Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Утар-Атынский детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан-Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Утар-Аты балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422017, Республика Татарстан, Арский район, д. Утар-Аты, ул. Школьная, д. 44 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dsuaty.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Утар-Атынский детский сад" |
| Руководитель: | Сулейманова Фарида Мазитовна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 8 |
| У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Утар-Атынский детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан-Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Утар-Аты балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 ( 46 ) 47 48 49 50 >>
-
Рабит Батуллага-80 яшь! 26.03.2018

Батулла. “Шапшакларны бака ялый”.
Мөбарәкша манный боткасы ашап утыра икән. Үзе алак ялак карана. Күке кычкырса, сәгатькә карый. Песи мияулап урындыктан сикереп төшсә, Мөбарәкша песигә карый. Абыйсы телевизор кабызса, Мөбарәкша телевизордан күзен алмый
— Алдыңа гына карап аша, улым! — диде әнисе Мөбарәкшага. — Әнә тагын түшеңә тамызгансың. Эчкән сөтең дә ашаган боткаң да күлмәгеңә җыела бит.
Мөбарәкша түшенә тамган сөтне, ботканы кулы белән сыпыра. Сыпырган саен, күлмәк карала бара.
— Һи-и, Мөбарәкша улым, — диде әнисе. — Күлмәгеңн пычратып бетергәнсең бит. Әнә түшең каткан. Битең пычранган. Алай ярамый.
— Нигә алай ярамый? — ди Мөбарәкша.
— Түше каткан малайлар, бите шапшаклар янына төнлә бака килә икән. Бака килә икән дә пычранган җирләрне ялый икән. Йоклаганда, синең дә битеңне бака ялап китәр инде. Мөбарәкша ашап туйгач, әнисе аның өстен алыштырды, чиста күлмәк кигезеп, битен-кулын юдырып, йокларга яткызды. Мөбарәкша, йокламаска тырышып, төн уртасына чаклы бака килгәнне көтте. Күпме генә көтсә дә, аның битен яларга бака килмәде. Белгәндер ул бака, Мөбарәкшаның бите чиста икәнен белгәндер. Шуңа килмәгәндер.
(“Балачак аланы” Балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти-әниләр өчен хрестоматия 112 бит)
-
Яз хәбәрчеләре- кара каргалар килде. 23.03.2018

Кара карга кунган карга,
Каркылдыйдыр: "Кар да, кар,
Кайчан эреп бетәр кар?"
-
Нәүрүз килә. 21.03.2018

Борын-борын заманнан,
Болгар белән Казаннан,
Җаек белән Иделдән
Бу бәйрәм безгә килгән.
Нәүрүз мөбәрәк булсын!
Нәүрүз мөбәрәк булсын!
-
18 март — Россия Федерациясе Президентын сайлаулар көне. 16.03.2018

-
Бүген бездә туган көн-Зәлинәгә 4 яшь! 13.03.2018

Ласковое солнце
На небе улыбается.
Тебе 4 годика
Сегодня исполняется.
Чтоб росла здоровою,
Умной и красивою,
Чтоб смеялась чаще ты
И была счастливою. -
Бәйрәмегез белән, хөрмәтле хатын-кызлар! 08.03.2018

Март аенда, кар өстендә
Кояш нурлар уйната –
Яз килә, каршы алыгыз –
Дигән хәбәр тарата.
Без беләбез, җылы язның
Иң беренче бәйрәме –
Әниләр, әби-апалар,
Хатын-кызлар бәйрәме!
-
Әниләр бәйрәме. 07.03.2018

Күңелегездә сезнең кояш яна,
Нурлы йөзегездә - яз яме.
Җирдә яшәү җырга әверелсен,
Котлы булсын әни бәйрәме!
-
01.03.2018

Көннәр аяз, күктә алсу
Нур сибеп кояш көлә.
Җиргә тама көмеш тамчы –
Сагынып көткән яз килә.
-
Бәйрәмгә әзерлек. 28.02.2018

Әйдә әле,әйдә әле бирегә
менә шулай,менә шулай өйрәнәбез биергә. -
26.02.2018

Мин шофер.
Машинам белән уйнарга
Яратам мин, яратам.
Берсе дә узып кит алмый,
Чабалар мине арттан.
Мин шофёр, мин шофёр,
Машинам нинди матур!
Тәгәрмәчләр әйләнә
Әллә-лә-лә, әллә-лә.(А.Минһаҗев)





