Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Республика Татарстан, Арский район, с. Шека ул.Свердлова ,д.19 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssheka.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шекинский детский сад" |
| Руководитель: | Аскарова Лилия Гайнулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 13 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 ( 123 ) 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
6 ноябрь-Татарстан Республикасы Конституциясе көне. 05.11.2015

Татарстан Конституциясе – республикабызның Төп Законы. Ул республикабызда яшәүче күпмилләтле халык ихтыярын чагылдыра. Конституция 1992 нче елның 6 нчы ноябрендә кабул ителде. 6 ноябрь – яңа тарихта чын мәгънәсендә дәүләтчелекне торгызуда әһәмиятле вакыйгага әверелгән иң истәлекле көннәрнең берсе.
-
4 ноябрь -Халыклар бердәмлеге көне. 04.11.2015

4 ноябрь – Бердәмлек көне. “Бердәмлек “ төшенчәсе туплану, берләштерү мәгънәсенә ия. Элек – электән безнең татар халкына хас сыйфат бу. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарны җиңәргә мөмкинлек биргән.Нәкъ менә шушы бердәмлек безнең илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән.
Үткәннәр бит үткән көннәр инде,
Бүгенге көн кыйммәт гел, дибез,
Бүгенге көн дә бит, бер уйласаң
Үткән көнгә кайтыр көнебез.
Нәрсә ул көн... Тарих битләрендә,
Еллар... Эраларга тиң түгел.
Гасырлардан гасырларга шулай
Кеше гомере дә бер мизгел.
-
Рәсем эшчәнлегендә. 02.11.2015

Ни өчен балалар рәсем ясыйлар соң? Рәсем ясау яшәеш башында күрү сәләтен арттыра. Бала «вертикаль» һәм «горизонталь» төшенчәләрен өйрәнә. Аннан соң форманы, материалның ниндилеген, акырынлап әйләнә-тирәне өйрәнә башлый. Өйрәнгәнен, белгәнен сүз белән әйтә алмаганны бала рәсем аша «әйтеп бирә». Рәсем ясау күрү сәләтен, хәрәкәтләнүне генә арттырып кына калмыйча яшәеш , дөнья турындагы күзаллауларын арттыра.
-
Көзге урманга экскурсия. 30.10.2015

Балалар белән бергәләшеп көзге экскурсиягә киттек. Табигатьнең сары киемгә төренгән бу мизгелен күзәтү күңелләргә бер рәхәтлек тә, рухи байлык та бирде. Саф һава сулап, басуларны, елгаларны,урманны күзәтеп кайттык.
Оча сары яфраклар,
Шундый үз, шундый ятлар.
Әйтерсең, ярсу атлар.
Әйтә күк алар гүя:
- Бар иде, – дип, – безнең дә
Кайчандыр яшел чаклар...
Оча сары яфраклар –
Көзләрдән тәүге хатлар,
Җәйләрдән соңгы хәбәр.
Сөйли белсәләр әгәр,
Әйтерләр иде: “Хушыгыз,
Киләсе язга кадәр.
Хушыгыз, язын кайтырбыз,
Ямь-яшел бөре булып...”
Саубуллаша яфраклар
Йөзләргә кунып-кунып.
Моны күреп торган болыт
Елый күңеле тулып.
-
Кисеп-ябыштыру эшчәнлеге.Аю үзенең дуслары белән. 28.10.2015

Кисеп-ябыштыру эшчәнлегендә балаларның кул чукларына күнегүләр ясала , вак маторикалары ныгытыла,фикерләү ,уйлау сәләте арта,сөйләм телләре баетыла.
-
Иртәнге зарядка. 26.10.2015

Иртәнге гимнастика баланың иртәнге йокысыннан торганнан соң сулыш, кан йөрешен, нерв системасының тонусын нормалләштерә, ашказанындагы һәм организмдагы матдәләр алмашын үзләштертә. Көндәлек гимнастика, икенче төрле әйкәндә, зарядка, баланың физик һәм уйлау-фикерләү сәлатен үстерә, шулай үк ата-анасыннан соң кәефсез калган баланың кәефен күтәрә, шулай үк шук булган балаларны дициплинага өйрәтә, оялчан баланы активрак булырга ярдәм итә.
-
Өстәл уеннарын бигрәк яратабыз. 23.10.2015

Балалар һәр көнне иртән килгәч төрле өстәл уеннары белән уйнарга яраталар.
Конструкторлар белән уйнау,аларның уйлау,фикерләү сәләтләрен, вакмоториканы үстерүгә ярдәм итә.
Конструкторлар беләнРәхәтләнеп төзибез.Машина ,тракторларныЯсап куябыз бик тиз. -
Әвәләп ясыйбыз. 21.10.2015

"Өч аю "әкияте буенча әвәләү эшчәнлеге үткәрелде.Балаларның уйлау ,
фикерләү сәләтен үстерү,үз эшләренә һәм иптәшләренә бәя бирү
күнекмәләре ныгытылды.
Аюым бакчада тора,Карурманда туса да,Уйнарга бик ярата,Үзе ялкау булса да. -
Сөйләм үстерү эшчәнлеге. 19.10.2015

Балаларга яшелчәләргә карата сакчыл караш,аларның витаминнарга бай булуы,сәламәтлек өчен нинди файда китерүләре турында аңлатылды.
Балалар яшелчәләр рәсеменә карап, алар турында сөйләделәр.Үзләре "каршылык" алымын кулланып табышмаклар төзеделәр.Эшчәнлек ахырында "Кәбестә"
уены оештырылды. -
Көзге яшелчәләрдән күргәзмә. 16.10.2015








