Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018, РТ, Арский район, с. Наласа, ул. Молодежная, д. 91 |
| Телефон: | +7(843)-665-02-22 |
| E-Mail: | Snal.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Наласинская СОШ" |
| Руководитель: | Гиззатуллин Булат Нафикович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 учеников |
| У нас учат: | 17 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 ( 202 ) 203 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
Егетләр сынатмады 07.02.2015

Көрәшче егетләребез кабат җиңүче! 7 февральдә " Акбарс агрокомплексы" җитәкчесе призына яшүсмерләр арасында уздырылган татар-башкорт көрәш бәйгесендә 75 кг кадәр авырлыкта Сираҗиев Азат, 80 кг югары авырлыкта Шәмсетдинов Ранис I урынны яуладылар. Аларга киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Кошлар - безнең дуслар. 05.02.2015

6 нчы февральдә "Кошлар - безнең дуслар" исеме астында кош ояларына һәм җимлекләргә конкурс узды. Конкурска барысы 51 эш килде. Укучыларның эшләре бай фантазия белән башкарылган. Жюри членнарына җиңүчеләрне билгеләү бик кыен булды.
-
Математик башваткыч 04.02.2015

Математика атналыгына багышланган чаралар дәвам итә. Бүген математика укытучысы Галиуллин Г.М. 8-11 класс укучылары арасында "Математик башваткыч уздырды. Чара бик мавыктыргыч һәм күңелле үтте.
-
"Киләчәккә билет" конкурсы 03.02.2015

Район мәшгульлек үзәге "Киләчәккә билет" дигән исем астында мәктәп укучылары арасында иншалар конкурсы уздырган иде. Конкурсның нәтиҗәләре билгеле булды.Алар бик куанычлы: мәктәбебез укучылары призлы урыннарга лаек булып, грамоталар һәм рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Габдрахманов Рафил, Хәсәнова Алия, Шагисламов Илсаф һәм Нәҗметдинов Ниязны чын күңелдән тәбрик итәбез, киләчәктә уңышлар телибез.
-
Күңелле очрашу. 31.01.2015

30нчы гыйнвар көнне мәктәбебездә Ильяс Халиков белән очрашу булды. Әлеге очрашу чын тәрбия дәресе буларак үткәрелде. Укучыларга матур итеп җырлавы, өздереп гармунда уйнавы, итәгатьле сөйләве бик ошады. Әти- әниләргә, укытучыларга, өлкәннәргә карата ихтирам хисләре турында әңгәмә оештырылды.
-
Ярышлар 31.01.2015

Мәктәбебез укучылары Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Сәламәтлек спартакиадасы" кысаларында уздырылган көрәш бәйгесендә уңышка ирештеләр. 70 кг кадәр авырлыкта Сираҗиев Азат III урын, 75 кг югары авырлыкта Шәмсетдинов Ранис II урын яуладылар.
Шул ук көнне Фәнил Гәрәфиев истәлегенә багышланган пневматик винтовкадан ату ярышында Йосыпов Илназ I урынга лаек булды.Җиңүчеләрне тәбриклибез!
-
Физика- математика атналыгы . 28.01.2015

28январь- 6 февраль көннәрендә мәктәбездә физика- математика атналыгы үткәрелә. Әлеге атналыкка күп кенә чаралар планлаштырыла.бүген физика укытучысы Гайфуллин Р.Ф. 7-11 нче сыйныф укучылары арасында "Физик марафон"үткәрде.
-
Методик берләшмә утырышы. 26.01.2015

26 нчы декабрь көнне башлангыч класс укытучыларының методик берләшмә утырышы узды.Утырышта балалар бакчасы тәрбиячесе дә катнашты.Ул балалар бакчасында ФГОС буенча алып барылган эшләр белән таныштырды, башлангыч класс укытучысы Рәфыйкова Г.Д. укучылар сөйләмендәге кимчелекләр һәм аларны кисәтү алымнары турында чыгыш ясады.
-
Чаңгы ярышында. 26.01.2015

26 январь көнне мәктәбебез укучылары Яңа Кырлайда үткәрелгән чаңгы ярышында уңышлы чыгыш ясадылар.
-
Туган телем язмышы. 23.01.2015

"Туган телем язмышы" исеме астында барлык классларда да тәрбия дәресләре үткәрелде. Укучыларга туган телнең ни дәрәҗәдә якын, кадерле булуы аңлатылды.


















