Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018, РТ, Арский район, с. Наласа, ул. Молодежная, д. 91 |
| Телефон: | +7(843)-665-02-22 |
| E-Mail: | Snal.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Наласинская СОШ" |
| Руководитель: | Гиззатуллин Булат Нафикович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 учеников |
| У нас учат: | 17 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 ( 207 ) 208 209 210 >>
-
Башлангычларда икеләтә бәйрәм. 22.10.2014

Бүген башлангыч класслар өчен икеләтә бәйрәм булды. Беренчесе- 2 класс укучыларын "Карлыгач" оешмасына алу. Икенчесе- "Көз бәйрәме". Һәр класс бик матур чыгыш ясады.
-
Көзнең гүзәл мизгелләре. 21.10.2014

Табигый материаллардан эшләнгән картиналар күргәзмәсе оештырылды. Барлык класс укучылары да актив катнашты.
-
Cөмбелә ярминкәсе. 20.10.2014

20 октябрь көнне 11 класс укучылары мәктәп күләмендә "Сөмбелә ярминкәсе" үткәрделәр. Ярминкә Һәркемгә бик ошады. Укучыларыбыз шулай үзләренең чыгарылыш кичәсенә акча эшлиләр.
-
Язучы белән очрашу. 15.10.2014

Бүген мәктәбебездә Наласа авылы кызы-язучы Гүзәл Әдһәм белән очрашу булды.Әдибә кичәгә үзенең гаиләсе белән кайтты. Коллектив авылдаш язучысын җылы каршы алды. Очрашу бик күңелле узды.
-
Кул көрәше. 11.10.2014

11 октябрь көнне мәктәбебез укучылары район күләмендә үткәрелгән кул көрәшендә көч сынаштылар. Команда районда 2нче урын яулады. Җитәкчеләре- физкультура укытучысы- Ильфат Рәшитовичка олы рәхмәтебезне белдерәбез. Егетләр һәм кызларыбызга Республика ярышларында уңышлар телибез!!!
-
Мәктәп коллективы Г.Камал театрында. 09.10.2014

9 октябрь көнне мәктәп коллективы укытучылар көне уңаеннан Г.Камал театрына "Диләфрүз - REMAKE" спектаклен карарга барды..
-
Юбилей кичәсе. 08.10.2014

Башлангыч класслар укытучысы Наҗия Зәйнәгытдиновнага- 55 яшь!
Мәктәп сукмакларын урый – урый, Юбилей да җиткән, рәхим ит! “Хатын – кызның яшен сорамыйлар”, - Күңел һаман 18 дә бит! Киләчәктә тагын бик күп еллар, Язсын иде гомер итәргә, Насыйп булсын саулык, шатлык белән Тормыш ямен тоеп яшәргә! Чын күңелдән Сезне шушы олы Бәйрәм белән тәбрик итәбез, Бүген Сезгә, Наҗия апа , иң – иң изге Теләкләрне бүләк итәбез! -
Корруциягә каршы эшчәнлек. 06.10.2014

Коррупциягә каршы стенд эшләнелеп, еллык план төзелде.
-
Участок инспекторы белән очрашу. 03.10.2014

3 нче октябрь көнне 7-11 класс укучылары белән очрашуга участок инспекторы Зөбәеров Ильнар Ильфат улы, полиция капитаны Йолдыз Рөстәмовна килде. Алар укучыларны үтәлергә тиешле законнар белән таныштырдылар.
-
Өлкәннәр һәм укытучылар бәйрәме. 02.10.2014

2 нче октябрь көнне мәктәп күләмендә Өлкәннәр һәм Укытучылар көннәре уңаеннан бәйрәм концерты булды.
Сезнең тормыш юлы матур тарих,
Күпләр өчен үрнәк булырлык.
Рәхмәт, дибез, сезгә чын йөрәктән,
Сезнең гомер — безнең горурлык.
***


















