Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 311 312 313 ( 314 ) 315 316 317 318 319 320 >>
-
Әй, мәктәбем, белем учагы, син гомернең иң гүзәл чагы! 25.02.2017

Бер күрешү – үзе бер гомер бит,
Очрашуга сәбәп табылсын.
Бер-берләрен сагынышкан дуслар
Күрешергә монда агылсын!
Кайтыйк әле, онытмыйк без дуслар
Канат ярган туган ояны
Кыңгыраулар чыңы дәшсен кабат
Мәктәпкә дип килик без тагын...
Әй мәктәп, мәктәбем! Кем генә моңлы кыңгырау тавышын сагынып, кабат сиңа килми, кем генә синдә үткән бала чагының бәхетле мизгелләрен, яраткан укытучыларын, сабакташларын юксынмый икән?
Бүген, 25 нче февраль көнне, без Яңа Кырлай урта мәктәбен 1967, 1977, 1987, 1997 һәм 2007 елларда тәмамлап чыккан укучылар белән очрашу кичәсенә җыелдык. Әйе, алар бүген укытучыларын, классташларын, дусларын сагынып кабат мәктәпкә килделәр.
Кичә һәр чыгарылыш класс укучыларына, класс җитәкчеләренә сүз бирелеп, җыр, бию белән үрелеп барылды. Сөйләр сүзе булган һәркемгә мөмкинчелек бирелде, чыгарылыш класс укучылары мәктәп елларында булган истәлек-хатирәләре һәм тормыш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, матур җырларын бүләк иттеләр. Бүгенге очрашуга килгән, мәктәбен, укытучысын, классташларын, дусларын онытмаган һәркемгә рәхмәт белдерәбез. Әлеге очрашу традициягә керер, дәвамлы булыр дип, ышанып калабыз.
-
Конкурс чтецов "Мы о войне стихами говорим" 22.02.2017

Сегодня учитель русского языка и литературы Кабирова Аниса Рашидовна в рамках гражданско-патриотического месячника провела в 6 классе конкурс чтецов "Мы о войне стихами говорим". Цели и задачи конкурса: воспитание у учащихся чувства патриотизма, ответственности за судьбу страны, уважения к бессмертному воинскому подвигу; выявление и поощрение талантливых учащихся; обучение выразительному чтению, актерскому мастерству; способствовать повышению интереса к выразительному чтению. Учащиеся очень серьезно отнеслись к конкурсу и показали, на что они способны. Жюри высоко оценило их подготовку. В конце конкурса классный коллектив исполнил песню " Три танкиста".
-
Бәйрәм белән хөрмәтле ир-егетләребез! 22.02.2017

22 февраль көнне башлангыч сыйныф укучылары ир-ат укытучыларны һәм укучы егетләрне 23 февраль- Ватанны саклаучылар көне белән тәбрикләп, сәламәтлек, эшләрендә һәм укуларында зур уңышлар теләделәр. Аларга багышлап шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.
Бәйрәм итә ир-егетләр,
Аларның зур бәйрәме.
Ирләр — безнен көчле терәк,
Гаиләбезнең бар яме.
Бәхет булсын йортыгызда!
Тыныч булсын күгебез!
Исәнлектә һәм саулыкта,
Үтсен һәрбер көнегез!
-
Туган телебезне онытмыйк! 21.02.2017

1999 нчы елның ноябрендә Бангладеш тәкъдиме буенча ЮНЕСКО Генераль конференциясе, ЮНЕСКО әгъзалары булган илләр һәм Берләшкән Милләтләр оешмасы тарафыннан 21 февраль көнен Туган тел көне дип игълан итте. Бүген 5 -7 нче сыйныф укучылары туган телнең матурлыгы, аһәңлелеге турында сөйләшеп, телне сакларга кирәклегенә басым ясадылар. Һәр милләт кешесе өчен иң моңлы көй — үзенең милли көе, иң матур, иң кадерле тел — үзенең туган теле. Туган телебезне онытмыйк!
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
-
Нәрсә ул батырлык? 20.02.2017

20 февраль көнне 8 классларда класс җитәкчесе Әхмәтгалиева Эльмира Алис кызы “Нәрсә ул батырлык?” дигән тема астында ачык класс сәгате үткәрде. Тәрбия сәгатендә укучылар сугыш чоры балаларының каһарманлыклары белән танышып, батырлык төшенчәсенең мәгънәсен аңладылар.Батырлыкны бүгенге тыныч шартларда да эшләргә мөмкинме? Моның өчен нәрсә эшләргә кирәклегенә төшенделәр. Шулай ук тәрбия сәгатенә килгән кунаклардан: сугыш чоры баласы Әхмәтгалиев Данил Әхмәтгали улы, әтиләр советы әгъзасы, совет чоры солдаты Шәяхметов Фәләвәт Хаҗиәхмәт улы , яңа гына армия сафларыннан кайткан егетебез Әхмәтгалиев Салават Булат улы катнашты. Алар укучыларга батырлык эшләү өчен үзләрендә кыю, көчле, тәвәккәл, акыллы, тырыш , зиһенле, игътибарлы, җитез сыйфатларына ия булырга кирәклеген төшендерделәр.
-
Военно-спортивный праздник "А ну-ка, парни!" 20.02.2017

Патриотическое воспитание подрастающего поколения всегда являлось одной из важнейших задач современной школы, ведь детство и юность – самая благодатная пора для привития священного чувства любви к Родине. 20 февраля в нашей школе прошел конкурс смотра строя и песни, посвященный "Дню защитника Отечества". Все классы хорошо подготовились и выступили прекрасно. Затем прошел военно-спортивный праздник "А ну-ка, парни!". В целях усиления роли отцов в воспитании учащихся, их поддержки и педагогического просвещения, активного приобщения их к жизнедеятельности образовательного учреждения, участвовали члены Совета отцов. Юноши состязались по следующим видам: разборка и сборка АК, перетягивание каната, поднятие гири и т.д.. Поздравляем всех участников соревновании с наступающим "Днем защитника Отечества" и желаем крепкого здоровья и успехов в учебе!!!
-
Районный семинар учителей искусства 17.02.2017

17 февраля на базе АСОШ №2 прошел практический семинар учителей искусства на тему «Организация деятельности учителя искусства в условиях реализации ФГОС», на котором учительница музыки нашей школы Шарафутдинова Г.Н. показала мастер-класс на тему «Развитие творческих способностей учащихся на уроках музыки».
-
Әфган җилләре... 16.02.2017

15 февраль көнне мәктәбебездә совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуларына 28 ел уңаеннан үткәрелгән “Әфган җилләре...” дип аталган ватанпәрвәрлек дәресе үтте. Дәрес барышында тарих укытучысы Шигапова Гөлгенә Хәсбиулловна Әфган сугышы, аның асылы белән таныштырды, Әфганстанда хәрби хезмәттә һәлак булган ир-егетләрне искә алды. Бу чара укучыларда әти-абыйларына карата горурлык, ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләүгә бер ачык мисал булып торды. Без бүген инде Әфганстан мисалында сәяси проблемаларны көч кулланып хәл итеп булмавын яхшы аңлыйбыз. Әлеге сугышка нинди генә бәя бирелмәсен, анда хезмәт итүчеләр ихтирамга һәм тирән хөрмәткә ия. Сугышчан бурычларын намус белән үтәгән ир-егетләргә исән-сау булып, тыныч тормышта да сынатмаска, вакыйгаларның алгы сызыгында атларга, һәрвакытта да бөркет кебек горур калырга насыйп булсын!
-
Укучыларыбыз сынатмадылар!.. 16.02.2017

Бүген мәктәбебездә хәрби-патриотик айлык кысаларында 5-7 класс укучылары арасында “Ягез әле, егетләр!” ярышы булып узды. Әлеге чара “Строй җырларына смотр” конкурсы белән башланды һәм егетләр өчен аерым ярышлар белән дәвам итте. Жюрига “Әтиләр советы” членнары чакырылды. Укучылар үзләрендә зур горурлык хисе тоеп, барлык спорт ярышларында да катнаштылар, сынатмадылар. Әтиләр дә мәктәп елларын искә төшереп, ихластан укучыларның ярышларын күзәттеләр, нәтиҗә ясадылар. Шушы айлык барышында укучыларыбызда ватанпәрвәрлек сыйфатларын тәрбияли алырбыз, Ватанны саклау изге бурыч булуын төшендерә алырбыз дип, ышанып калабыз.
-
15 февраля 2017 года глава Рособрнадзора проводит Всероссийскую встречу с родителями по вопросам проведения оценочных процедур. 15.02.2017

15 февраля 2017 года руководитель Федеральной службы по надзору в сфере образования и науки Сергей Кравцов в Ситуационно-информационном центре ведомства проведет всероссийскую встречу с родителями по вопросам проведения государственной итоговой аттестации по программам основного общего и среднего общего образования в 2017 году.













