Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 381 ) 382 383 384 385 386 387 388 389 390 >>
-
"Гомерем минем моңлы бер җыр иде, Үлемем дә яңрар җыр булып." 13.02.2015

Муса Җәлил ... Бу исемне телгә алуга, күз алдына ниндидер гадәттән тыш кеше килгәндәй була. Ул – ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен курку белмәс көрәшче дә, үлемне ирләрчә батыр каршылаган каһарман да. Бүген китапханәче Фирдания Ансаровна, Муса Җәлилне искә алу көне уңаеннан, башлангыч класс укучылары белән шигырь сөйләү кичәсен уздырды. Аның шигырьләренә җырлар башкарылды. Кичәнең икенче өлешендә 5 класс укучылары белән Муса Җәлилнең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүгә багышланган әдәби викторина уздырылды.
-
Иртәнге зарядка 13.02.2015

Мәктәбебездә укучылар арасында иртәнге зарядка ясау гадәткә кереп бара. Бүген дә 1-7 класс укучылары күңелле музыка астында төрле күнегүләр эшләделәр. Укучылар бу акциягә бик теләп катнашалар. Иртәне күңелле зарядкадан башлау көн буена укучыларга күтәренке кәеф бирә.
-
“Сугыш беткәнгә дә 70 ел бар, ә күңелләр һаман яралы" 12.02.2015

12 нче февраль көнне мәктәптә Әдәбият елы уңаеннан “Сугыш беткәнгә дә 70 ел бар, ә күңелләр һаман яралы" исемле китап укучылар конференциясе булып узды. Конференциядә укучылар сугышта катнашкан язучылар турында, аларның әсәрләре турында сөйләделәр. Татар теле укытучысы Зарипова М.Р. аларга бу әсәрләрне укырга киңәш бирде. Конференция укучылар өчен бик файдалы булды.
-
Военно-патриотическая игра «ЗАРНИЦА» 12.02.2015

12 февраля в нашей школе прошел зональный этап военно-патриотической игры «Зарница», посвященной 70-летию Великой Победы. В игре участвовали 10 школ. В программу игры «Зарница» были включены конкурсы: интеллектуальный конкурс «Ратные страницы истории России», Стрелковая подготовка «Снайперы», «Метание гранаты в цель», «Минное поле», «Вынос раненого из-под обстрела», «Полоса препятствий», «Преодоление препятствия «по-пластунски», «Химзащита». Победителями зонального этапа военно-спортивной игры «Зарница» по итогам всех этапов были признаны: I место - Команда МБОУ «Арская СОШ №1 им.В.Ф.Ежкова с УИОП», II место – команда МБОУ «Ново-Кырлайская СОШ», III место – команда МБОУ «Лесхозская СОШ». Команду нашей школы представили учащиеся 7 класса: Галимуллин Р., Камалиев Ф, Муртазин И., Хабибуллин И., Яруллин Р., Павлов И., Сабирова Т., Минзина Л.. Поздравляем победителей! Команды показали высокий уровень подготовки, как в интеллектуальном конкурсе, так и в конкурсах военно-прикладной направленности. Команды проявили сплоченность, умение поддерживать командный дух. Выражаем благодарность педагогу-организатору по ОБЖ Галимзянову Ф.М. и всем учителям-организаторам за проведение такого значимого мероприятия!
-
Поздравляем!
10.02.2015
Итоги районного этапа республиканских конкурсов по антикоррупционной деятельности в 2014 году: по конкурсу сочинений «Будущее моей страны -в моих руках» - 2 место Гайфуллиной Раиле Рашатовне, Диплом 2 степени (рук. Гайфуллина Лейсан Харисовна); по конкурсу сочинений-эссе школьников «Скажем коррупции «Нет» среди сочинений-эссе школьников на родном языке - 2 место Закирову Раилю Ирековичу, Диплом 2 степени (рук. Зарипова Миляуша Рафисовна).
-
Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле концерты 09.02.2015

9 февраль көнне укучыларыбыз район мәдәният йортына Татарстан республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле концертына бардылар. Ансамбль репертуарындагы Казан,Себер,Кырым татарларының җыр-биюләре, зәвык белән тегелгән сәхнә костюмнары, ансамбльдәге егет-кызларның төрле уен коралларында уйнаулары укучылар күңеленә хуш килде. Ансамбльнең җитәкчесе - Татарстанның халык , Русиянең атказанган артисты, якташыбыз Айдар Фәйзрахманов .
-
Ибраһим Хәлфин исемендәге конференция! 09.02.2015

2015 нче елның 7 февралендә Казан шәһәре Авиатөзелеш районы 14 нче гимназиясендә күренекле мәгърифәтче, галим Ибраһим Хәлфин исемендәге X Республика фәнни-эзләнү укучылар конференциясе булып узды. Яңа Кырлай урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Корбангалиева Илүсә Зөлфәт кызы Бөек Ватан сугышында катнашкан татар язучыларына багышланган “Иң яхшы компьютер презентациясе” бәйгесендә катнашып, III урын алды, Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы белән бүләкләнде. Җитәкчесе – татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәтгалиева Эльмира Алис кызы.
Биредә шулай ук укытучыларыбыз Зарипова М. Р., Кабирова Ә.Р., Рахимова Р.И., Шакирова И.М., Гайфуллина Л.Х. дәрес эшкәртмәсе бәйгесендә катнашып, шаһәдәтнамә белән бүләкләнделәр.
-
ТАТАРСТАННЫҢ ХАЛЫК ШАГЫЙРЕ ФӘНИС ЯРУЛЛИН 09.02.2015

2015 ел – Әдәбият елына карата төзелгән мәктәп планы нигезендә, укучыларны шагыйрь, язучы Ф.Яруллинның тормышы һәм иҗаты белән таныштыру; үз фикерләрен әйтергә өйрәтү; укучыларда язучы иҗатына хөрмәт һәм кызыксыну тәрбияләү, туган көнен искә алу максатыннан, китапханәче Фирдания Ансаровна укучыларга Ф.Яруллинның иҗаты турында кыскача информация бирде, көндәлекләр китабы белән таныштырды .
Фәнис Яруллинны белмәгән татар укучысы юктыр. Яшьлек таңында фаҗигага юлыгып, 53 ел гомерен урын өстендә үткәргән, шуңа да карамастан хәләл җефете Нурсөя апа тәрбиясендә тормышка, кешеләргә һәм бигрәк тә иҗатка мәхәббәтен югалтмыйча сикәлтәле озын гомер юлы узган киң күңелле шәхес иде ул.
Фәнис Яруллин арабыздан 73 яшендә 2011 елның салкын декабрендә китте. Язучы уй-фикерләрен көндәлек дәфтәрләренә язып-теркәп барган. Аларда аның язмышы да һәм безнең җәмгыятебезнең чын йөзе, мәдәниятебезнең торышы да ачык күренә. Көндәлекләрен бер тышлыкка туплау максатыннан, “Хәтер төпләрендә утлы күмер” исеме астында бу китапны ул үзе әзерләп, кереш сүзен язган, әмма менә нәшер итәргә өлгермәгән. Язучының җәмәгате Нурсөя апа Фәнис Яруллинның соңгы васыяте булып калган әлеге китапны үз акчасына эшләтеп, бастырган. Китапның макетчы-дизайнеры – Азат Гаязов.
-
Лыжня Татарстана -2015 08.02.2015

8 февраля в г. Арск состоялось Первенство района по лыжным гонкам в рамках Всероссийского массового лыжного соревнования "Лыжня Татарстана-2015", посвященного 70-летию Победы в Великой Отечественной войне.
-
Милли көрәш 07.02.2015

7 февраль көнне Курса-Почмак урта мәктәбендә милли көрәш буенча "Татарстан яшьләре" призына сайлап алу ярышы үтте. Безнең мәктәптән Файзиев Данис – 2урынны һәм Гумарханов Булат, Ибрагимов Алмаз 3нче урынны алдылар. Җиңүчеләргә ООО "Ак Барс-Агро" җитәкчесе бүләкләр тапшырды.Барлык җиңүчеләрне дә котлыйбыз һәм киләчәктә уңышлар телибез.













