МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
| Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
| E-Mail: | G.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
| Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 594 обучающихся/ 594 укучы |
| У нас учат: | 57 учителя/ 57 укытучы |
МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе» - новости
Страницы: << 521 522 ( 523 ) 524 525 526 527 528 529 530 >>
-
Последний звонок! 25.05.2017

Прозвенели, пролетели
Ваши школьные деньки.
Оглянуться не успели —
Вы уже выпускники.
Пробил час, пора настала
Достигать больших побед.
Предстоит дорог немало —
Пусть горит зеленый свет.
Всем удачи и терпения,
Высших баллов всем. Ура!
Счастье ждет — долой сомнения!
Всем ни пуха ни пера!
-
ПДН инспекторлары белән очрашу 24.05.2017

24 нче май көнне ПДН инспекторлары Низамиева Ләйлә Фәргать кызы һәм Раушания Ленар кызы Балтач гимназиясендә барлык укучыларга җәйге ялда үтәлергә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләп киттеләр. Укучыларның сорауларына җавап бирделәр. Очрашу балалар өчен бик файдалы узды.
-
Профилактик чара «Игътибар, балалар!» айлыгы 23.05.2017

Балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан 15 майдан 5 июньгә кадәр республика күләмендә игълан ителгән традицион профилактик чара «Игътибар, балалар!» айлыгы дәвам итә. Балтач гимназиясенең яшь юл хәрәкәте инспекторлары ЮХИДИ хезмәткәрләре белән рейд үткәрде. Рейд вакытында яшь инспекторлар шоферларны юлларда игътибарлы булырга, юл кагыйдәләрен төгәл үтәп йөрергә өндәделәр һәм махсус буклетлар өләштеләр.
-
Сыйныф белән сәяхәттә 22.05.2017

Без сыйныф белән Казанга бардык. Анда "Мавыктыргыч фән һәм техника йорты"на кердек. Бу бинада төрле экспонатлар бар. Анда самолётларны, көзгеле бүлмәне күрдек. Экскурсия җитәкчесе төрле әйберләрне аңлатты. Монда безгә шоу оештырдылар. Бу бинадан чыккач, без Бауман урамына бардык. Анда "Чәй йорты"на кереп, тәмле итеп ашап алдык. Аннары автобус янына барып, өйгә таба юл алдык. Автобуста кайтканда, төрле җырлар җырладык. Без бик күп әйбер белдек һәм безгә бу кечкенә генә сәяхәт ошады.
-
Футбол ярышлары (2006-2007) 20.05.2017

20 нче май көнне Карадуган гимназиясендә район беренчелегенә 2006-2007 елгы малайлар арасында футбол ярышлары булып узды. Безнең гимназиядән 2 команда катнашты. 1 команда 3 нче призлы урынга, 2 команда 4 нче урынга лаек булдылар. Афәрин булдырдыгыз !!!
-
Футбол ярышлары (2004-2005) 20.05.2017

20 нче май көнне Карадуган гимназиясендә район беренчелегенә 2004-2005 елгы малайлар арасында футбол ярышлары булып узды. Безнең гимназиялеләр 2 нче призлы урынга лаек булдылар. Афәрин !!!
-
Гимназия чебешләрен санады 19.05.2017

18 нче май көнне район сәхнәсе шау-гөр килеп торды. Бөтерчек кебек балалар, яшь җилкенчәк кызлар, горур басып йөрүче егетләр бар халыкны таң калдырырга җыелган иде ул көнне. Уку алдынгыларына, олимпиада, конкурслар, төрле спорт алдынгыларына бар халык алдында директор кулыннан бүләкләр алу зур дәрәҗәдә булды. Болар барасы да әкрен генә концерт белән үрелеп барды. Дәртле биюләр, моңлы җырлар белән үрелеп барган бу чара бер тында узды. Концерт азагында укытучылар биюен залдагы тамашачаны гына түгел катнашкан һәрбер бала көчле алкышларга күмде. Тамашачылар өйләренә күтәренке кәеф белән таралышты.
-
Отчетный концерт 18.05.2017

18 мая 2017 года в 18:00 ч. состоится отчетный концерт МБОУ «Балтасинская гимназия»
-
«Культурный дневник школьника» 17.05.2017

В рамках республиканского культурно-образовательного проекта «Культурный дневник школьника» в мае месяце были проведены муниципальные этапы конкурсов «Культурный дневник школьника» и «Самый культурный родитель».
«Лучший культурный дневник школьника»:
1 место – Юнусова Камилла, 4а класс;
3 место – Салахутдинов Самат – 1а класс;
Поздравляем!!! Молодцы!!!
-
Рәсемнәр күргәзмәсе 16.05.2017

16 нчы май көнне Балтач гимназиясенең укучылар иҗаты почмагында рәсемнәр күргәзмәсе уздырылды. “Яшел патруль” исеме астында узган бу эшләрне башлангыч сыйныф укучылары ясады. Экологиягә багышланган бу рәсемнәр башка укучыларның да игътибарын җәлеп итте.














