муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422245, РТ, Балтасинский район, с. Арбор, ул. Татарстана, д. 59 |
| Телефон: | +7(843)-683-78-35 |
| E-Mail: | Sarb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Арборская ООШ» |
| Руководитель: | Хасанов Хамит Мухамматович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 32 обучающихся/ 32 укучы |
| У нас учат: | 12 учителей/12 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 ( 6 ) 7 8 9 10 >>
-
Искә алу көне. 14.11.2025

8 ноябрь-Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең хезмәт вазыйфаларын башкарганда һәлак булганнарны искә алу көне.Ел саен бу көнне хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булганнарны искә алалар.Эчке эшләр органнарында хезмәт итү - киеренке, кайвакыт куркыныч, ләкин кешеләргә бик кирәкле һәм мөһим эш. Ул батырлык һәм кыюлык, логик уйлау һәм кызгану осталыгы таләп итә, чөнки бу эшнең бәясе - кеше тормышы. Эчке эшләр министрлыгында хезмәт итү хезмәткәрдән аның иң яхшы сыйфатларын күрсәтүне таләп итә: намуслылык, кешеләргә ярдәмгә килергә теләк һәм әзерлек.Шул уңайдан, бүген, укучылар белән әңгәмә оештырылды һәм алар бу бәйрәмнең символы булган- канәфер (гвоздика) ясадылар.
-
Татарча диктант. 14.11.2025

14 ноябрь көнне мәктәптә Татарча диктант акциясе уздырылды. Укучылар да, укытучылар да бик теләп әлеге акциядә катнаштылар.
-
Кызыклы очрашулар. 07.11.2025

Икенче чирекне күңелле очрашулардан башлап җибәрдек. Мәктәбебезгә кунакка Яшел Үзән медицина колледжы студенты - Руфинә килде. Ул укучыларга үзенең уку йорты, аның төрле юнәлешләре турында аңлатып сөйләде.
-
6 нчы көн: "Күп укырга кирәк"
01.11.2025
“Халыклар дуслыгы – тынычлыкның нигезе”
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә.
Шул уңайдан, авыл китапханәсе белән берлектә укучылар өчен интеллектуаль уен үткәрелде. Алар ике командага бүленеп көч сынаштылар. Нәтиҗә: дуслык җиңде! -
5 көн: "Һөнәрләр илендә" 31.10.2025

Лагерьның бишенче көне "Һөнәрләр илендә" дип аталды. Укучылар районыбызның төрле предприятиеләрнең эшчәнлекләре белән таныштылар. Шулай ук, Нормада урнашкан һөнәри белем учреждениясендә дә кунакта булып чыктылар.
- Көзге лагерь: 4 көн 30.10.2025
-
Имтиханнар башланды... 29.10.2025

9 нчы сыйныф укучылары рус теленнән һәм математикадан сынау имтиханнары биреп карадылар.
-
Көзге лагерь: 3 көн 29.10.2025

Көзге лагерьның өченче көне: "Без - тынычлык яклы!" дип аталды. Укучылар солдатка хат язу белән шөгыльләнделәр. Алар һәрбер хатка рәсемнәр ясап, солдатларыбызга теләкләр яздылар.
Шулай ук, "Алдынгылар" хәрәкәте турында да сөйләшү уздырылды. Укучыларга Алдынгылар хәрәкәтенең конкурслары, проектлары турында сөйләнде, төрле сораулар бирелде. -
Көзге лагерь: 2 көн 28.10.2025

Лагерның 2 көне - Сәяхәтчеләр көне. Укучылар алдан уйланылган махсус программа буенча республикабыз мәркәзе Казан буйлап сәяхәт иттеләр.
-
Көзге лагерь: 1 көн 27.10.2025

Көзге лагерьның беренче көне: "Көзге бал" дип аталды. Укучылар өчен көзге бал оештырылды. Укучылар төрле конкурсларда катнаштылар, ярыштылар, уйнадылар, биеделәр.













