МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 35 учащихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 161 ( 162 ) 163 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
28.01.2015

Көннәр җылы вакытта кошлар җимне җиңел табалар, тик, салкын кыш башланып, җир өсте кар белән каплангач, кошларга җим табуы кыенлаша. Менә шуңа күрә алар, бездән мәрхәмәт, ярдәм көтеп, кеше яши торган урыннарга тартылалар. 1 класс укучылары белән без кошларга җимлекләр ясап куйдык. Рәхим итегез, кошкайлар!
Җимлек ясап куйды менә
Кәрим әтисе белән.
Шуңа хазер кошлар өчен
Җим сибә иртә белән.
Бире килә күк күгәрчен,
Песнәк,чыпчык.
Җыелалар бер-бер артлы,
Пыр-пыр очып.
-
28.01.2015

28 январь көнне мәктәбебездә коллективның укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары янында чираттан тыш утырышы булып узды. Киңәшмәдә укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Мостафина Г.Г. 27 январь көнне тәрбия эше буенча директор урынбасарларының район киңәшмәсендә күтәрелгән актуаль мәсьәләләр хакында сөйләде, тәрбия эше буенча эшләнәсе эшләр турында җиткерде. Район, республика күләмендә үткәрелгән грант конкурсларында актив катнашырга чакырды.
-
27.01.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында тыл ветераннары, сугыш чоры балалары белән очрашулар дәвам итә. 9 нчы һәм 5 класс укучылары Әзәк авылында яшәүче Шәрәфиева Әлфия Гани кызында кунакта булдылар. Әлфия апа белән сугыш чорының авырлыклары, ачлык-ялангачлык турындагы хатирәләре белән уртаклаштылар.
-
26.01.2015

Бүгеннән бездә Арча педагогия көллиятенең 5Д курс студенты Шәкүрова Лилия Данис кызы инглиз теле фәненнән практика уза башлады. Лилиянең беренче дәресе 5 нче классларда "Plans for the future. Profession" темасы астында узды. Әлеге дәрестә укучылар профессияләр турында сөйләштеләр, киләчәктә нинди һөнәр сайлаячаклары белән уртаклаштылар.
-
Ярышта без җиңүче 24.01.2015

Бүген уздырылган чаңгы ярышында 2001-2002 елгы кызлар арасында Сайфуллина Динә 1 урын, Фазлиева Илүзә 2 урын, малайлар арасында Шакиров Илназ 2 урын, 1999-2000 елгы кызлар арасында Саттарова Наилә 1 урын, Мукаева Ландыш 3 урын, егетләр арасында Шарафиев Илназ 2 урын, Хусаинов Илнар 3 урынны яуладылар. Төп мәктәпләр арасында Иске Кырлай мәктәбе командасы 1 урын, Сеҗе мәктәбе командасы икенче урын, Иске Ашыт мәктәбе командасы 3 урынга лаек булдылар. Урта мәктәпләр арасында 1 урында Лесхоз мәктәбе, 2 урында Ашытбаш мәктәбе, 3 урында Курса-Почмак мәктәбе командалары. Спортчыларны зур җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Бездә чаңгы ярышы 24.01.2015

"Металл" оешмасы җитәкчесе Фәнил Кәнәфи улы Гәрәфиев истәлегенә район беренчелегенә чаңгы ярышы үткәрелде. Әлеге ярышта 29 мәктәптән 256 чаңгычы катнашты.
-
23.01.2015

Арча Укучылар сарае өстәмә белем бирү педагогы Исмагилов Надир Дамирович 1-4 классларда "Начальное техническое моделирование" түгәрәге алып бара. Укучылар әлеге түгәрәктә кечкенә самолет, машина модельләре ясыйлар. Үзләре ясаган модельләр буенча үзара ярышлар да оештыралар.
-
Туган телем язмышы 22.01.2015

22 нче гыйнвар көнне мәктәбебездә 1-9 классларда "Туган телем язмышы" темасына класс сәгатьләре үткәрелде. Әлеге тәрбия чарасының максаты - туган телебез- ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, укучыларның тел байлыгын үстерү, туган телебезнең матурлыгын, әһәмиятен тоярга өйрәтү. Укучылар туган телне саклау һәм үстерүнең юлларын эзләделәр, тел турында булган белемнәрен күрсәттеләр.
-
21.01.2015

6 нчы клас укучылары, класс җитәкчесе, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хәбибуллина Гөлназ Галимҗан кызы белән, "Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында, ветеран укытучы Сәлихова Әнисә Фәтхи кызында кунакта булдылар. Әнисә Фәтхиевна укучыларга сугыш чорында күргән җәфа-михнәтләре, тормыш авырлыклары турында сөйләде. Үзенең кул эшләре, шәхси архивындагы фотолар белән таныштырды. Укучыларга тыныч тормышның кадерен белергә, сугыш афәтен күрергә язмасын, дигән теләкләрен җиткерде.
-
"Безнең җиңү"
20.01.2015
Әлеге акция кысаларында Иске Кырлай авылы җирлегендә урнашкан Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл янын укучыларыбыз һәрдаим кардан чистартып торалар.


















