17.03.2017

17 марта 2017 года на базе Балтасинской центральной библиотеки был проведен муниципальный этап всероссийского конкурса юных чтецов «Живая классика». Призером муниципального этапа всероссийского конкурса «Живая классика» стал ученик 7 А класса МБОУ «Балтасинская гимназия» Галлямутдинов Азамат и призером в номинации «За артистизм исполнения» стала ученица 6 Б класса Гасымова Самира. Молодцы!!! Поздравляем!!!
-
Семинар для учителей начальных классов 17.03.2017

На неделе в МБОУ "Балтасинская гимназия" состоялся семинар для учителей начальных классов на тему: "Организация проектной и исследовательской деятельности учащихся начальных классов на уроках и внеурочной деятельности в соответствии с требованиями ФГОС НОО". Учителям района были показаны уроки и проектная деятельность по классам в соответствии с требованиями ФГОС, а также уроки по технологии "БиС".
-
Пешерү серләре 16.03.2017

“Хәзерге заманда кызлар пешерә белми” - дип зарланырга ярата кайберәүләр. Балтач гимназиясенең 7 нче А сыйныфы кызлары моның киресен дәлилләде. 16 нчы март көнне Хаҗиева Фәния Рәкип кызы җитәкчелегендә ике бригада бисквитлы торт пешерү буенча мастер-класс үткәрде. Чара камырның төрләре, составы, пич температурасы, гигиена һәм куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырудан башланып китте. Шулай ук төрле кремнар һәм бизәү төрләре турында белешмә бирелде. Үзләре пешергән, телеңне йотарлык, торт һәм пирожный белән чәй эчү укучыларның күңелен тагын да күтәреп җибәрде. “Эшләгәнең минем өчен булса, өйрәнгәнең үзең өчен булыр – ди әбиләр. Өйрәнгәнегезнең файдасы тисен кызлар. Афәрин!
-
“Без бергә” 15.03.2017

15 нче мартта Балтач гимназиясендә “Без бергә” республикакүләм фестивальнең мәктәп туры үткәрелде. Халык җырларын башкаручылар, татар халык биюләре, фольклор ансамбльләре үзара көч сынашты. Бәйге күтәренке рухта барды. Сайлап алынган катнашучылар район турына әзерләнә башлады. Уңышлар телибез!
-
"Тәмле" мастер-класс 15.03.2017

15 нче март көнне 8 нче б сыйныфы кызлары өчен Хәерова Мәдинә Фәритовна торт пешерү буенча осталык дәресе үткәрде. Чагыштырмача тиз әзерләнә торган, гади генә бу торт табын күрке булырлык бик тәмле ризык. Кызлар аны пешерү серләре белән беррәттән, кондитер һөнәре белән таныштылар, повар һәм кондитерның аермасы, уртаклыклары турында сөйләштеләр.
-
Шашечный турнир среди мальчиков 2-ых классов 15.03.2017

На днях на встречу была приглашена Гарифуллина Ландыш Василовна, которая поведала ученикам 2 А класса о своём увлечении шахматами и шашками. Ландыш Василовна принесла с собой свои грамоты, кубки. Рассказала о том, как она научилась играть, каким образом её привлекло это занятие. По окончании встречи решили провести шашечный турнир среди мальчиков 2-ых классов, где победу одержали самые сильные. А для девочек турнир будет проведён позже.
-
Яз гүзәле 2017 бәйгесе 14.03.2017

14 нче март көнне Балтач гимназиясенең 8-11 нче сыйныфлары арасында Яз гүзәле 2017 бәйгесе узды. Кызлар җыр – биюдә көч сынашты. Шулай ук “Хуҗабикә” һәм “Модельер” конкурсларында узләрен күрсәтү мөмкинлеге туды. Кызлар сынатмады. Нәтиҗәләр буенча 1 нче урынга 8 нче Б сыйныфы укучысы Исхакова Ландыш лаек булды. 2 нче урын Сабирҗанова Алсинә, ә 3 нче урынны 9 нчы Б сыйныфыннан Зинатуллина Ләйсән алды. Котлыйбыз! Афәрин!














