МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
| Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
| E-Mail: | G.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
| Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 594 обучающихся/ 594 укучы |
| У нас учат: | 57 учителя/ 57 укытучы |
МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе» - новости
Страницы: << 521 522 523 524 525 526 ( 527 ) 528 529 530 >>
-
Йолдызлар яңгыры - 2017 17.04.2017

Күрдегезме?! Ишеттегезме?! Балтач гимназиясендә 10 нчы апрельдән башлап атна буе йолдызлар яңгыры яуды. “Җәй аенда гына була бит ул” – дияр кайберәүләр. Бездә һәр яз саен була торган Йолдызлар яңгыры – 2017 быел да шаулап – гөрләп узды. Һәр сыйныф үзенчәлекле, кызыклы чыгышлар әзерләгән иде. Дәртле биюләр, салмак җырлар, шигырьләр белән үрелеп барган бу концертлар укучылар һәм укытучыларның күңелләрен ял иттерде. Башлангыч сыйныф укучылары чыгышында бәхетле балачак чагылса, олы сыйныфлардан яшьлек, дәрт бөркелеп торды. Күктәге йолдызлар җемелдәп яна, ләкин безнең гимназия йолдызлары яктырак балкый.
-
Очрашу 17.04.2017

Апрель – Тукай ае, шигърият ае, татар теле ае. Шул уңайдан 17 нче апрельдә Балтач гимназиясендә «Darelfөnүn»челәр — Ләйлә Сабирова, Раил Садретдинов, Айгөл Абдрахманова (шулай ук «Ялкын» журналы журналисты) һәм КФУның татар журналистикасы кафедрасы доценты Резидә Зәйни белән очрашу булды. Килгән кунаклар укучыларны Казан федераль университеты, аның татар журналистларын әзерли торган кафедра эшчәнлеге, «Darelfөnүn» студентлар газетасы, үзләре белән таныштырдылар, махсус әзерләнгән мастер-класслар үткәрделәр. Укучыларга бигрәктә Айгөл Абдрахманова үткәргән пресс-конференция уены ошады. Анда Балтач гимназиясенең актив укучылары кунак булдылар, ә калганнар үзләрен чын журналист итеп тоеп, курыкмыйча сорау бирә алды.
-
Лучшие лыжники –чемпионы Татарстана –в гимназии! 15.04.2017

Лыжники гимназии завершили сезон на позитивной ноте. На 42 Казанском юношеском лыжном марафоне на дистанции 10км Исрафилов Аяз и Нигматзянова Зайнаб заняли 2 место. А в открытом первенстве РТ по лыжным гонкам на призы ЗМС И.С.Утробина эти же ребята стали чемпионами. На этом соревновании команда заняла 3 место. Молодцы! Лыжники гимназии выражают особую благодарность тренеру Аскарову Ралифу Рафиковичу.
-
“Тукай иҗаты рәсемнәрдә” 14.04.2017

Туган тел айлыгы кысаларында Балтач гимназиясендә “Тукай иҗаты рәсемнәрдә” бәйгесе үткәрелде. Башлангыч сыйныфлар арасында узган бу чарада укучылар бик теләп катнаштылар.
-
“Мин татарча сөйләшәм” акциясе 13.04.2017

Республикада уздырылучы Туган тел айлыгы кысаларында 13 нче апрель көнне Балтач гимназиясе волонтерлары тарафыннан “Мин татарча сөйләшәм” акциясе уздырылды. Район үзәгендә урнашкан кибет һәм оешмаларга кереп махсус язылган хатлар белән таныштырдылар. Үзара һәм хезмәт күрсәткәндә татарча аралашырга чакырдылар.
-
Класс сәгате 13.04.2017

6 нчы А сыйныфында Балтачның күренекле кешеләре белән танышу дәвам итә. 13 нче апрельдә үткән класс сәгате районда туып-үскән язучы-шагыйрьләргә багышланган иде. Шәмсетдинова Нәргизә, Егорова Эльвина, Әхмәдуллина Динә, Галимуллина Диләфрүз әзерләгән проект укучыларда зур кызыксыну уятты: алар иптәшләрен бик теләп тыңлады, райондашларыбызның китаплары белән танышты.
-
“Галәмгә сәяхәт” 12.04.2017

12 нче апрель көнне космонавтика көне уңаеннан гимназия китапханәсендә 3 нче сыйныф укучылары белән “Галәмгә сәяхәт” дигән китапханә дәресе үткәрелде. Дәреснең максаты булып укучының космос турындагы күзаллауларын киңәйтү, космонавтика өлкәсендәге белгечләргә хөрмәт хисе тәрбияләү тора. Китапханә дәресе кызыклы, мавыктыргыч һәм эчтәлекле булды.
-
“Күренекле якташлар" 11.04.2017

6 нчы А сыйныфы март аенда “Күренекле якташлар” проекты буенча эш башлады. Бу проект кысаларында укучылар районыбызның танылган кешеләре турында мәгълүматлар туплап, иптәшләре алдында чыгыш ясый. 6 нчы апрельдә 1нче төркем укучылары райондашларыбыз – Советлар Союзы Геройлары белән таныштырды, иптәшләренең сорауларына җавап бирде.
-
«SаMоSтоятельные дети» 10.04.2017

МБОУ «Балтасинская гимназия» продолжает свою работу в Республиканском проекте «SаMоSтоятельные дети». Отряд «ЗОЖ - people» 7 апреля провел акцию «Будь готов! Скажи «Нет». Целью нашей акции было привлечение жителей района к вопросам наркомании и дальнейшее знакомство населения с Республиканским проектом «SаMоSтоятельные дети». Мы вышли на улицы района и провели среди жителей викторину «Знаешь ли ты закон?» и собрали подписи жителей принявших участие в викторине «С извлечениями из закона ознакомлен»
-
Һәр һөнәр мактаулы 08.04.2017

8 нче б сыйныфы укучылары тагын бер һөнәр иясенең остаханәсендә булдылар. Хәлиуллин Равил абый - балта остасы. Ул егетләргә агач эшкәртү станогы, аның эшләү үзенчәлекләре турында бик җентекләп сөйләде, такта эшкәртеп күрсәтте. Укучыларның үзләренә дә, куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатып, эшләп карау мөмкинлеге бирде. Егетләр исә, бик теләп, тактаны тигез итеп телеп, ышкылап һәм башка эш кораллары белән дә эшләп карадылар. Равил абый: "Һөнәрнең утта янмый, суда батмый торган хәзинә булуын аңласагыз иде", - дип, яшь буынга үзенең теләкләрен җиткерде.














