Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 171 ) 172 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
Укучылар ОГЭга әзерләнәләр. 02.06.2016

Укучылар ОГЭга әзерләнәләр.
-
Лагерь ачылу тантанасы 01.06.2016

Бүген,1 июнь балаларны яклау көнне мәктәбебез дә эш һәм ял лагеры эшли башлады.Лагерыбыз балаларны бик теләп каршы алды.Балаларга иң башта куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылды,аннары балаларга эшләр бирелде.Эш ял белән аралашып барылды.
- Исәнме,лагерь! 01.06.2016 Җәйнең беренче көне - балачак иленең иң матур бәйрәме - ул Халык-ара балаларны яклау көне. Бүген 1 нче июнь көнне, мәктәп яны сәламәтләндерү "Күбәләкләр"лагеры эшли башлады.Лагерьда 50 бала ял итә.Бүгенге чаралар лагерь ачылу һәм Балаларны яклау көненә багышланды. Кадерле балалар! Сәламәт,акыллы,белемле һәм игелекле булып үсегез! Бәйрәм белән!
-
Ата-аналар җыелышы 30.05.2016

Бүген мәктәптә ата-аналар җыелышы булды. Мәктәп директоры Шаймарданова Рәзилә Габделнуровна 2015-2016 уку елына йомгак ясап әти-әниләрне укучыларның һәм укытучыларның ирешелгән нәтиҗәләре белән таныштырды, мәктәпнең уңышлары турында сөйләде. Укучыларның җәйге ял чорында куркынычсызлыгын, иминлеген кайгырту әти-әниләр җаваплылыгында икәнлеге ассызыкланды. Ахырдан Вильданова Г.Ш. җитәкчелегендәге театр коллективы әти- әниләргә спектакль тәкъдим итте.
-
Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек бара. 28.05.2016

Укучылар Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнәләр.
-
"Самостоятельные дети " проекты 27.05.2016

Бүген "Самостоятельные дети" проекты кысаларында һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан "Россия без табака" акциясе булып үтте. Укучылар авылның үзәк урамына чыгып тәмәке тартуның зарары турында сөйләделәр, тәмәке тартмаучылар тарафыннан агачка зәңгәрсу ленталар бәйләнде. Мондый акцияләр укучылар һәм җәмәгатьчелек арасындагы хезмәттәшлекне тагын да ныгыта.
-
Соңгы кыңгырау 25.05.2016

Бүген Шушмабаш мәктәбендә соңгы кыңгырау гадәттәгечә искиткеч матур һәм оешкан төстә үтте. Кулларына чәчәк бәйләмнәре тоткан, үзләре дә чәчкәләргә тиң чыгарылыш сыйныф укучыларын "Нур" телестудиясе җитәкчесе Зарипова Зөлфирә Маннаповна, мәктәп директоры Шаймарданова Рәзилә Габделнуровна, күмәк хуҗалык, җирле үзидарә вәкилләре, әти–әниләр котлады. Һәр 11 сыйныф укучысы исеменнән ишетелгән укытучылары, яраткан мәктәпләренә рәхмәт сүзләре, тынычлык һәм бәхет теләп күкләргә ашкан шарлар, матур чыгышлар һәм саубуллашу вальсы – бар да үзенчәлекле булды. Быел мәктәпне 13 укучы тәмамлый. Алда аларны зур сынаулар көтә. Уңышлар сезгә, егетләр һәм кызлар!
-
Укучылар ОГЭга әзерләнәләр. 24.05.2016

Укучылар ОГЭга әзерләнәләр.
-
" Я за счастливое будущее" конкурсы 22.05.2016

Шушмабаш урта мәктәбенең 5 класс укучылары начар гадәтләрне кисәтү буенча "Мин бәхетле киләчәк өчен!" дип исемләнгән муниципаль театр конкурсында катнашты.
Укучылар матур җәнлек киемнәреннән тәртипсез аюны туры юлга бастыруда күп көч куеп, теләкләренә ирешәләр. "Иң актив команда" номинацииясендә җиңүче булдылар.
-
Республиканский робототехнический Фестиваль -2016 21.05.2016

Учащиеся нашей школы участвовали в Республиканском робототехническом Фестивале -2016, который в этом году состоялся 20 мая в Инновационном Tехнопарке «Идея». Нашу команду представляли учащиеся 5 класса, 6 класса и 7 класса. По итогам соревнований наши ребята заняли 3 место.
Мы поздравляем нашу команду и желаем дальнейших успехов в соревнованиях!
















