Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 371 372 373 374 375 376 377 378 379 ( 380 ) >>
-
Военно-спортивный праздник "А ну-ка, парни!" 20.02.2015

Патриотическое воспитание подрастающего поколения всегда являлось одной из важнейших задач современной школы, ведь детство и юность – самая благодатная пора для привития священного чувства любви к Родине. 20 февраля в нашей школе прошел конкурс смотра строя и песни, посвященный "Дню защитника Отечества" среди 9-11 классов. Все классы хорошо подготовились и выступили прекрасно. Затем прошел военно-спортивный праздник "А ну-ка, парни!", к этому празднику был приглашен учитель-пенсионер Абдуллин Вольмир Фатыйхович. Юноши 9-11 классов состязались по следующим видам: разборка и сборка АК, перетягивание каната, поднятие гири и т.д.. Поздравляем всех участников соревновании с наступающим "Днем защитника Отечества" и желаем крепкого здоровья и успехов в учебе!!!
-
“Кызыл китап ни сөйли?” 19.02.2015

19 февраль көнне Яңа Иябаш авылы башлангыч мәктәбендә Яңа Кырлай китапханәсе мөдире Әхмәтҗанова Н.Н. белән берлектә 1-4 класс укучылары белән “Кызыл китап ни сөйли?” дип исемләнгән экология дәресе узды. Кичә укучыларны сәламәт яшәү серләренә төшендерү, үзебезнең төбәктә үскән шифалы үләннәр белән таныштыру, аларны куллана белергә өйрәтү, җирлегебез табигате, экологиясе, ”Кызыл китап” белән (Татарстан, Арча районы ) таныштырып, кызыксыну тәрбияләү максатыннан үткәрелде. Кичә 4 өлештән торды :
-Саф һавалы туган җирем,туган як табигате.Табигатькә,үзеңнең һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең сәламәтлегенә сакчыл караш.
- Арча районы “Кызыл китабына” презентация,
-викторина сорауларына җаваплар,
-рәсемнәр (сәламәтлек,экология темасына)конкурсына йомгак.
Кичәгә йомгак ясап, актив катнашкан укучылар, яшь экологлар билгеләнде.
-
А ну-ка, мальчики! 19.02.2015

Под руководством учителя физической культуры Шакирова И.З. и преподавателя-организатора ОБЖ Галимжанова Ф.М.. 19 февраля были проведены конкурс смотра строя и песни, военно-спортивные состязания для учащихся 5-8 классов. Цель мероприятия: воспитывать у учащихся любовь к своей Родине, стремление стать ее достойным защитником, способствовать развитию умения работать в коллективе, развивать физические качества.
-
Архив битләреннән ... 18.02.2015

Мәктәбебездә Яңа Кырлай Г.Тукай музее хезмәткәрләре еш була. 18 нче февраль көнне алар 6-8 класс укучылары өчен "Архив битләреннән" исемле телдән журнал оештырдылар. Бу очрашуда укучыларга Бөек Ватан сугышы чорындагы тормыш-яшәеш турында сөйләделәр, 1941-1945 елларда өлкә газеталарында чыккан мәкаләләр белән таныштырдылар. Очрашу бик файдалы булды.
-
"Каләмне корал итеп" 18.02.2015

Бүген Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата һәм Әдәбият елы уңаеннан татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәтгалиева Э.А. "Каләмне корал итеп" дигән темага кичә үткәрде. Кичәнең беренче өлешендә Бөек ватан сугышында катнашып, туган ягына исән-сау әйләнеп кайтып, Яңа Кырлай урта мәктәбендә 30 ел физика-математика укыткан бабасы Әхмәров Рәфкать абыйның истәлекләре белән таныштырды. Кичәнең икенче өлешендә Бөек Ватан сугышында катнашкан татар әдипләре белән таныштырды, презентация күрсәтте.
-
Муса Җәлил – патриот шагыйрь! 17.02.2015

Яңа Иябаш авылы башлангыч мәктәбендә Муса Җәлил иҗатына багышланган шигырь бәйрәме узды. Муса Җәлил дөньяның горурлыгы, күп милләтле әдәбиятның, бөтен прогрессив кешелек культурасының мактанычы. Аның “Моабит дәфтәре” циклы шигырьләрендә батырлык рухы һәм ихтыяр көче ташып тора. Алар Ватанга, халыкка тирән мәхәббәт, хак эшнең тантана итәчәгенә ышаныч белән сугарылганнар. Тирән мәгънәле, искиткеч нәфис, ялкынлы бу шигырьләрне укыганда, Муса Җәлилнең батырлыгына, рухи сафлыгына, намуслылыгына сокланмый мөмкин түгел! Ул миллионнар өчен яшәү үрнәге булып әверелде.
-
“Әфган җилләре...” 17.02.2015

16 февраль көнне мәктәбебездә Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруның 26 еллыгына багышланган Батырлык дәресе үтте. Тарих укытучысы Шиһапова Г.Х. дәрестә ерак Әфган җирендә гомерләре өзелеп, мәңге яшь булып калган солдатлар, ул дәһшәтле көннәрнең шаһиты булып яшәүче исәннәр хакында, бу сугыштан исән-сау кайтучылар турында сөйләде. Без аларның батырлыгы белән горурланабыз.
-
Гашыйклар көне 16.02.2015

14 февраль көнен бар дөнья Гашыйклар көне буларак билгеләп үтә. Әлеге көннең ерак гасырларга киткән истәлекле, матур тарихы бар. Безнең эраның 269 елында Рим императоры армиясендә солдатлар санын саклап калу ниятеннән аларны өйләнүдән тыя. Әмма бу гына яшь солдатларга гашыйк булуга, гаилә коруга киртә була алмый. Шул ук вакытта гашыйклар яклы христиан рухание Валентин яшьләрне кавыштырып йөрүдә төп рольне уйнаучы була. Моны белеп алган император Валентинны үтерергә куша. Тоткында торганда Валентин үзе дә төрмә начальнигы кызына гашыйк була һәм аңа хат яза. Әмма әлеге хатны Валентинны үтергәннән соң, 14 февраль көнне тапшыралар. Хатта Валентин үзенең мәхәббәте турында язган була. Шуннан бирле бар гашыйклар бу көнне бер-берсенә мәхәббәтләрен аңлатып хат язалар, бүләкләр бирешәләр. Безнең мәктәптә дэ бу көн билгеләп үтелде, укучылар бер-берсенә “валентинкалар” яздылар. Кичен 14 февраль көнне Яңа Кырлай мәдәният йортында 8-11 класс укучылары өчен бәйрәм дискотекасы оештырылды. Укучылар туйганчы биеделәр, 10 класс укучылары әзерләгән уеннарда катнаштылар.
-
Татар теле һәм әдәбияты, тарих атналыгы 14.02.2015

Бу атнада мәктәбебездә татар теле һәм әдәбияты, тарих атналыгы узды. Атналыкта төрле чаралар үткәрелде. Чаралар Әдәбият елына һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Чараларда барлык класс укучылары да актив катнаштылар. Атналыкка йомгак линейкада ясалачак.
-
“Туган телнең пар канаты” 13.02.2015

13 нче февраль көнне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зарипова М.Р. мәгърифәтче, галим һәм язучы Каюм Насыйри тууына 190 ел тулуга багышлап “Туган телнең пар канаты” исемле кичә үткәрде. Кичәдә 5-8 класс укучылары катнашты. Алар бик эчтәлекле газеталар чыгардылар, төрле биремнәр үтәделәр. Укучылар кичәдә бик теләп катнаштылар.













