муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422245, РТ, Балтасинский район, с. Арбор, ул. Татарстана, д. 59 |
| Телефон: | +7(843)-683-78-35 |
| E-Mail: | Sarb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Арборская ООШ» |
| Руководитель: | Хасанов Хамит Мухамматович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 32 обучающихся/ 32 укучы |
| У нас учат: | 12 учителей/12 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 ( 9 ) 10 >>
-
Бәйрәм белән! 07.03.2025

Кояш нурларына, тамчылар чыңына төренеп март ае да килеп җитте. Табигатьнең язгы үзгәреш кичергән бер мәлендә без гүзәл затларыбызның иң күркәм бәйрәмен – 8 Март Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәбез. Язгы кояш нурына күмелгән әлеге бәйрәмдә мәхәббәт, матурлык, ана назы, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, сабырлык, хатын-кызга ихтирам кебек мәңгелек кыйммәтләр чагылыш таба.
Шушы матур бәйрәм уңаеннан мәктәбебездә бәйрәм концерты булып узды. Әниләр концерт номерларын гына карап утырмадылар, ә төрле уеннарда да көч сынаштылар! Кадерле хатын-кызлар: әбиләр, әниләр, апалар, сеңелләр! Язгы гөрләвекләр сезнең тормышыгызга җылылык, саулык-сәламәтлек, эшегездә уңышлар, күңел тынычлыгы, күтәренке кәеф, бәхет алып килсен! -
Исән-сау әйләнеп кайт! 04.03.2025

Ватанны саклаучылар елы уңаеннан мәктәбебездә төрле очрашлар үткәрелеп тора. Махсус хәрби операциядән ялга кайткан авылдашыбыз - Рәсүл Магсумянов та безнең мәктәпкә очрашуга килде. Ул укучыларны үзенең эшчәнлеге белән таныштырды. Укучылар аңа үзләрен кызыксындырган сорауларын да җиткерделәр.
-
Әлифба бәйрәме. 04.03.2025

1 нче сыйныф укучылары үзләренең яраткан дәреслекләре белән саубуллаштылар. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына хезмәт итмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына аяк атлавы Әлифбадан, Азбукадан башланган. Димәк, Әлифба китабы озын гомерле, тирән мәгънәле - байлык ул.
-
Аҗаган-2025. 28.02.2025

Бүген мәктәбебезнең Алдынгылары "Аҗаган-2025" уенын уйнадылар. Алар ике командага бүленделәр һәм тиешле биремнәрне үтәп, байракны таптылар. Уен бик күңелле булды! Ахырдан укучылар коймак белән тәмләп чәй эчтеләр!
-
Мальчиш-Кибальчиш. 26.02.2025

Мәктәбебездә башлангыч сыйныфлар өчен "Мальчиш-Кибальчиш" уены узды. Укучылар төрле биремнәр үтәделәр, карта ярдәмендә флагны эзләделәр. Уен бик күңелле узды!
-
Волейбол ярышы. 22.02.2025

23 февраль — Ватанны саклаучылар көне – батырлык, намус hәм кыюлык көне белән ихластан котлыйбыз сезне.
Бүгенге бәйрәм көчле рухлылык, ир-егетлəрнең кыюлык, намус һəм абруй шикелле сыйфатларга ия булуларын тагын бер кат раслый торган тантана. Туган илгә һəм үз халкыңа хезмəт итү ул, туган илен чын күңелдән сөюче гражданнарның һәрчак иң югары максаты булды һəм шулай ук булып калса иде.
Шушы мактаулы бәйрәм уңаеннан мәктәбебездә традицион рәвештә үткәрелә торган ир-егетләр арасында волейбол ярышы узды. -
Егетләр кичәсе. 21.02.2025

Мәктәбебезнең кызлары югары сыйныф егетләре өчен Егетләр кичәсе әзерләделәр. Бәйрәм барышында егетләр үзләрен төрле уеннарда сынадылар, соңыннан кызлар үз куллары белән ясалган бүләкләрен тапшырдылар.
-
Кул көрәше җиңүчеләре. 08.02.2025

8 нче февраль көнне районыбызда Ватанны саклаучылар елына багышланган кул көрәше ярышы булып узды. Безнең мәктәп укучылары барысыда зур уңышлар белән кайттылар!
-
8 февраль - Фән көне. 08.02.2025

8 февраль - Россиядә Фәннәр көне

Фән - ул алга китеш, хәрәкәт, тормышның барлык өлкәләрендә (медицина, мәгариф, икътисад, җитештерү) үсеш бирә торган көч. Галимнәрнең ачышлары кешелекне тормышның, аның сыйфатын яңа дәрәҗәсенә күтәрә. Советник Нотфуллина Р.И. белән берлектә мәктәбебез Алдынгылары 4-5 нче сыйныф укучыларына интелектуаль уен оештырдылар. Әлеге уен бик кызыклы булды! Укучылар үзләре өчен күп мәгълүмат белделәр. -
Тату сыйныф серләре - 2025. 06.02.2025

Мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре комитеты "Тату сыйныф серләре" конкурсында катнаштылар.













