Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 291 292 293 294 ( 295 ) 296 297 298 299 300 >>
-
“Бөек Ватан сугышы чорында Татарстан” 29.01.2015

Хәтердән уела күп нәрсә,
Онытыла иң гүзәл яз һәм кышлар.
Онытылмый үзенең иңендә
Ил данын күтәргән язмышлар.
Вакытлар үтүгә сүрелеп,
Сүнәләр иң якты балкышлар.
Сүнмиләр, яктылык сибәләр
Көрәштә кабынган язмышлар.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан 7 нче класс укучылары “Бөек Ватан сугышы чорында Татарстан” дип исемләнгән проект өстендә эшлиләр. Шушы проект кысаларында “Барсы да фронт өчен, барсы да Җиңү өчен” дип исемләнгән стенд тәкъдим иттеләр. Укучыларның һәркайсы үзләренә тәкъдим иткән юнәлеш буенча чыгыш ясадылар. Алар якташ геройларыбыз, тыл хезмәтчәннәренең батырлыклары турында фикер алыштылар.
-
Китапханәче Ләйсән Рәисовна Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап әңгәмә үткәрде 29.01.2015

29 нчы январьда башлангыч класс укучылары, башлангыч класслар атналыгы кысаларында, авыл китапханәсенә экскурсиягә бардылар. Китапханәче Ләйсән Рәисовна Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап әңгәмә үткәрде һәм фронтовик-язучы Абдулла Алиш иҗаты, язучының әсәрләре белән таныштырды. Укучылар бик кызыксынып тыңладылар. Соңыннан 70 еллыкка багышланган күргәзмә һәм сугыш турында китаплар белән таныштылар.
-
Рәис Сафин белән очрашуда 28.01.2015

28 нче январь көнне, Носы мәктәбенең яшь язучылары, шагыйрь Рәис Сафин белән очрашуда катнаштылар. Очрашуда шагыйрь, үзенең тормыш юлы, иҗаты турында сөйләде, яңа шигырьләре белән таныштырды. Укучыларга үзенең теләк-ниятләрен җиткерде.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чангы ярышлары 28.01.2015

27 гыйнвар көнне Носы мәктәбе чаңгы трассасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чангы ярышлары булы узды.
Положение буенча, 5-7 класс укучылары кимендә 2км, 8-9 класс укучылары 3км ара узырга тиеш иде. Кайсы класс иң күп ара уза- шул җиңүче.
Нәтиҗәдә 5 класс(6 укучы)- 46круг, 6 кл.(10 укучы)- 74, 7 кл.(6 укучы)- 71, 8 кл.(10 укучы)- 92, 9 кл.(8укучы)- 43 круг шудылар.
7 класс укучылары үзләренең тырышлыклары нәтиҗәсендә 1 урынга яуладылар һәм класс белән боз сараена бару мөмкинлеге белән бүләкләнделәр. -
Сегодняшняя тренировка прошла на хоккейной площадке Шушмабашской школы. 28.01.2015

Январь- самый разгар хоккейного сезона. Наши учащиеся каждый день на хоккейной коробке готовятся к предстоящим соревнованиям.
Сегодняшняя тренировка прошла на хоккейной площадке Шушмабашской школы. Юные хоккеисты тренировались, играли с желанием, делились опытом, ведь знания и опыт играют немаловажную роль в будущей спортивной жизни ребёнка. -
Сафиуллина Флера апаны кунакка чакырдылар 28.01.2015

Сугыш чыккан көнне хәтерлим мин,
Бүгенгедәй ачык хәтерлим.
Күзе яшьле, hаман көлеп торган
Йөзе кырыс иде әтинең.
28 январь көнне башлангыч класс укучылары сугыш чоры баласы булган Сафиуллина Флера апаны кунакка чакырдылар. Ул үзенең балачагы, авыр еллар, әтисенең сугыштан кайтмыйча калганын һәм гомере буе аны сагынып, әтиле балаларга кызыгып яшәве турында сөйләде. Укучылар Флера апага үзләренең сорауларын бирделәр. Сугыш һәм тынычлык турында җырлар җырладылар.
-
Җиңү турында шигырьләр 27.01.2015

Башлангычлар атналыгының икенче көнендә укучылар сугыш һәм тынычлык, Җиңү турында шигырьләр сөйләделәр. Шигырьләрне тыңлаучылар сугышның җимерүче, күз яше түктерүче, миллионлаган кешеләрнең гомерен өзүче зур афәт икәнен тагын бер кат күңелләреннән үткәрделәр. Кирәкми безгә кан кою, Кирәкми безгә сугыш. Безнең теләк якты, матур Тыныч хезмәт һәм тормыш.
-
26 январьдан 31 январьга кадәр безнең мәктәптә “Башлангыч класслар” атналыгы бара. 26.01.2015

26 январьдан 31 январьга кадәр безнең мәктәптә “Башлангыч класслар” атналыгы бара. Ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланып үтә. ачык дәрес үткәрелде. Дәресләр бик кызыклы һәм җанлы үтте.
-
“27 январь – Ленинград блокадасын тулысынча өзү көне” 26.01.2015

Башлангыч класслар атналыгының беренче көнендә, балаларда өлкән буын вәкилләре – Бөек Ватан сугышы ветераннары үрнәгендә патриотизм тойгысы, гражданлык хисләре тәрбияләү максатыннан, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата “Җиңү язын якынайтты Сезнең батырлык” һәм “27 январь – Ленинград блокадасын тулысынча өзү көне” темаларына әңгәмәләр үтте.
-
Студентлар белән очрашу. 26.01.2015

24 гыйнвар көнне, Носы төп мәктәбендә, төрле уку елларында мәктәпне тәмамлаган студентлар белән очрашу булды. Югары сыйныф укучылары аларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Студентлар үз чиратында аларга уку йортлары, нинди белгечлек буенча укулары, теге яки бу уку йортына кергәндә кайсы фәннән экзамен бирүләре турында сөйләделәр. Югары сыйныф укучыларына теләк-фикерләрен җиткерделәр.

















