МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 34\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 13\Бездә укыталар |
МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 ( 128 ) 129 130 >>
-
Биатлон ярышлары. 22.02.2018

"Ватанны саклаучылар көне"уңаеннан,мәктәптә егетләр арасында биатлон ярышлары уздырылды. Ярышта 2 команда катнашты. "Ялкын" hәм "Очкын" командалары көч сынаштылар.Бәйгедә "Очкын" командасы җиңеп чыкты.Бәйрәм бик куңелле узды.
-
Халыкара Туган тел көне 21.02.2018

21 нче февраль көнне үткәрелгән "Газиз туган телем " кичәсе бөек Татар теле, Туган телгә багышланды. Кемнәр генә телебезгә сокланмаган hәм мактау җырлары җырламаган?! Кемнәр генә аның ярдәмеңдә дөньяны танып белмәгән hәм үзенең уй-хисләрен башкаларга сөйләмәгән. Бала тугач та, беренче ана телен ишетә. Шуңа күрә халкыбыз туган тел турында "Иң татлы тел - туган тел, анам сөйләп торган тел", дип әйткәннәрдер дә. Ана теле аша үзләштерелгән белем hәм күнекмәләр хәтердә гомер буе саклана. Ана сүзе йөрәккә үтеп керә.Чөнки кечкенәдән өйрәнелгән ана теле кеше йөрәген шигърият белән генә сугарып калмый, аның күңелендә милли горурлык хисләре дә уята, рухи ләззәт алу мөмкинлеге дә бирә.
-
Без - тимурчылар! 12.02.2018

Мәктәптә патриотик айлык кысаларында чаралар дәвам итә. "Без - тимурчылар" акциясенә кушылып, укучылар ялгыз әби - бабайларга ярдәм оештырдылар. Кешене мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга кечкенәдән үк өйрәтергә кәрәк. Киләчәктә безнең мәктәп балалары кем буласын белмибез, юрист буламы ул, инженермы, ләкин шуны беләбез, без аларны яхшы кешеләр итеп тәрбияләргә тиешбез.
-
"Гаҗәеп вожатый"конкурсында. 07.02.2018

Бүген район мәктәпләре яшь вожатыйлары Арчага җыйналды. Алар "Гаҗәеп вожатый"конкурсының район турында осталыкларын сынадылар.Безнең мәктәптән бу конкурста башлангыч класслар вожатые булган 7 нче класс укучысы Гимадиева Рәзинә катнашты.Рәзинә уку алдынгысы,җырга-биюгә оста, спортта да алдынгылыкны бирми..Шул ук вакытта ул башлангыч класс укучыларын төрле hөнәрләргә өйрәтә.,укучылар да аны бик яраталар.Рәзинз бу конкурста да сынатмады,уңышлы чыгыш ясады.
-
"Ел класс җитәкчесе"конкурсында. 07.02.2018

Бүген Шушмабаш мәктәбендә зонадагы сыйныф җитәкчеләре арасында "Ел сыйныф җитәкчесе"конкурсы булып үтте. Әлеге конкурста безнең мәктәбебездән рус теле hәм әдәбияты укытучысы Гарипова Ләйлә Борхановна "Табигатьнең язмышы-безнең язмышыбыз" темасына 6 нчы сыйныфта класс сәгате күрсәтте.
-
Котлыйбыз! 30.01.2018

Яңа Кенәрдә Венер Шакирҗанов истәлегенә үткәрелгән волейбол ярышында безнең мәктәпнең 9 класс укучысы Гарипов И. "Иң яхшы һөҗүм итүче" исеменә һәм махсус призга лаек булды. Молодец, Илүс!
-
"Созвездие -Йолдызлык" -2018 29.01.2018

«Созвездие–Йолдызлык»-2018
Опубликовано: 24.03.2018
Открытый республиканский телевизионный молодежный фестиваль эстрадного искусства «Созвездие–Йолдызлык» является крупным фестивальным движением республиканского масштаба в области современного эстрадного искусства, который способствует творческой реализации талантливых детей и молодежи. Достигнув высокой оценки общественности и представителей органов государственной власти Республики Татарстан выступлениями коллективов и исполнителями фестивального движения, фестиваль проходит под патронажем Президента Республики Татарстан.
Участниками фестиваля могут быть как отдельные коллективы, так и исполнители в возрасте от 5 до 21 года, выступающие в жанре эстрады, в виде исключения исполнительная дирекция может разрешить выступления детей более младшего возраста.
в 2018 году Фестиваль проводится 18 раз.
Ссылка на сайт фестиваля - http://www.yold.ru/
-
Тукай геройлары минем янәшәмдә.
29.01.2018
2021 ел-Туган тел hәм халыклар бердәмлеге елы, Габдулла Тукайның 135 еллык юбилее уңаеннан 2021 нче елның гыйнвар аенда мәктәптә укучылар өчен "Г.Тукай геройлары минем янәшәмдә"дип исемләнгән районкүләм проект оештырыла.
-
День воинской славы России 29.01.2018

27 января в 8-9 классах состоялся классный час, посвященный Дню воинской славы России — Дню полного освобождения Ленинграда от фашистской блокады. Это мероприятие прошло в рамках месячника гражданско-патриотического воспитания.
Классный час проводился с целью:
-рассказать о героической обороне Ленинграда 1941-1944 годы;
-воспитывать чувство гордости и любви к Родине на примерах подвигов советских людей;
-развитие чувства патриотизма.
Учитель истории Фатхуллин Р.Н., подробно рассказал об этом историческом событии.
-
Дуслык күңелләрне җылыта 25.01.2018

Дуслык күңелләрне җылыта. Тормышта дуслар һәр кешегә, олыга да , кечегә дә кирәк. Дуслашырга һәм дуслыкны сакларга кайда өйрәтәләр соң?
Дуслык кадерен белергә
Сузылсын дип гомергә.
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.
25 нче январь көнне мәктәбебезнең барлык классларында "Дуслык дәресләре" үтте. Укучылар дуслык кадере, аны саклау серләре турында сөйләштеләр. Дәрес барышында күңелле уеннар да уйналды.






