Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 371 372 373 374 375 376 377 ( 378 ) 379 380 >>
-
Акция «Звезда Тимура» 10.03.2015

“Вот так и среди нас есть скромные люди с чистым сердцем, незаметные, но с огромной душой. Они - то и украшают жизнь, вмещая в себя все, что есть в человечестве, - доброту, простоту, доверие”, - писал Г. Троепольский. Милосердие и доброта… в последнее время мы чаще стали обращаться к этим словам. Будто прозрев, начали осознавать, что самым острым дефицитом стали у нас сегодня человеческое тепло и забота о ближнем. Ведь человек рождается и живет на Земле для того, чтобы делать людям добро. Может быть, именно поэтому еще в старой азбуке буквы алфавита обозначались самым близкими человеку словами: З – “земля”, Л – “люди”, М – “мысль”, Д – “добро”. Азбука как бы призывала: Люди Земли, Мыслите, Думайте и творите Добро! В каждом из нас есть солнце. Это солнце – доброта. Доброта, способность чувствовать радость и боль другого человека, как свою личную, чувство милосердия в конечном итоге делают человека – Человеком. Да, приучать человека делать добро надо как можно раньше, с самого детства. Мы не знаем, кем станут в будущем выпускники нашей школы юристами, инженерами, педагогами, но уверены в одном: они всегда будут делать добро, потому что растут неравнодушными людьми. Суть нашего движения - помогать всем, кто нуждается в помощи. Ветераны Великой Отечественной войны, педагогического труда и пожилые люди должны почувствовать, что вокруг живут люди, по зову души и сердца способные разделить их проблемы и заботы, подарить им надежду. Вот и проводили акцию "Звезда Тимура". Ребята ходили к своим подшефным и оказывали им посильную помощь: расчищали дорожки от снега, сбрасывали снег с крыши, убирали в комнате, мыли пол, носили воду.
-
8 Март белән!!! 08.03.2015

Хөрмәтле хатын-кызлар! Сезнең һәрбарчагызны язның тәүге бәйрәме 8 Март- Халыкара хатын-кызлар көне белән ихластан котлыйбыз. Язның ягымлы кояшы тәнегезгә сихәтлек, йортыгызга иминлек, сөю-сәгадәт, тормышыгызга бәрәкәтлек, уңышлар алып килсен. Күк йөзе аяз, ә бәйрәмнәребез мөбарәк булсын!!!
-
"Озын толым" бәйгесе 07.03.2015

8 март бәйрәме уңаеннан 5-10 сыйныф кызлары арасында "Озын толым" бәйгесе булып узды. Бүгенге бәйгедә мәктәбебезнең иң чибәр, иң тырыш, иң уңган кызлары катнашты. Кызларыбыз бар яктан да сыналды, ләкин сынатмадылар. Үзләре турында сөйләгәндә кызларыбыз Кавиева Гөлүзә һәм Корбангалиева Илүсәгә тиңнәр булмады. Ә прическа ясауда 9 класс укучысы Илүзә өлгерлеген күрсәтте, чөнки хатын-кыз ул төрле ситуацияләрдә дә матур булырга һәм тиз арада үзенә прическа ясый белергә дә тиеш. Милли ризыкларны авыз иткәч, кызларыбызның барысының да уңган, тырыш булуларына тагын бер кат инандык, презентацияләренә карап, әзерләү серләренә дә төшендек. Мода күрсәтеп, һөнәр ияләре турында сөйләгәндә катнашучы кызларыбызның мөлаем, тапкыр, ягымлы булуларын күрдек. Бу бәйгедә Шакирова Эльвирага һәм 5 класс кызларына тиңнәр булмады. 5 класс укучылары оригиналь, шаян тамаша күрсәттеләр. "Ягымлы сүз - җан азыгы" конкурсында кызларыбызның матур, йөрәккә ятышлы сүзләрне бик күп белүләрен тойдык. Иң тәмле телле кыз буларак үзен 6 класс укучысы Бариева Рания күрсәтте. "Йомгак урау" конкурсында да укучыларыбыз бер дә аптырап тормыйча, тиз арада җырлый-җырлый җеп чолгадылар. Гомумән, бәйге барышында кызларыбызның максатчан, иҗади, ягымлы булуларына сөенеп, горурланып утырдык. Кызларыбыз барысы да җиңүче, төрле исемнәргә лаек булдылар. Ә "Иң озын толымлы кыз" дип, 9 класс укучысы Шакирзянова Илүзә табылды. Бәйрәм ахрында 8 класс укучыларының үз кулларыннан ясалган бүләкләре - чәчәкләре барлык хатын-кыз укытучыларны да сөендерде. Әлеге кичә барыбызга да бәйрәм рухы бүләк итте. Кызларыбызның һәрчак шундый булуларын теләп калабыз, бәхет, уңышлар насыйп булсын! МОЛОДЦЫ, КЫЗЛАР!!!
-
"Әниемә бу җыр бүләк булсын" 06.03.2015

Әнкәй....Әни.... Кирәк чакта иркәләгән, вакытында шелтәләгән, еласаң – юаткан, безнең өчен төн йокыларын калдырган, өйләрне – ямьле, ашларны тәмле иткән Әни бит ул! Аннан да изгерәк кем бар тагын?! Матур, җылы бәйрәм ул, чөнки мең, миллион кабат әйтелгәнчә, дөньяда әнидән дә якын, аннан да кадерле, аннан да мәрхәмәтле зат юк. Әни генә сагынып көтә белә, әни генә гафу итә, әни генә ихлас ярата, әниләр генә олы йөрәкле, сабыр, мәрхәмәтле. Әни генә хыянәт итми, әни генә һәрвакыт аңлый, ул гына хәлеңә керә, юатырдай сүзләр таба, күңелеңдә өмет уята. Дөньяда бердәнбер изге кеше – әни генә!
Әниләргә булган шушы ярату хисен күрсәтү һәм олы рәхмәтләрен җиткезү максатыннан, 6 Март көнне башлангыч класс укучылары 8 Март бәйрәмен билгеләп үттеләр. Бәйрәм барышында Әниләргә матур сүзләр әйтелде, төрле концерт номерларын бүләк иттеләр, бергәләп уйнадылар, күңел ачтылар.
-
Бәйрәм дискотекасы 06.03.2015

Бүген кичен 6 Март көнне Яңа Кырлай мәдәният йортында 8-11 класс укучылары өчен 8 Март бәйрәме уңаеннан бәйрәм дискотекасы оештырылды. Укучылар туйганчы биеделәр, уеннарда катнаштылар. Иң көтеп алган, дулкынландыргыч момент - егетләрнең кызларны шушы матур бәйрәм белән котлавы булды. Егетләр кызларга үзләренең матур теләкләрен җиткезделәр, бүләкләр тапшырдылар.
-
"Әнием, иң кадерлем син минем!" 05.03.2015

Бүген 5 класс укучылары иң газиз кешеләрен - әниләрен 8 Март бәйрәме белән котладылар. Бәйрәм җыр-бию,балаларның чыгышлары белән үрелеп барды. Тамаша азагында балалар әниләргә үз куллары белән эшләнгән бүләкләрен тапшырдылар. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
Күңелегездә сезнең кояш яна,
Нурлы йөзегездә - яз яме.
Җирдә яшәү җырга әверелсен,
Котлы булсын дөнья бәйрәме!
-
"Лыжня здоровья" 04.03.2015

2,3 марта в школе для среднего и старшего звена в рамках Дня здоровья состоялись лыжные гонки. Учащиеся с удовольствием провели время на свежем воздухе и прокатились по лыжне. Учителя физической культуры остались довольны результатами.
-
"Әниләрнең һәрбер көне бәхет, шатлык белән узсын!" 04.03.2015

Әниләрнең газиз, кадерле кеше булуларын укучыларга тагын бер кат аңлату, әниләргә, өлкәннәргә игътибар, ихтирам хисе тәрбияләү максатыннан, бүген 6 класста "Әниләрнең һәрбер көне бәхет, шатлык белән узсын!" дип исемләнгән кичә узды. Укучыларның биюләре, җырлары, шигырьләре кадерле әниләренә бәйрәм котлавы булып яңгырады. Бигрәк тә укучыларның әниләргә багышлап язган шигырьләре, бүләкләре һәр әнине дулкынландырды, таң калдырды.
Кем куллары өйне, җирне ямьли,
Изгелеге үлчәү тапкысыз?
Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы.
Тормыш яме - Әнкәй, хатын-кыз!
-
Навстречу 70-летию Победы 03.03.2015

Во всех классах были оформлены классные уголки "Навстречу 70-летию Победы над немецко-фашистскими захватчиками".
-
Кырлайлар сынатмады 01.03.2015

1 март көнне Яңа Кырлай бозында "Сервис-Агро" җәмгыяте кубогына хоккей ярышлары булып узды. Анда "Кырлай", "Иябаш", "Наласа", "Югары Аты", "Шушма", "Апаз" командалары көч сынашты. Уеннар бик киеренке һәм мавыктыргыч булды. "Кырлай" егетләр командасы 2 урынга лаек булды. Молодцы!!!













