МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 34\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 13\Бездә укыталар |
МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 119 ( 120 ) >>
-
Герой - шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне 15.02.2020

Бүген татар халкының каһарман улы, Муса Мостафа улы Җәлиловның туган көне. Шул уңайдан 6 нчы класс җитәкчесе Саляхова Л.А тәрбия сәгате үткәрде. Шагыйрьгә 1956 елда Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ул шулай ук әсирлектә язган "Моабит дәфтәрләре" җыентыгы өчен Ленин премиясенә лаек була.Җәлилчеләр батырлыклары белән бөтен дөнья халкын таң калдырдылар. Татар дигән батыр халыкның барлыгын барлык кыйтгаларга таныттылар.
-
Волейбол ярышы 14.02.2020

Бүген мәктәптә 5 команда - Иске Ашыт, Шурабаш, Кәче, Яңа Чүриле, Казанбаш мәктәбе командалары арасында волейбол ярышы үтте.Безнең мәктәп командасы 2 урынны яулады. Молодцы!
-
Парламент дәресе 12.02.2020

Бүген классларда ТАССРның 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган парламент дәресләре үтте.
Бу дәресләр безнең дәүләтебез тарихында, тормышыбызда зур вакыйгаларны берләштереп, дөреслекне, буыннан буынга күчүне саклау, укучыларда ватанга мәхәббәт тәрбияләү өчен кирәк. -
Профилактика гриппа и ОРВИ 10.02.2020

Профилактика гриппа и ОРВИ:
https://www.youtube.com/watch?time_continue=26&v=QhVmdwXINcM&feature=emb_logo
-
Без тынычлык телибез 10.02.2020

Хәрби-патриотик айлык кысаларында “Алар илгә Җиңү алып кайтты” темасына класс сәгате үткәрелде. Класс сәгатендә укучылар сугыш кырларыннан исән-сау әйләнеп, илгә җиңү алып кайткан райондашларыбыз, авылдашларыбыз белән таныштылар. Бабайлары, туганнары, авылдашларыбыз турында язылган мәгълүматлар укучыларда зур кызыксыну тудырды.
-
Ватан геройлары онытылмый 08.02.2020

Герой - шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган күргәзмә.
-
Хәрби - патриотик айлык бара 05.02.2020

Хәрби - патриотик айлык кысаларында классларда "Батырлык дәресләре" үтә.
-
Прием в 1 класс 31.01.2020

Прием в 1 класс на 2020 -2021 учебный год.
Уважаемые родители! С 1 февраля 2020 года начинается прием заявлений в 1 класс. МБОУ "Староашитская ООШ" на 2020 - 21 учебный год.
-
Утлы еллар хатирәсе 28.01.2020

27 гыйнварда Ленинград камалышын өзүгә 75 ел тулды. Ил тарихына җуелмас хәрефләр белән язылган бу 900 көн һәм төн барлык заманнарда да һәр буын өчен чиксез батырлык, чыдамлылык һәм корычтай ныклы рух билгесе дә ул.
Сабыйлар тыныч йокласын,
Кан түгелмәсен!
Безнең аналар яңадан
Хәсрәт күрмәсен! Теләмибез сугышны без!
Без тынычлык телибез!
Безнең якты тормышыбыз
Мәңге балкысын дибез!Бүген мәктәбебездә укучылар белән Бөек Ватан сугышының бер ноктасы -Ленинград блокадасы турында класс сәгате үткәрелде.
-
Волейбол түгәрәгендә 23.01.2020

Укучыларыбыз "Волейбол" түгәрәгенә теләп йөриләр. Район күләмендә үткәрелгән ярышларда призлы урыннар яулыйлар.






