муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422245, РТ, Балтасинский район, с. Арбор, ул. Татарстана, д. 59 |
| Телефон: | +7(843)-683-78-35 |
| E-Mail: | Sarb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Арборская ООШ» |
| Руководитель: | Хасанов Хамит Мухамматович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 32 обучающихся/ 32 укучы |
| У нас учат: | 12 учителей/12 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Семинар. 16.02.2026

16 нчы февраль көнне мәктәбебездә район семинары узды. Чарада район мәктәпләренеӊ татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. «Хыял артыннан» дип аталган, күренекле шәхесләр-танылган якташларыбыз белән очрашу кичәсе оештырылды. Чарада драматург, актер, педагог,режиссер, атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, депутат, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры, күп санлы премия һәм мактаулы исемнәргә ия Илгиз Газинур улы Зәйниев, танылган драматург, шагыйрә, тәрҗемәче, танылган җырчылар башкара торган бик күп җырларның авторы, дәүләт күләмендә үткәрелүче чараларга сценарийлар язучы Резеда Рифат кызы Гобәева–Зәйни, озак еллар «Шәһри Казан», «Ватаным Татарстан» газеталарында эшләүче журналист, мөхәррир урынбасары Зөлфия Гаян кызы Хәлиуллина катнашты.
-
Әйдәгез, кызыксыныйк 12.02.2026

Туган тел һәм әдәбият укытучысы Мифтахова Р.Б. Муса Жәлилнең тормыш юлы һәм ижатына багышланган чара үткәрде.
-
Муса Җәлил атналыгы 09.02.2026

Герой шагыйрь Муса Җәлил тууына 120 ел тулу уңаеннан мәктәбебездә "Муса Җәлил атналыгы" ачылды. Шул уңайдан башлангыч сыйныфлар арасында "Рәсемнәрдә Җәлил геройлары" дип исемләнгән рәсем конкурсы игълан ителде.
-
Ленинград... 27.01.2026

27 январь көнне совет халкының кабатланмас батырлыгы һәм изге Ватанына тугрылык үрнәге буларак тарихка кереп калган. Бөек Ватан сугышы тарихында Ленинград блокадасы – иң аянычлы вакыйгаларның берсе. Шул ук вакытта бу совет халкының ныклыгын, фашист илбасарларын җиңүгә ышанычын да күрсәтте.
Шул уңайдан, авыл китапханәсе белән берлектә советник Нотфуллина Р.И. "Буйсынмас Лениград" дип аталган батырлык дәресе үткәрделәр. -
Россия бөркетләре. 20.01.2026

Бүген мәктәбебездә тантаналы вакыйга булып узды. 1 нче сыйныф укучыларын "Орлята России" берләшмәсенә кабул иттек.
Кадерле укучылар! Без сезгә чын күңелдән канатларыгызның нык булуын, хыялларыгызның чынга ашуын, игелекле эшләрегез белән үзегезне күрсәтә алуыгызны телибез! -
Нәтиҗә булгач - рәхәт.... 19.01.2026

Традицион рәвештә линейкада уңышлары булган укучыларны котлыйбыз. Бу атнада "Новогодняя игрушка из страны ПДД" дип аталган кул эшләре конкурсының җиңүчеләрен бүләкләдек.
-
Өйрәнәбез, кызыксынабыз, сөйләшәбез... 15.01.2026

РАЗГОВОРЫ О ВАЖНОМ: "Как создаются мультфильмы?"
-
Котлыйбыз! 12.01.2026

3 нче чирекне дүшәмбе линейкасыннан башлап җибәрдек. "Солдатами не рождаются" конкурсының призерларын котладык.
-
Каникул күңелле үтә 06.01.2026

Башлангыч сыйныфлар да каникулларны бушка уздырмыйлар. Алар чана-чаңгы шуарга йөриләр. Рәхәт, күңелле итеп ял итәләр безнең укучылар!
-
Каникул файдалы үтә 06.01.2026

Укучыларыбыз кышкы каникулларны файдалы итеп үткәреләр. Бүген алар һәйкәлне чистартып кайттылар.













