Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Республика Татарстан, Арский район, с. Шека ул.Свердлова ,д.19 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssheka.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шекинский детский сад" |
| Руководитель: | Аскарова Лилия Гайнулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 13 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 121 ( 122 ) 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Кечкенәләр төркемендә рәсем эшчәнлеге. 30.11.2015

Тема : Кар ява.
Максат : Балаларны бармаклары ярдәмендә рәсем ясарга өйрәтүне ,төсләр белән таныштыруны, төсләр буенча белгәннәрен ныгытуны дәвам итү.Рәсем ясарга кызыксыну һәм уңай мөнәсәбәт формалаштыру.Көнкүреш күнекмәләрен үстерү. -
НОД в средней группе. 27.11.2015

Тема : Ж И В О Т Н Ы Е.
Задачи :Закрепление названий домашних животных и их детёнышей.Формирование умений слушать русские народные сказки "Три медведя" -
Бүген бездә Әниләр бәйрәме. 26.11.2015

Жир йөзендэге ин кадерле, ин изге кеше Әни! Әни, әнкәй… Бу якты дөньяга килгәч тә безне, йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласак, жыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч - дәрт бирүче, гомер буена кайгы – шатлыкларыбызны уртаклашучы, тормышыбызнын бизәге, таянычы, акыллы уй – фикерләре белән тормыш дигән олы юлдан алып баручы ул. .Җәмгыятебез дә әниләрнең ижтимагый әһәмиятен күтәрү максатыннан Россия Федерациясе Президентының 1998 елнын 30 гыйнварында чыккан №120 номерлы карары нигезендэ Россиядә ноябрь аеның сонгы якшәмбесе ел саен “Әниләр көне” булып билгеләп үтелә. Быел ул 29 ноябрь көненә туры килде. Кадерле, газиз әниләребез! Сезне бәйрәмегез белән чын йөрәктән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез. Балаларыгызга картайган көннәрегездә дә терәк булып, ә сезгә, гомер буе алар янәшесендә, кадер – хөрмәттә яшәргә язсын.Ана назы – җирдә ул мәңгелек, Мәңгелек җыр – бишек җырыгыз. Без узасы юлда маяк булып Гомер буе балкып торыгыз.
-
Сөйләм үстерү эшчәнлегендә уеннар. 23.11.2015

Сөйләм үстерү эшчәнлегендә сүзле ,җырлы-биюле уеннарны киң кулланабыз.Бу уеннар вакытында баланың теле ачыла ,ул үз туган теленең аһәнлелеген , матурлыгын тоя белергә өйрәнә ,аның фантазиясе үсә. Балалар өчен уен ул -белем алу .мәгълүмат туплау ,хезмәт һәм шул ук вакытта иң әһәмиятле тәрбия чыганагы да.
-
Әниләр көненә бүләк ясадык. 20.11.2015

Якынлашып килүче Әниләр көненә .сөекле әниләребезне бәйрәмнәре белән котларга , төсле кәгазьләрдән "оригами "алымын кулланып чәчәкләр ясадык.
Сезгә бүләк ясадыкИренмәдек тырыштыкҮзең хезмәт куйган әйберЗур бүләк дип уйлаштык. -
Сөйләм үстерү һәм грамотага өйрәтү эшчәнлеге. 18.11.2015

Балаларда сүздән авазны интонация белән аерып алу һәм аның калынлыгын-нечкәлеген саклап калып,башка авазлардан аерып әйтү күнекмәсен үстерү.Тартык авазның калын һәм нечкә әйтелешен ачыклау ысулын куллану күнекмәсен камилләштерү.Чагыштыра белү,игътибарлы булу кебек сыйфатлар үсешен тәэмин итү.
-
Кыш көне саф һавада бигрәк рәхәт! 16.11.2015

Менә салкын кыш җитте
Җиргә ап – ак кар сипте.
Без кышны күптән көттек
Ак карны сагынып беттек.
Бөтен дөнья ак булган
Әйтерсең, ап – ак юрган.
Агачлар да ак мамыктай
Бәсле шәлен ябынган.
Куана бала – чага
Кыш килүгә шатлана.
Чана – чаңгылар алып
Алар баралар тауга.
-
Индивидуль эшчәнлек. 13.11.2015

Уртанчылар төркеме балалары белән индивидуаль шөгыльләнәбез.Танып белү эшчәнлеге буенча түгәрәк, квадрат ,өчпочмакны танырга,төсләре буенча аерырга өйрәтәбез,Индивидуаль шөгыльләнү балаларның хәтерен һәм игътибарлылыгын үстерергә ярдәм итә.
-
Әй уйныйбыз ,уйныйбыз. 11.11.2015

Балалар төзү материаллары белән уйнарга бик яраталар.Ул аларның уйлау сәләтләрен,фантазияләрен үстерә.Уен вакытында балалар төзү детальләрен аерырга, яңа корылмалар төзергә өйрәнәләр.
Бер дә тик тормыйбыз,Уйныйбыз,төзибез.Бик матур бакчадаКүңелле яшибез.Без уйныйбыз залда,Ни генә юк анда:Машина,курчакларҺәм төрле шакмаклар. -
Әкияттә кунакта. 09.11.2015

Без мәктәп укучылары көче белән әзерләнгән"Урман серләре "дигән исем астында, әкият кичәсен карарга мәктәпкә кердек.







