Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Балтасинский детский сад №4 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Катнаш төрдәге Балтач 4 нче балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 147 Б |
| Телефон: | 8(843)-682-41-11 |
| E-Mail: | Ds.N4baltasi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Балтасинский детский сад №4 комбинированного вида" |
| Руководитель: | Шамсутдинова Роза Николаевна |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 93 воспитанника/ 93 бала |
| У нас учат: | 12 воспитателей/12 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Балтасинский детский сад №4 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Катнаш төрдәге Балтач 4 нче балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Тукай яши безнең күңелләрдә/Тукай живёт в наших сердцах 24.04.2026

Бүген бакчабызда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 елга багышланган "Тукай яши безнең күңелләрдә" дигән бәйрәм иртәсе үтте. Бәйрәмгә районыбызның эклогия инспкторлары һәм беренчеләр хәрәкәтеннән кызлар катнашты .Талгын гына “Тәфтиләү”, “Әллүки” көйләре агылган залда балалар бер-бер артлы микрофонны кулларына алдылар, Тукайның үлемсез шигырьләрен яңгыраттылар, “Туган авыл”, “Пар ат”,"Бала белән күбәләк" һәм бик күп шигырьләрен яңгыраттылар.Тукай балаларга атап күп шигырьләр язган. Габдулла Тукайның күп кенә шигырьләре рус теленә дә тәрҗемә ителгән./Габдулла Тукай вошел в историю татарской литературы как великий поэт, который заложил основу национальной поэзии и создал ее классический стиль. Прожив короткую жизнь, Тукай оставил огромное наследие, почти половину которого занимает детская литература.В преддверии дня рождения поэта, в детском саду провели мероприятие «Тукай живет в наших сердцах» с участием инспекторов экологии района и членами движение первых.
-
23 апрель - Бөтендөнья китап һәм авторлык хокукы көне / 23 апреля - Всемирный день книг и авторского права 23.04.2026

23 апрель - Бөтендөнья китап һәм авторлык хокукы көне .Бөтендөнья китап көне итеп ни өчен нәкъ менә 23 апрельне сайлаганнар соң? Бүген Уильям Шекспир, Морис Дрюон, Хальдоур Кильян Лакснес һәм башка күп кенә язучылар һәм мәдәният эшлеклеләренең туган көне икән. Дөньяны Интернет яулап алган бер заманда, китапның кирәге калмады, дип уйласагыз, бик ялгышасыз. Китап — интернет чорында да иң ышанычлы белем чыганагы. Ул безгә төпле фикерләргә, матур итеп язарга һәм башкаларны хөрмәт итәргә өйрәтә. Бүген бу көнне беренчеләр хәрәкәте белән бергә уздырдык./ Благодаря книге мы получаем доступ не только к знаниям, но и идеям, духовным и моральным ценностям, к пониманию красоты и творческим достижениям человека. Носитель информации, основа образования и творчества, книга даёт возможность каждой культуре рассказать о себе, знакомит с обычаями и традициями разных народов. Книга — это окно в мир культурного многообразия, это мост, соединяющий разные цивилизации во времени и пространстве.Отмечая Всемирный День книги и авторского права, мы все должны особое внимание уделить важной роли книги в сохранении и приумножении культуры каждого государства. Ведь книга — это лучший помощник в наших общих усилиях по защите и обогащению культурного наследия человечества.
-
Музыка атналыгы/Неделя музыки 22.04.2026

Бүген балалар бакчасында "Музыка атналыгы кысаларында" бакчабызда тәрбияләнеп чыккан, бүгенге көндә “Балтач урта гомуми белем мәктәбе”ндә укучы “ , музыка мәктәбендә белем алучы Игнатьев Ильмир белән очрашу булды.
-
22нче апрель -Җир көне / 22 апреля -день Земли 22.04.2026

22 апрель-Бөтендөнья җир көне билгеләп үтелә һәм кешеләрне әйләнә-тирә мохитне саклау, карау, берләштерү өчен үткәрелә. Безнең балалар бакчасында экология юнәлеше буенча даими эшчәнлек алып бара. Бу матур чара да читтә калмады. Зурлар,кечкенәләр төркеме балалары белән, бик матур күңел ачу чарасы оештырылды. Урманнарның файдасы, һава, су проблемалары, табигатебезгә сакчыл караш, экологик тәрбия буенча әңгәмә алып барылды.. Алар белән берлектә ташландык материаллар кулланып эшләнелгән кул эшләреннән күргәзмә оештырылды. Күңел ачу матур шигырьләр, җырлар белән үрелеп барды./22 апреля ежегодно отмечается Международный день Земли. В старшей и младшей группе была проведена развлекательное мероприятие "День Земли". Ребята узнали, что это самый полезный и гуманный праздник, который посвящён защите окружающей среды. Дети рассказывали друг другу о том, что нужно бережно относиться к нашей Земле, играли в игры, отгадывали загадки.
-
Алдынгылар хәрәкәтендәге пилот мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының зона семинары 21.04.2026

Бүген Казан шәһәрендә уздырылган "Алдынгылар хәрәкәте"ндәге пилот мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының зона семинарында катнаштык.
-
"Балтач малае-2026","Балтач кызчыгы-2026" 20.04.2026

Норма мәдәният йортында зур бәйге - “Балтач малае – 2026”, “Балтач кызчыгы – 2026” бәйгесе узды. Бәйгедә 10 малай, 17 кыз катнашты.
Балтач кызлары һәм малайлары мәртәбәле жюри каршында имтихан тотты. Сокланып туймаслык чыгышлар! Тәрбиячеләрнең тырышлыгы мактауга лаек.
Кызлар арасында Гран-прига езнең балалар бакчасыннан Гыйльмуллина Амелия лаек булды.
Егетләр арасында Гран-при иясе булып безнең балалар бакчасыннан Нияз Николаев танылды. Котлыйбыз!
#ГодДошкольногоОбразования #ГДОТатарстан -
Акция “Библиотөн-2026” / ,акция” Библионочь-2026“ 17.04.2026

Болыннар, бакчалар чәчкә-гөлләре белән матур булган кебек, туган илебез Россия күпмилләтле булуы белән күркәм. “Библиотөн-2026” бөтенроссия акциясе кысаларында, 18 апрель көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Без – бердәм!” танып белүле-уенлы иртәсе үткәрелде. Чараның кунаклары – 4нче балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркеменә йөрүче балалар Россиядә яшәүче милләтләр, аларның гореф-гадәтләре, милли киемнәре, ризыклары, бәйрәмнәренә кагылышлы мәгълүматлар тыңладылар. Балалар милли киемнәрдән төрле телдә шигырьләр сөйләделәр, бергәләшеп “Түбәтәй”, “Ручеёк”, “Вумурт” милли уеннарын уйнадылар. / Наша Родина – Россия прекрасна многонациональностью. В рамках всероссийской ,акции” Библионочь-2026“ 18 апреля в Балтасинской Центральной детской библиотеке состоялся познавательно-игровой утренник "Мы – едины!”. Гости мероприятия - воспитанники подготовительной группы детского сада № 4 - заслушали информацию о проживающих в России народах, их обычаях, национальных костюмах, кухнях, праздниках. Дети в национальных костюмах рассказывали стихи на разных языках, вместе играли в народные игры, как “Тюбетейка”, “Ручеек”, “Вумурт”.
-
"Шигьрият бакчасында" 13.04.2026

"Шигьрият бакчасында" конкурсында зурлар төркеменнән Замалиева "Ильзия 1 урынга лаек булды. Котлыйбыз!
-
Год дошкольного образования 13.04.2026

2026 год в России объявлен Годом дошкольного образования по инициативе Министерства просвещения РФ. Это решение было принято 26 декабря 2025 года.
-
Музыка шөгыле/Занятия музыки 24.03.2026

Милли уен кораллары – мәдәниятебезнең йөзе, күңелләрнең нуры, рухи байлыгы.Зурлар төркемендә музыка шөгылендә уен коралларында уйнадылар.














