Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Григорьева Лена Ильясовна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 121 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 ( 167 ) 168 169 170 >>
-
"Минем музейга сәяхәтем!" акциясе 12.09.2016

Безнең Татарстаныбыз музейларга бик бай. Үзебезнең Арча районында гына да ничә төрле музей эшләп килә. Бу музейларга,үзебезнең үткәнебез белән таныштыру максатыннан укучыларыбыз белән даими экскурсияләр оештырып торабыз.Мәктәбебезнең “Туган якны өйрәнү” музеенда, (җитәкчесе Сагдуллина Рәзинә Рәисовна) эш тулы көчендә алып барыла. Укучыларыбыз дәресләрдә, класстан тыш чараларда музейда булалар, укытучылар өчен бу музеебыз бик зур ярдәм булып тора. -
"Минем гаиләм" акциясе 11.09.2016

"Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы -мәрхәмәтле эшләр эстафетасы" акциясе дәвам итә. 11 сентябрь «Минем гаиләм» акциясе көне. Безнең мәктәптә гаилә, бердәмлек, татулык, тигезлек төшенчәләрен аңлату максатыннан бик күп төрле дәрес алды әңгәмәләре, класстан тыш чаралар үткәрелә. Гаилә, мәктәп балаларны тәрбияләүдә, бер-берсе белән тыгыз элемтәдә эш алып барыла.
-
Иминлек айлыгы 10.09.2016

"Иминлек айлыгы" һәм укучыларда гадәттән тыш вакытларда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен өйрәтү максатыннан мәктәпкүләм эвакуация үткәрелде.Укучылар укытучылар җитәкчелегендә маскалар киеп оешкан төстә эвакуацияләнде. Җыелу урыны-спортплощадкада ОБЖ укытучысы мәктәп директорына барлык укучы, укытучы, техперсоналның мәктәптән чыгарылуы турында рапорт тапшырды.
-
Визит Доброты 09.09.2016

Безнең мәктәпнең укучылары даими ялгыз әби-бабайларга, сугыш һәм тыл ветераннарына, булышып торалар. Һәр классның шефлык итү өчен билгеләп куелган кешеләре бар. Укучыларыбыз бүгенге “Көзге игелекле эшләр атналыгы”кысаларында үткәрелгән акциядә актив катнаштылар.Дәресләрдән соң алар хөрмәтле өлкәннәребезнең өйләренә бардылар. Кемдер бәрәңге алуда, кемдер өйләрен чистартуда, кишер, чөгендер алуда булыштылар. Аларның изге эшләре өчен зур рәхмәт белдерәбез.
-
Иминлек айлыгы 09.09.2016

Иминлек айлыгы һәм укучылар арасында юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү максатыннан классларда тәрбия сәгатьләре үткәрелде. Укучылар юл йөрү кагыйдәләрен искә төшереп кенә калмадылар, әлеге темага карата үз фикерләрен җиткерделәр, җәяүлеләр өчен мәктәп кысаларында кагыйдәләр булдырдылар.
-
Очрашу 09.09.2016

Бүген мәктәптә "Иминлек айлыгы" кысаларында һәм укучыларның хокук бозуларын кисәтү максатыннан өлкән уполномоченный Хисамиев Л.А. белән очрашу булды. Ул укучыларга профилактик әңгәмә үткәрде, 1 класс укучыларына яктылыкны кайтаручы махсус браслетлар тапшырды.
-
"Доброе слово" 08.09.2016

"Доброе слово"
-
Могҗизалы иҗат почмагы 07.09.2016

Кыңгыраулы мәктәп еллары күңелдә кала торган иң шатлыклы һәм мәшәкатьсез мизгелләрнең берсе. Бу чынлап та бик дөрес. Мәктәп кешегә беренче бик мөһим булган белемне генә түгел, беренче тормыш дәресләрен дә бирә, дуслык һәм беренче мәхәббәт хисләре белән дә таныштыра.
Барсы да үзенең мәктәптәге беренче көнен бәлки хәтерләп тә бетермидер, ләкин һәркем үзенең классташларын, укытучыларын күпме еллар үтсә дә исендә тота. Мәктәп һәм андагы булган барлык шатлыклы һәм моңсу вакыйгаларны тасвирлаган рәссамнарның иҗаты белән танышыр өчен мәктәбебезнең “Могҗизалы иҗат почмагы”на чакырып калабыз! -
«Дорога добра» «Добрый человек» 07.09.2016

Рассказ об известных благотворителях.
-
"Беслан! Без синең белән!" 05.09.2016

Мәктәбебездә экстремизмга каршы көрәш айлыгы кысаларында һәм укучыларда террорчылыкка каршы аңлы караш формалаштыру максатыннан "Беслан! Без синең белән!" дип исемләнгән мероприятие үткәрелде.Укучылар Беслан трагедиясенә теләктәшлек күрсәтеп, һәлак булганнарны 1 минутлык тынлык белән искә алдылар. Җиребездә һәрвакыт тынычлык һәм иминлек хөкем сөрсен иде!
















