Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Григорьева Лена Ильясовна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 121 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 ( 166 ) 167 168 169 170 >>
-
Ата-аналар җыелышы 20.09.2016

Бүген мәктәптә ата-аналар җыелышы үткәрелде. Җыелышта мәктәпнең яңа уку елына әзерлеге, туклануны оештыру, мәктәпнең эчке тәртип кагыйдәләре, мәктәптәге түгәрәкләр һәм спорт секцияләре графигы хакында информация бирелде.Шулай ук грипп профилактикасы, укучыларның хокук бозуларны кисәтү, 22.00 дән соң урамда йөрмәскә тиешлеге хакында искәртелде. Икенче көн тәртибендә укучыларның социаль челтәрләрдә, нинди сайтларда утыруларын, кемнәр белән аралашуларын әти-әниләр контрольдә тотарга тиешлеге әйтелде. Шулай ук укучыларның гомерен иминиятләштерү максатыннан Росгосстрах һәм Наско иминиятләштерү кампаниясеннән агентлар чыгышы тыңланды.Җыелыш кабинетларда класс җыелышлары булып дәвам итте. Җыелышка ата-аналарның күп булып килүе, балаларының укуына, тәртибенә битараф булмавы коллективны сөендерде.
-
Укучылар мәдәни көндәлекле булды 20.09.2016

Шекә башлангыч мәктәбендә укучыларга мәдәни көндәлек тапшырылды.Укучылар көндәлек белән танышып, нәрсәләр эшләячәкләрен планлаштырдылар. Көндәлек бик үзенчәлекле, матур, укучыларны җәлеп итә торган итеп эшләнелгән.
-
"Самостоятельные дети" акциясе 19.09.2016

17 сентябрь көнне "Самостоятельные дети" проектында катнашучылар сәламәт яшәү рәвешен пропагандалап "Поделись улыбкой-Елмаюың белән бүлеш!" акциясен үткәрделәр. Укучылар үтеп баручыларга яхшы кәеф бүләк итүче смайликлар өләштеләр, тәмәке тарту һәм алкогольле эчемлекләр куллануның зарары хакында сөйләделәр.
-
Казанда ярминкәләр гөрли 18.09.2016

Бүген Шушмабаш мәктәбе "Казан" агропромпаркында республика ярминкәсендә катнашты. Мул итеп җыелган уңыш зәвык белән бизәлгән матур контейнерларга урнашып сатып алучыларны ерактан үзенә җәлеп итте.Шәһәр халкы үзенә кыш буе җитәрлек яшелчә, җиләк-җимеш белән запасланды, бәйрәм атмосферасы явып узган яңгырларга да карамыйча көн буе дәвам итте.
-
Укучының мәдәни көндәлеге 16.09.2016 Бүген башлангыч класс укучыларына " Укучының мәдәни көндәлеге" тапшырылды. Укучылар шатланып кабул иттеләр. Матур нәтиҗәләр көтәбез!

-
“Җир шарыбыз-безнең уртак йортыбыз” 16.09.2016

Республикакүләм үткәрелгән "Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы -мәрхәмәтле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында, “Җир шарыбыз-безнең уртак йортыбыз”-дигән темага, мәктәптә төрле класстан тыш чаралар үткәрелде. Туган ягыбызның табигатен саклау, табигый байлыкларын сакчыл куллану безнең изге бурычыбыз.
-
Мәктәп ярминкәгә әзерләнә 15.09.2016

Шимбә көнне Казан шәһәрендә үткәреләсе ярминкәгә мәктәптә зур әзерлекләр бара. Мәктәп яны бакчасында үстерелгән кишер, чөгендер, кәбестә, помидор , кыярларны күп итеп сатуга әзерләдек.
-
Месячник "Экстремизму нет!" 15.09.2016

Начиная с 2002 года, по решению Конгресса США 11 сентября отмечается в Соединённых Штатах, как «День патриота», а с 2009 года, после утверждения акта 111-13 Всеобщего Закона США эта дата именуется также, как «Общенациональный день служения и памяти».
Учащиеся нашей школы тоже не остались в стороне, отметив эту скорбную дату. На уроке изобразительного искусства в 7 классе ученики соорудили макет двух башен-близнецов, где произошел теракт. В память об 11 сентября 2001 года шестиклассники зажгли 11 свеч.
-
Акция "Аллея добра" 14.09.2016

Мәктәбебезнең укучылары тырышып уку белән беррәттән, дәресләрдән соң буш вакытларында авылның, истәлекле урыннарының, чишмә, елга буйларының чисталыгын булдыру максатыннан даими эш алып баралар.
-
Акция "Доброта души" 13.09.2016

Тиздән “Өлкәннәр көне” килеп җитә. Инде безнең мәктәптә бу көнгә әзерлек эшләре алып барыла. Театр түгәрәге җитәкчесе Вильданова Гөлфия Шамилевна укучылар белән спектакль, башлангыч класс укытучылары һәм тәрбиячеләре бәйрәм концерты әзерлиләр. Традиция буенча елда үткәрелеп килгән бу чаралар, өлкәннәребез өчен зур бүләк.
















