Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 29 ученика/ Бездә укыйлар: 29 укучы |
| У нас учат: | 12 учителя/ Бездә укыталар: 12 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 291 292 293 294 295 ( 296 ) 297 298 299 300 >>
-
Пешәнгер башлангыч мәктәп-балалар бакчасында 19.03.2015

18 нче март көнне, Пешәнгер башлангыч мәктәп-балалар бакчасында, балалар бакчасы тәрбиячеләренең республика семинары булып узды.Әлеге семинар “Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыруда проект эшчәнлеге”дигән тема кысаларында үтте.Семинар барышында, тәрбияче-укытучылар тәҗрибә уртаклаштылар һәм яңача белем бирү стандартлары буенча фикер алыштылар.
-
“Хәрәкәттә-бәрәкәт” исемле театр куйдылар. 18.03.2015

Беркемгә дә сер түгел, хәзер балалар саф һавада азрак уйныйлар, компьютер янында озаграк утыралар. Сәламәт яшәү рәвешенә өндәү максатында, Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары барлык авыл халкы каршында “Хәрәкәттә-бәрәкәт” исемле театр куйдылар.Иң әһәмиятлесе:Сәламәтлек театрында һәр бала да катнашты,беркем дә читтә калмады.
-
“Әлифба бәйрәме” 17.03.2015

И, Әлифбам, син тәүге фәннәрнең
Тәүге баскычы.
Син кадерле, син туган телемнең
Алтын ачкычы.
17 мартта мәктәбебездә 1 класс укучылары үзләренең беренче җиңүләрен – Әлифбаны тәмамлауларын бәйрәм иттеләр. Бәйрәмдә алар үзләре алган белемнәрне, укый-яза белүләрен, җырга осталыкларын күрсәттеләр. Аларны беренче җиңүләре белән, әти-әниләр, мәктәп дирекциясе, класс җитәкчесе котладылар, бүләкләр тапшырдылар. Ә 1 класс укучылары алга таба тагын да тырышып укырга, яңа җиңүләргә ирешергә сүз бирделәр. “Әлифба бәйрәме” бик күңелле, матур узды.
-
Ярминкәдә 16.03.2015

14 мартта Шушмабаш авыл җирлеге Казанда язгы ярминкәдә катнашты. Ярминкәдә Носы мәктәбе коллективы да үзләре әзерләгән продукцияне сатты.
-
Имтиханга әзерлек. 16.03.2015

9 класс укучылары имтиханнарга әзерләнәләр.
-
Сөләйман Латыйповның “Кодалар-кодачалар”спектакле куелды. 13.03.2015

11 нче март көнне Носы мәдәният йортында Сөләйман Латыйповның “Кодалар-кодачалар”спектакле куелды. Бу спектакльне оештыруда авыл үзешчәннәре белән беррәттән, мәктәп коллективы да актив катнашты. Алар үзләренең рольләрен бик оста уйнадылар. Авыл халкы аларны көчле алкышларга күмде.
-
В консультациях по русскому языку. 13.03.2015

В консультациях по русскому языку учащиеся 9 класса готовятся к ОГЭ.
-
Химиядән сынау имтиханы. 12.03.2015

Химия, биология атналыгы кысаларында 11 мартта химиядән сынау имтиханы уздырылды.
-
“Күрү анализаторы”. 12.03.2015

Мәктәбебездә химия, биология атналыгы башланды. Гөлүзә Бариевна 8 класста биологиядән “Күрү анализаторы” темасына ачык дәрес күрсәтте. Дәрестә парларда эшләү алымнары, сингапур структурасы уңышлы кулланылды. Укытучы дәрес барышында флеш анимацияләрдән, видео фрагментлардан уңышлы файдаланды.
-
Арча балында. 12.03.2015

11 нче март көнне 7-8 класс укучылары Арча мәдәният йортында үткәрелгән Арча балында катнашып кайттылар.Бу кичәдә укучылар 19 нчы гасырда биегән биюләрне башкардылар.Безнең укучылар шул гасырдагы вальс биюе белән “искиткеч пар”дигән номинациядә җиңү яуладылар.

















