Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 371 372 ( 373 ) 374 375 376 377 378 379 380 >>
-
Өмәләр гөрли! 29.04.2015

29 апрель көнне Иске Иябаш башлангыч мәктәбендә өмәләр гөрләде. Әйләнә-тирәне тәртипкә китерергә әниләр дә бик теләп булышты.
-
Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан шигырь бәйрәме 27.04.2015

Бүген Арчада Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан шигырь бәйрәме узды. Бәйрәмгә Казаннан Татартсан язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан җитәкчелегендә бер төркем язучылар кайтты. Алар арасында төрки телле Яшь язучылар корылтае делегатлары да бар иде. Кунакларны район җитәкчесе Илшат Нуриев каршы алды һәм озатып йөрде. Башта алар Арчаның үзәк мәйданында халык язучылар һәйкәлләренә чәчәкләр салды, соңгы елларда традициягә әйләнгән Тукай марафонына старт бирделәр. Марафонда катнашырга тирә–як районнардан һәм Казаннан да спортчылар килгән иде. Арасында якташыбыз, “ТНВ” каналының “Хәбәрләр” тапшыруы редакторы Данил Гыйниятовның булуы һәм аның үз яшьтәшләре арасында 3 нче урын яулавы аеруча сокландырды.
Кунаклар Яңа Кырлайда шигырь бәйрәмендә катнашты һәм чыгыш ясады. Анда да бәйрәмне бизәп төрле күрше районнардан иҗат коллективлары килгән иде. Бәйрәм барышында районда Габдулла Тукай конкурсы җиңүчеләренә (иң яхшы җырчылар, шигырь сөйләүчеләр, шигырь иҗат итүчеләр) дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Алар үзләре дә бик матур чыгышларын бүләк итте. Район җитәкчесе бәйрәм белән котлап, арчалылар киләчәктә дә Тукай рухына тугры булып, туган телебез, мәдәниятебез, гореф–гадәтләребез сагында уяу торачак, дип белдерде. Әдипләр музей паркында агачлар утыртты, соңыннан Кушлавыч авылында булып, Тукай белән бәйле урыннарга сәяхәт кылдылар.
-
Тукае булган халык бәхетле! 26.04.2015

26 апрель – татар шагыйре Габдулла Тукай туган көне – Татарстанда күркәм традициягә әверелеп, Туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне Казанда елдагыча Тукай һәйкәлләренә чәчәкләр китерделәр һәм шәһәр үзәгендә Шигърият бәйрәме узды. Бәйрәм сәхнәсеннән республика җитәкчелеге исеменнән татарстанлыларны һәм башкала кунакларын сәламләп, Туган тел көне белән котлау сүзләрен Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җиткерде. “Инде дистә еллар без 26 апрель көнне бөек шагыйребез истәлеген хөрмәт итеп, Шигърият бәйрәменә җыелабыз. Безне кар да, яңгыр да куркытмый, чөнки Тукайга мәхәббәтебез чиксез, аның иҗаты, әсәрләре бүген дә үзенең актуальлеген югалтмый. Тукай туган көнен Туган тел көне итеп үткәрү заманча тормышта аеруча әһәмиятле. Татарстанда без татар телен дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрдек, балалар бакчалары, мәктәпләрдә татар теле укытыла. Шулай ук башка милләтләргә дә үз ана телләрен өйрәнергә мөмкинлекләр тудырыла. Әйтик, Татарстан Халыклар дуслыгы йортында эшләүче Якшәмбе мәктәбендә бүген унсигез телне үзләштерергә була. Ана теле ул - безнең әби-бабаларыбыздан мирас булып калган хәзинә, һәм без аны сакларга тиеш. Татар телен белсәк кенә татар дигән милләт сакланып калачак. Шуңа күрә Тукай телен камил белик һәм бердәм булыйк!” - дип теләде Фәрит Мөхәммәтшин. Казанның балалар бакчалары һәм мәктәп укучылары музыкаль чыгышлары белән үрелеп барган бәйрәмдә Казахстан, Кабардин-Балкар, Чуашстан, Саха (Якутия) Республикалары, Дагыстан халыклары исеменнән дә Тукай туган көне уңаеннан җылы сүзләр әйтелде. “Татарстан – соңгы елларда халыкның тыныч-имин тормышын тәэмин иткән, икътисадын ныгыткан алдынгы төбәкләрдән берсе. Мин Татарстан тәҗрибәсен өйрәнер өчен инде икенче тапкыр Казанга киләм. Бу тырышлыкларның кадерен белегез дип әйтәсем килә. Тукай иҗаты белән дә мин яхшы таныш, ак сакаллы карт сыман акыллы фикерләрен укыганда, аларны 27 яшьлек егет язганына гаҗәпләнәсең, сокланасың. Мондый кешеләр халыкка пәйгамбәр итеп җибәрелгән, чөнки аларның йөрәге милләтнең бүгенгесен, киләчәген кайгыртып типкән. Татарларга беркайчан да үз ана телен һәм Тукайны онытмауларын телим!” - диде Дагыстан Республикасы башлыгы Рамазан Абдулатипов.
-
25 апреля 2015 года – «День добрых дел» 25.04.2015

В рамках добровольческой акции "Весенняя неделя добра" учащиеся нашей школы провели акцию «Добрый двор», была организована уборка и деятельность по благоустройству дворовых территорий, парков. Участники проекта «SаMоSтоятельные дети» и учащиеся 9 класса приняли участие в акции «Дорога к обелиску». Вооружившись необходимым инвентарем, ребята с удовольствием приводили в порядок территорию обелиска в селе Новый Кырлай и д.Новый Яваш.
-
Габдулла Тукайның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган IV Республикакүләм Габдулла Тукай укулары 24.04.2015

Габдулла Тукайның тууына 129 ел тулу, 2015 нче ел Россия Федерациясендә Әдәбият елы дип игълан ителү уңаеннан, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә татар халкының бөек шагыйре Г. Тукайның әсәрләрен пропагандалау һәм укучыларда фәнни-тикшеренү күнекмәләре, иҗадилык формалаштыру максатыннан, Габдулла Тукайның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган IV Республикакүләм Габдулла Тукай укулары 24 апрельдә безнең мәктәптә үткәрелде. “Габдулла Тукай төзегән җыентыкларның әдәбиятыбыз үсешендәге әһәмияте”, “Габдулла Тукай иҗатында тәрбия темасы”, “ Г.Тукайның тормышын һәм иҗатын өйрәнүче галимнәр эшчәнлеге”, “ Г.Тукай фотографияләрдә”, “Сабыйларның канатланыр вакъты мәктәпләрдә укыр чак булыр.(Г.Тукай) Укучыларның мәктәп темасына үзләре иҗат иткән кыска хикәяләре” дигән юнәлешләр буенча 5 төркемдә эш алып барылды. Бу чарада безнең 10 класс укучылары Рахимова Рүзилә (җитәкчесе Ахметгалиева Э.А.) “Габдулла Тукай төзегән җыентыкларның әдәбиятыбыз үсешендәге әһәмияте”, Шигапова Зөһрә (җитәкчесе Шигапова Г.Х.) “ Г.Тукай фотографияләрдә” юнәлешләрендә 3 урынга һәм Корбангалиева Илүсә (җитәкчесе Рахимова Р.И.) “Габдулла Тукай иҗатында тәрбия темасы” юнәлешендә 2 урынга лаек булдылар. Котлыйбыз аларны!
-
23 апрель - “Мәрхәмәтле сүзләр көне” 23.04.2015

Әдәбият елы уңаеннан һәм “Весенняя неделя добра” акциясе планы нигезендә 23 апрель - “Мәрхәмәтле сүзләр көне” буларак билгеләп үтелде. Белем һәм тәрбия бирү процессында укучыларда матур әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү, сөйләмнәрен ягымлы сүзләр белән баету, гомумән, укучылар арасында китап укуны пропагандалау максатыннан, классларда «Китап иленә сәяхәт”,”Китап – тормыш көзгесе”, “Китап галим – телсез мөгаллим!” дигән темалар астында тәрбия сәгатьләре узды.
-
23 апреля - Всемирный День книги 23.04.2015

Пусть книги друзьями заходят в дома,
Читайте всю жизнь, набирайтесь ума!
(С.Михалков)
Всемирный день книг и авторского права — отмечается ежегодно 23 апреля начиная с 1996 года. Всемирный день был провозглашён на 28-й сессии ЮНЕСКО 15 ноября 1995 года (Резолюция № 3.18). Дата была выбрана в память о том, что 23 апреля в 1616 году скончались Мигель Де Сервантес, Уильям Шекспир (по Юлианскому календарю), Инка Гарсиласо де ла Вега. Генеральная конференция ЮНЕСКО решила отдать в этот день дань уважения книгам и авторам, призывая всех, и особенно молодежь, находить удовольствие в чтении и уважать незаменимый вклад тех, кто содействовал социальному и культурному прогрессу человечества. Благодаря книге мы получаем, прежде всего, доступ к знаниям, идеям, духовным и моральным ценностям, к пониманию красоты и творческим достижениям человека. Носитель информации, основа образования и творчества, книга даёт возможность каждой культуре рассказать о себе, знакомит с обычаями и традициями разных народов. Книга — это окно в мир культурного многообразия, это мост, соединяющий разные цивилизации во времени и пространстве.
-
Акция «Георгиевская ленточка» 22.04.2015

Сегодня, 22 апреля, в рамках добровольческой акции "Весенняя неделя добра" стартовала акция «Георгиевская ленточка». Участники проекта «SаMоSтоятельные дети» раздавали Георгиевскую ленточку – символ военной славы всем желающим на улицах и посетили ветерана Великой Отечественной войны Валиева Ризвана Валиевича. По доброй воле прикрепляли Георгиевскую ленточку к одежде, публично демонстрируя своё уважение к воинам, сражавшимся за Отечество, всенародную гордость за Великую Победу. Оказали помощь ветерану ВОВ и пожилым людям села.
-
Г.Тукайның 129 еллыгын каршылап 21.04.2015

Г.Тукайга 129 ел тулу уңаеннан 5 класста китапханәче Фирдания Ансаровна «Тукай шигырьләре безнең күңелләрдә» темасы астында чара уздырды. Укучылар Г.Тукайның иҗатын өйрәнделәр, шигырьләрен яттан сөйләделәр.
-
Мәктәбебездә Тукай көннәре! 21.04.2015

Мәктәбебездә Г.Тукайның тууына 129 ел булу уңаеннан атналык башланып китте. Китапханәдә Г.Тукайның иҗаты буенча почмак ясалды.













