МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 34\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 13\Бездә укыталар |
МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 ( 124 ) 125 126 127 128 129 130 >>
-
Әйләнә-тирәне саклау көне. 08.06.2018

Әйләнә-тирәне саклау көне уңаеннан "Кояшкай" ял лагерында "Табигатьне саклау hәремнең бурычы" дигән темага әңгәмә уздырылдыю Әңгәмә барышында табигатьне саклау, аның байлыкларыннан файдалану турында фикер алыштылар. Сөйләшүдән соң авылыбызның "Сәйфи" чишмәсенә экскурсиягә бардылар.
-
Китапханәдә кунакта 07.06.2018

Бүген лагерьның дүртенче көнендә итапханә көне үткәрелде. Балалар авыл китапханәсендә эксурсиядә булдылар. Китапханәче Магсумова Гөлнара апалары белән берлектә татар халык әкиятләренә күзәтү ясадылар, Г. Тукай шигырьләрен яттан сөйләделәр..
-
"Ашыт"елгасына экскурсия. 06.06.2018

Бүген лагерьның өченче көне. Балалар авылыбызның иң күркәм урыннарының берсе "Ашыт елгасы" на экскурсиягә бардылар.
-
Лагерьның икенче көне. 05.06.2018

Лагерьда "Танцеваль батл" булып узды.
-
"Кояшкай"лагеры эшен башлады. 04.06.2018

Бүген "Кояшкай" исемендәге мәктәп яны лагеры эшен башлады.
-
"Соңгы кыңгырау" бәйрәме 25.05.2018

Хөрмәтле чыгарылыш класс укучылары! Бүген мәктәптә соңгы кыңгырау яңгырый. Тормыш юллары сезгә киң ачык .Тормышка сез нык адымнар белән аяк басасыз.Мәктәптә алган белемнәрегез, канатлы теләкләрегез сезне һәрчак алга әйдәп торсын,тагын да кыюрак атларга чакырсын., ләкин тормышыгызда ул соңгысы булмасын. Уку йортларының кыңгыраулары бөтенегез өчен дә чыңлап торырлык булсын.Укуда да, хезмәттә дә сынатмагыз.
Ашкынып килдегез мәктәпкә
Үтте бик күп айлар, үтте еллар.
Бәйгеләрдә бик еш җиңдегез.
Шатлык, куаныч,изге күңел белән
-
Инглиз теле түгәрәгенең иҗади отчеты 25.05.2018

Бүген мәктәптә "Күңелле инглиз теле" түгәрәгенә ( җитәкчесе Саляхова Л.Ә.) йөрүче укучыларның иҗади отчеты булды. Алар инглиз телендә "Теремкәй" һәм "Кызыл калфак" әкиятләрен сәхнәләштерделәр. Кунакка "Ак каен" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә килде.
-
"Үлемсез полк" 08.05.2018

Иске Ашыт урамы буйлап бүген "Үлемсез полк" атлады. Иске Ашыт төп мәктәбе укучылар, укытучылар коллективы, кулларына үзләренең фронтовик бабайларының, туганнарының, тыл ветераннарының фотоларын күтәреп, Иске Ашыт авылы урамы буйлап атладылар. Бу чара сугышта башларын салган бабайларыбызга хөрмәт билгесе булды. "Үлемсез полк" дәвамлы чара булсын.
-
Бөек Җиңүгә-73 ел. 08.05.2018

Иске Ашыт авыл клубында Җиңү көненә багышланган бәйрәм концерты булып үтте. Концертта катнашкан укучыларга hәм аларны әзерләгән укытучыларга зур рәхмәт.
-
Митингта 08.05.2018

Бүген Иске Ашыт авылында 9 май-Җиңү бәйрәменә багышланган митинг булды. Сугыш кырында башларын салган ветераннарыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдык, hәйкәлгә веноклар чәчәкләр салдык. "Илләребез имин, тормышларыбыз тыныч булсын"- hәрберебезнең күңелендә шушы теләкләр иде.






