Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 291 292 293 294 295 296 ( 297 ) 298 299 300 >>
-
Һәйкәл янын чистарту. 19.01.2015

17 гыйнвар көнне 5 класс укучылары Бөек Ватан сугышында катнашучыларга куелган һәйкәл янында чистарту эшләре башкардылар. Класс җитәкчеләре балаларга бу дәһшәтле сугыш турында кыскача гына сөйләде, балалар да әңгәмәгә теләп катнаштылар.
-
3 класс укучылары китапханәдә. 17.01.2015

3 класс укучылары китапханәдә “Сугыш чорында балалар әдәбияте” белән таныштылар. Шигырьләр укыдылар, язучылар белән таныштылар.
-
15 нче гыйнвар көнне Носы төп мәктәбендә педагогик киңәшмә үткәрелде. 16.01.2015

15 нче гыйнвар көнне Носы төп мәктәбендә педагогик киңәшмә үткәрелде. Көн тәртибе түбәндәгечә:
А) Конкурентлыкка сәләтле укучы тәрбияләүдә фән укытучыларының роле.
Б) ФГОС шартларында мәктәпнең төп укыту программасына таләпләр.
В) II чирек йомгаклары һәм алда торган бурычлар.
-
Иске Яңа елны каршылау уен-тамашасы 14.01.2015

13 нче январь көнне Носы мәктәбе катогында Иске Яңа елны каршылау уен-тамашасы үткәрелде. Кичке сәгать җидедә балалар әти-әниләре, кайткан кунаклары белән бергә бәйрәмгә җыелды. Саф һава һәм спорт уеннары сәламәтлекне ныгытуын укучыларыбыз яхшы белә. Шуңа күрә һәр уенда әти-әниләр дә, балалар да актив катнашты. Кызыклы, мавыктыргыч уеннар, коймак белән кайнар чәй, дәртле биюләр белән үрелеп барган тамаша күңелле узды.
-
Чаңгы ярышы 10.01.2015

Укучылар чаңгы ярышында катнаштылар.
-
Арча Боз сараенда 09.01.2015

9нчы январь көнне спортта иң актив укучыларыбыз Арча Боз сараена бардылар. Тимераякта шуу сәламәтлекне ныгыта. Бу хакта укучыларыбыз яхшы белә һәм спорт белән даими шөгыльләнә.
-
Профсоюз ярышлары 08.01.2015

Районда уздырылган профсоюз ярышларында өстәл теннисы буенча Ганиева Гүзәл 1 урынны яулады.
-
Профсоюз ярышлары 08.01.2015

Арчада район мәктәпләре арасындагы шашка, шахмат һәм өстәл теннисы буенча профсоюз ярышларында катнаштык. Ганиева Гүзәл өстәл теннисы буенча 1 урынны яулады. Котлыйбыз!
-
Носы мәктәбе укучылары чаңгыда экскурсиягә чыктылар. 06.01.2015

Носы мәктәбе укучылары чаңгыда экскурсиягә чыктылар. Кышкы табигатькә сокланып, аны күзәтеп, җимлекләргә җим салып вакытларын файдалы үткәрделәр.
-
Кошларны онытмыйбыз 05.01.2015

Кошларга кыш көннәрендә азык табуы бик авыр. Без аларны онытмыйбыз, җим салып торабыз.

















