Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 291 292 293 ( 294 ) 295 296 297 298 299 300 >>
-
Җиңүнең 70 еллыгына багышлап 1-3 класста “Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый” дигән темага класс сәгате үтте. 07.02.2015

Җиңүнең 70 еллыгына багышлап 1-3 класста “Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый” дигән темага класс сәгате үтте. Укучылар мәктәп музеена кереп, безнең авылдан Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында альбом карадылар, музей белән таныштылар.
-
Җиңү җиңел килмәде. 06.02.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланаган чаралар уздыру дәвам итә.
5 нче февраль көнне 9 класс укучылары авыл китапханәсендә очрашу үткәрделәр. Китапханәче Ләйсән Рәисовна “Җиңү җиңел килмәде” дигән темага әңгәмә үткәрде.
-
Башлангыч класс укучылары дәресләрдән соң, ялгыз әби-бабайларга булышалар. 06.02.2015

Башлангыч класс укучылары дәресләрдән соң, ялгыз әби-бабайларга булышалар. Аларның хәлләрен белешәләр, өй эшләрендә булышалар, кар көриләр. Өлкәннәр мондый игътибарга бик шатланып, сөенеп, рәхмәт укып калалар.
-
В спортивном комплексе ДСЮШ "Арча" 05.02.2015

3 февраля в спортивном комплексе ДСЮШ "Арча" прошли соревнования по вольной борьбе(отборочный турнир). Из нашей школы приняли участие учащиеся 9 класса- Залялиев Рузаль и Махмутов Ханиф. В своих весовых категориях заняли призовое место и попали в состав сборной команды Арского района по вольной борьбе для участия в лично-командном Первенстве Республики Татарстан в зачёт Х Спартакиады учащихся РТ. Молодцы!
-
6 нчы класс укучылары арасында “Иң чиста көндәлек” рейды үткәрелде. 04.02.2015

6 нчы класс укучылары арасында “Иң чиста көндәлек” рейды үткәрелде. Бу рейдта Заһидуллина Инзилә, Тухфатуллина Динара, Шакирова Аида, Яруллина Эльмираның көндәлекләре үрнәк көндәлекләр буларак бәяләнде. Әфәрин, кызлар!
-
Башлангыч сыйныф укучылары һәр атнаның сишәмбе көнендә газета –журналларга күзәтү ясыйлар. 03.02.2015

Башлангыч сыйныф укучылары һәр атнаның сишәмбе көнендә газета –журналларга күзәтү ясыйлар. Классташларын яңа төр газета-журналлар, районыбыздагы, илдәге яңалыклар белән даими таныштырып баралар. Укучылар яңа төрдәге газета-журналларны, бер-берсеннән күреп, үз өйләренә яздыртып укый башладылар.
-
В Ледовом дворце 02.02.2015

31 января в Ледовом дворце Арского района прошли соревнования по хоккею с шайбой среди юношей 1999 г.р. и младше. Наши юноши- Сагитов Ильхам, Михайлов Рамиль, Габделганиев Раниль, Самигуллин Рафиль, Николаев Ринат в одной команде с учащимися Шушмабашской школы приняли участие в этих соревнованиях. Игра была захватывающая, команда играла на высоком уровне и заняла 4 место не смотря на то, что в составе только один участник 1999 г.р., а остальные младше.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап рәсем конкурсы 31.01.2015

Башлангыч класслар атналыгында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап рәсем конкурсы игълан ителгән иде. Атна ахырында бу рәсемнәрдән күргәзмә оештырылды. 31 январьда башлангыч класслар атналыгына йомгак ясалды. Укучылар атна дәвамында шигырь, рәсем конкурсларында, җыр һәм очрашу кичәләрендә, әңгәмәләрдә, ачык дәресләрдә актив катнаштылар.
-
Ногманова Гөлүзә Закаровна 2 һәм 4 классларда, математикадан “Түгәрәк” йөзләрне кушу”, “Баганалап бүлү алгоритмы” темалары буенча ачык дәрес күрсәтте. 31.01.2015

31 нче январьда, башлангыч класслар атналыгы кысаларында, үзара тәҗрибә уртаклашу максатыннан, башлангыч сыйныфлар укытучысы Ногманова Гөлүзә Закаровна 2 һәм 4 классларда, математикадан “Түгәрәк” йөзләрне кушу”, “Баганалап бүлү алгоритмы” темалары буенча ачык дәрес күрсәтте. Дәрестә күп төрле эш алымнары, ИКТ, Сингапур методикасы кулланылды.
-
“Батырларның даны мәңгелек!” 30.01.2015

Башлангыч класслар атналыгы кысаларында класстан тыш чаралар дәвам итә. 30 январьда башлангыч класс укучылары “Батырларның даны мәңгелек!” дип исемләнгән җыр кичәсе үткәрделәр. Кичәдә сугыш, Җиңү, тынычлык турында җырлар яңгырады. Укучылар җырларны зур осталык белән башкардылар.
Бәхетләре булсын җирдә һәр кешенең
Күге аяз, җире гел чәчәк.
Һәммәбезгә - сезгә, безгә, илгә
Без телибез якты киләчәк.

















