Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 311 312 ( 313 ) 314 315 316 317 318 319 320 >>
-
Классный час «Профессии наших родителей» 07.03.2017

Сегодня классный руководитель 11 класса Кабирова Аниса Рашидовна с целью продолжения знакомства учащихся с профессиями провела классный час «Профессии наших родителей», гостями которого были родители. Задачи классного часа: объяснить учащимся, какие факторы влияют на выбор профессии; прививать любовь к труду, стремление вырасти полезными своему государству; развивать кругозор, мышление; воспитывать интерес к различным профессиям, уважение к людям труда. Учащиеся заранее выполнили тест профессиональных предпочтений американского психолога Дж.Голланда и выяснили, к какому типу личности они относятся. Аниса Рашидовна рассказала им о каждом типе, объяснила, какие профессии больше подходят каждому. Родители в свою очередь рассказали о своих профессиях. Классный час продолжился чаепитием в честь Международного женского дня.
-
"Арча йолдызлары" гала-концерты 06.03.2017

6 март көнне Арча мәдәният йортында "Арча йолдызлары" эстрада конкурсының гала-концерты булды. Концертта 2 нче турга узган сәләтле балалар катнашты. Алар дипломант, лауреат исеменэ лаек булдылар. Безнең мәктәпнең 11 класс укучысы Фәсхетдинов Ильяс лауреат исеменә лаек булды. Ильясны һәм җитәкчесе Шарафетдинова Г.Н. ны уңышлары белән котлыйбыз. Алда "Созвездие-Йолдызлык-2017" эстрада фестиваленең зона бәйгесе көтә. Анда да лаеклы чыгыш ясавын теләп калабыз. Уңышлар сиңа, Ильяс!
-
Ягез әле, кызлар! 06.03.2017

6 март көнне мәктәбебездә, “8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне”нә багышлап, 5 -11 класс кызлары арасында «Ягез әле, кызлар!» бәйгесе уздырылды. Әлеге бәйге 8 класс егетләренең матур теләкләреннән – бәйрәм котлавыннан башланып китте. Ә ярышларны 8 класс кызлары оештырган флешмоб ачып җибәрде. Ярышлар 7 төр буенча үткәрелде. Араларында югары күрсәткечләргә дә ия булучы кызларыбыз булды. Бүгенге ярышта жюри членнары буларак әниләр дә катнашты. Кызларыбыз көчлелектә, җитезлектә сынатмадылар. Афәрин!
-
“Әбиемнең серле сандыгы” 06.03.2017

Бүген, 6 нчы март көнне, озайтылган көн төркеменә йөрүче укучылар Г.Тукай музеенда “Әбиемнең серле сандыгы” дип аталган музей-дәрес карадылар. Дәресне Мингазова С.М. һәм Сафиуллина Г.М. алып бардылар. Иң беренче балаларга сандык турында мәгълүмат бирелде. Аннан соң балалар “Сандыкка ниләр салына?” дигән сорауга җавап бирделәр. Шулай ук күмәкләшеп “Түбәтәй” уены уйнау да укучыларга бик ошады. Дәрес бик күңелле һәм эчтәлекле үтте, укучылар бик күп яңа мәгълүматлар алдылар.
-
Обладатели грантов «Учитель-наставник» и «Старший учитель» 06.03.2017

Учителя нашей школы Зарипова Миляуша Рафисовна и Кабирова Аниса Рашидовна стали обладателями грантов «Учитель-наставник» и «Старший учитель». Поздравляем их! Сегодня они были в однодневном установочном семинаре, в котором были постановлены задачи на 2017 год.
-
Әниләр тәрбия сәгатендә... 03.03.2017

3 нче март көнне 1нче класста "Әкияттә кунакта " дигән тәрбия сәгате үтте. Тәрбия чарасы викторина формасында узды. Бу тәрбия сәгатендә әниләр дә катнашты. Исмәгыйлева Адиләнең әнисе Гүзәлия апалары балаларга Г.Тукайның "Су анасы" әкиятен укыды һәм бу әкиятнең тәрбияви максатын ачыклады.
-
Тимурчылык эше 03.03.2017

Яңа Кырлай урта мәктәбендә “Яхшылык эшлә” акциясе кысаларында тимурчылык эше дәвам итә. Авылыбызның иң өлкән кешесе Рауза әби тимурчыларны көтеп тора. Укучыларыбыз әбинең хуҗалык эшләрендә булышып, карларын көрәп кайттылар. Өлкән кешенең күңелен күреп, ярдәм итеп кайту- изге эш.
-
Химиядән ачык дәрес
03.03.2017
3-март көнне химия укытучысы Шакирова К.Д. 10-класста “Крахмал” темасы буенча ачык дәрес күрсәтте. Укучылар төрле яшелчәләрдә һәм әзер туклану продуктларында крахмал барлыгын тәҗрибә ярдәмендә ачыкладылар. Тема укучыларда зур кызыксыну уятты.
-
Наркотикларга юк! 02.03.2017

2 март көнне класс җитәкчесе Зарипова М.Р. 10 класс укучылары белән наркобизнеска каршы көрәш көне уңаеннан тәрбия сәгате үткәрде. "Афәтнең башы гаиләдә" дигән нәтиҗәгә килде 10 нчы класслар.
-
Китап- киңәшчең синең, дустың, ярдәмчең синең! 01.03.2017

Бүген 1 класс укучылары өчен «Китап- киңәшчең синең, дустың, ярдәмчең синең» дигән темага сыйныф сәгате үткәрелде. Балалар китапларның килеп чыгу тарихы, китап төрләре белән таныштылар. Китап уку һәм саклап тоту кагыйдәләрен өйрәнделәр. Соңыннан китапларга тоткыч ясадылар.













