Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Наласа, ул.Центральная, д. 76 |
| Телефон: | (884366) 50-1-10 |
| E-Mail: | dsnalasa.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Наласинский детский сад " |
| Руководитель: | Гафурова Эльмира Рашатовна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников / 36 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 3 педагога / 3 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 ( 54 ) 55 56 57 58 59 60 >>
-
“Татарча диктант” белем тикшерү акциясе 16.10.2023

2023 елның 13 октябреннән 15 октябренә кадәр “Татарча диктант” белем тикшерү акциясе узды.Бөтен дөнья «Татарча диктант» язды.
Акция бөтен дөнья буйлап яшәүче татарларны берләштерүгә, татар әдәби телен белү белән кызыксынуны арттыруга, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерүгә, татар теленә булган мәхәббәтне арттыруга юнәлдерелгән. Быел Бөтендөнья акциясе сигезенче тапкыр узачак. Бүгенге көндә “Татарча диктант” Татарстан Республикасында, Россиядә һәм чит илләрдә яшәүче татарларны берләштерүгә ярдәм итә торган акцияләрнең берсе. 2022 елда акция 31 илдә һәм Россиянең 74 төбәгендә яшәүче ватандашларыбыз катнашында узды.Диктантны трансляцияләү «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында узды.
“Татарча диктант” белем тикшерү акциясенә без дә кушылдык! -
Әтиләр көне белән! 15.10.2023

Кадерле әтиләребез һәм бабайларыбыз!
Бу атнаны, якшәмбе көнне илебездэ Әтиләр көне билгеләнеп үтелде. Сезнең җилкәләрегездә бөтен дөнья кайгылары булсалар да, бераз ял итеп алырга онытмагыз. Шуның өчен без балалар белән бергә укырга мөмкин булган китаплар җыелмасын тәкъдим итәбез.
*2021 елда Россия Президенты тарафыннан расланды -
Котлы булсын туган көннәрегез!!!! 13.10.2023

Котлы булсын туган көннәрегез
Көлеп торсын һәрчак күзләрегез.
Матур булсын тормыш юлларыгыз,
Сез бит безнең матур гөлләребез.
Бүген бакчабызда балалар белән Хәмзәне туган көне белән котладык. "Ак калач" җырладык, биедек, уйнадык һәм матур теләкләр әйттек.
Балалар теләгән теләкләр, алла бирса, кабул булсын

Хәмзәгә озын гомер, сәламәтлек, әти- әни тигезлегендә бәхетле бала булып үссен дип теләп калабыз!


-
Мәртәбәле кунаклар! 12.10.2023

Мәртәбәле кунаклар!
Кичә, 11 октябрь көнне, Наласа авыл җирлеге “Ватаным Татарстан” газетасы редакциясен кабул итте.
Кунаклар арасында Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәт, якташ язучыбыз Риман Гыйлемханов та бар иде. -
"Көзге калейдоскоп" бәйгесе 11.10.2023

Бакчабызда "Көзге калейдоскоп" бәйгесе игълан ителгән иде. Шул уңайдан бик матур кул эшләреннән күргәзмә оештырдык . Әти-әниләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
"Үз кулларыбыз белән" 10.10.2023

Өлкәннәр декадасы уңаеннан әби-бабаларыбызга үз кулларыбыз белән ясаган бүләкләрне тапшырдык.
-
Коллектив белән театрга бардык! 09.10.2023

Коллективыбыз белән Әтнә дәүләт драма театрында А.Файзинең "Акчарлаклар" спектаклен карап кайттык.Татар театр сәнгатенең бай тарихы, матур традицияләре бар. Ул күп тармаклы зур дәрьяны хәтерләтә. Дәрья башы бик борынгы заманнарга барып тоташа. Милли театрның беренче яралгылары халык уеннарында, җыен, сабантуй кебек бәйрәмнәрдә, туй йолаларында күренә.
-
"Бакчабыз тирәсендә өмә!" 06.10.2023

Бакчабыз тирәсендә бүген көзге өмәгә чыктык#Җәй буе безне шатландырган, хәзер бераз көзге кырауга бирешкән чәчәк чүлмәкләрен чәчәкләреннән арындырып, киләсе язга әзерләп куйдык. 06 ОКТЯБРЬ җитүгә карамастан чәчәкләребез бик матур торалар

-
"Бәйрәм күргәзмәләре" 05.10.2023

Төркемнәрдә өлкәннәр көненә багышланган фото күргәзмәләр оештырылды.
-
Яраткан әби-бабаларыбызга үзебез ясаган бәйрәм бүләге!!! 04.10.2023

Яраткан әби-бабаларыбызга үзебез ясаган бәйрәм бүләге!!!
Катаям, дип, һич тә хафаланмагыз сез,
Өлкәннәрдә акыл – сабырлык.
Киңәш – ярдәм кирәк булган чакта,
Әле дә сез бар үрнәк алырлык.
Безнең кайгы сезнең кайгы булды,
Безнең уңышларга куандыгыз.
Үткәннәрегез җинел булмаса да
Киләчәгегез булсын матур гөл!











