муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422245, РТ, Балтасинский район, с. Арбор, ул. Татарстана, д. 59 |
| Телефон: | +7(843)-683-78-35 |
| E-Mail: | Sarb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Арборская ООШ» |
| Руководитель: | Хасанов Хамит Мухамматович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 32 обучающихся/ 32 укучы |
| У нас учат: | 12 учителей/12 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: 1 2 3 ( 4 ) 5 6 7 8 9 10 >>
-
Яңа ел бәйрәме. 29.12.2025

Бүген мәктәптә Яңа ел бәйрәме булып узды. Бәйрәм бик матур булды. Һәр класс үзенчәлекле чыгыш әзерләгән, Кыш Бабай белән Кар Кызы да килде.
-
Бәйрәм белән! 27.12.2025

Традицион рәвештә мәктәп Алдынгылары ветеран укытучыларыбызны һәм махсус хәрби операциядә катнашкан авылдашларыбызның гаиләләрен якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар.
-
Кыш бабай бүләге.
22.12.2025
Бүген мәктәбебезнең Алдынгылары укучыларны Яңа ел белән котладылар! Һәр сыйныф Кыш бабайга үзләре әзерләгән һөнәрләрне күрсәтеп, көтеп алынган бүләкләрен алдылар! Якынлашып килүче Яңа ел белән сезне, дуслар! Бәхетле, тыныч ел булсын!
https://vk.com/video-206280817_456239071
-
Очрашу.
19.12.2025
В рамках конкурса Первичных отделений мы встретились с Пижмаринской школой. Мы познакомились, обменялись опытом, играли в разные игры, и даже танцевали!
https://vk.com/video-233917617_456239017
-
Чираттагы ярдәм. 17.12.2025

Махсус хәрби операциягә чираттагы гуманитар ярдәмне җыеп тапшырдык. Әти-әниләргә, укучыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез!
-
Котлыйбыз 13.12.2025

9 нчы сыйныф укучысы Мифтахов Әнәс - бу көннәрдә матбугат йолдызы. Ул "Ватаным Татарстан" газетасы үткәргән "Ватан хакына" бәйгесендә катнашып, "Минем герой" номинациясендә җиңүче булды. Әнәсне котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
Авылыбыз батырлары. 09.12.2025

9 декабрь - Ватан Геройлары көне

Һәр төбәк, һәр ил изге яуда батырлык, чиксез каһарманлык үрнәге күрсәткән, ил-көннәрнең тыныч вакытында намуслы, фидакарь хезмәт нәтиҗәсендә данланган геройлары белән горурлана. Ватан Геройлары көнен бәйрәм итү – ул бабаларыбызның батырлыгын искә алу гына түгел, ә Советлар Союзы Геройларын, Россия Геройларын, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын хөрмәтләү дә булып тора. Шул уңайдан, мәктәбебез укучылары өчен Батырлык дәресе узды. Алар авылыбызның геройлары турында тагын да күбрәк мәгълүмат туплады. -
ИЗГЕ ГАМӘЛЛӘР БАШКАРУЧЫ - ВОЛОНТЕРЛАР! 05.12.2025

Авылыбызның волонтеры - Дилә апа Гарипованы Волонтерлар бәйрәме белән котлап, аларның эшчәнлекләре белән танышып кайттык. Волонтерлар – бик җаваплы, актив кешеләр. Алар ятимнәргә, өлкәннәргә ярдәм итәргә ашыга. Волонтер булу ул – үзенә күрә бер тормыш тәҗрибәсен туплау. Яңа дуслар табу, кеше хәленә керә белү, сабырлык, түземлек, армый-талмый, «энерджайзер» кебек һәрвакыт активлык рухында тору. Әлбәттә, волонтерларга хезмәтләре өчен акча түләмиләр. Ләкин алар күп нәрсәгә өйрәнә, башкаларга үзләренең нәрсәгә сәләтле икәнлекләрен күрсәтә. Яхшылык эшли һәм аның өчен бернәрсә сорамый. Моның белән үзенә канәгатьләнү ала.
-
Билгесез солдат көне. 03.12.2025

Бу истәлекле көннең мәгънәсе – Билгесез солдат көне- сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган, ләкин шул ук вакытта исемнәре билгесез калган совет һәм Россия сугышчыларының сугышчан һәм үлемсез батырлыкларын хәтерләүне мәңгеләштерү көне. Беренче тапкыр безнең илдә «Билгесез солдат» көнен 2014 елда билгеләп үтелә.Укучылар "Красная гвоздика" акциясенә кушылдылар.
-
ЮИД лар тикшерә. 02.12.2025

Мәктәпнең ЮИД отряды укучыларның яктыкайтаргыч элементларын тикшерде.
Якыннарыбызны һәм үзебезне саклыйк!













