Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422034, РТ, Арский район, с. Новый Кишит, ул. Новая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-54-07 |
| E-Mail: | Snks.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокишитская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Минзянов Фарсель Марселович |
| Год основания учреждения: | 1927 |
| У нас учатся: | 30 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 ( 157 ) 158 159 160 >>
-
“Үлемне кайда сатуларын хәбәр ит!”акциясе 14.11.2016

14 нче ноябрь көнне Россия күләмендә наркотикларга каршы "Үлем кайда сатулаын хәбәр ит!" акциясе башлады. Акция буенча план нигезендә мәктәптә эш алып барыла.
-
Педагог-оештыручылар Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе базасында тәҗрибә уртаклашты 11.11.2016

11 нче ноябрь көнне Республикабызның төрле районнарыннан Арча педагогия көллиятенә курска җыелган бертөркем педагог-оештыручылар Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе базасында тәҗрибә уртаклашты. Әлеге очрашу “Яшь буынга тәрбия бирүдә педагог-оештыручының роле” темасы астында узды. Алар мәктәптә тәрбия эшенең торышы һәм балалар оешмасы эшчәнлеге турында тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Г. Р. Сабирҗанова, педагог-оештыручы А. М. Җамалиева чыгышларын тыңладылар. Килгән педагог-оештыручыларга “Укучылар гына түгел, без хәзер – Карлыгачлар!” исемле икенче сыйныф укучыларын Карлыгачлар сафына кабул итү кичәсе күрсәтелде. (Оештыручылар: Җамалиева А. М. Гараева Г. И., Фазылҗанова Г. Н. Исламова И. Ә.) Педагог-оештыручы Альбина Минзия кызы варислар белән “Батырларның даны мәңгелек!” дигән темага дружина җыены үткәрде. Эшлекле сөйләшүләрдән соң “Әнием-иң кадерле кешем!” темасына бик эчтәлекле бәйрәм концерты куелды. (Оештыручылар: Н. Ш Габдрахманова, Г. Р. Сабирҗанова, А. Р. Сафиуллина)
Әлеге чарада катнашкан һәр педагог-оештыручы үз фикерен әйтте. Курс җитәкчесе Габидуллина Мәсхүдә Нәкыйп кызы әлеге тәҗрибә уртаклашуның бик кирәкле һәм файдалы булуын искәртте, олы рәхмәтен белдерде. Күп еллар балалар оешмалары белән эшләп, бүгенге көндә “Нур” телевидениесен җитәкләп баручы Зарипова Зөлфирә Мәннап кызы да мактау сүзләрен җиткерде, чыннан да, педагог-оештыручыларның тәрбия өлкәсендә роле зур булуын ассызыклады. Бу очрашу бик эшлекле төстә узды.
-
Классный час в 8 классе: «Будьте бдительны на льду» 09.11.2016

Основной целью было необходимо напомнить детям правила поведения на льду в осенне-зимний период, довести до сознания детей невозможность беспечного и неосторожного поведения на водоеме, отрабатывать правильность действий при случившемся несчастье на льду, воспитывая бережное отношение к своему здоровью.
Ребята, сегодня мы поговорим о безопасности на льду. Во-первых, обратимся к рублике: Это надо знать каждому ученику!!
Вода зимой замерзает и называется льдом. Правила безопасности на воде зимой можно назвать правилами безопасности на льду. Для начала не помешает знать, что:
● Лёд можно считать прочным для человека, если его толщина не менее 7 сантиметров. А для группы людей – 12 сантиметров. Для устройства катка лёд также должен быть не менее 12 сантиметров.
-
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне 04.11.2016

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Бу бәйрәмнең тарихы ерак гасырларга барып тоташа. Ул тынычлык, иминлек, бәйсезлек өчен бердәмлек символын чагылдыра. Әйе, уртак көч булып туплансак, авыр чакта бер-беребезгә ярдәм кулы сузсак, җәмгыятебездәге вакыйгаларга битарафлык күрсәтмәсәк, төрле дин һәм милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карасак, без – көчле халык. Иң мөһиме – кыйблабыз ачык, туры булсын. Аңлашып яшәсәк кенә тормышыбыз рухи һәм икътисади яктан алга китәр.
-
Педагогик киңәшмә 03.11.2016

Бүген мәктәптә 1 нче чирек нәтиҗәләре буенча педагогик киңәшмә үткәрелде. Көн тәртибенә фән олимпиадаларының мәктәп туры нәтиҗәләренә анализ, район турына әзерлекнең торышы, сәләтле балалар белән эшчәнлекнең торышы кебек мәсьәләләр кертелгән иде. 2 нче чиреккә максат һәм бурычлар куелды.
-
"Россия укучылар хәрәкәте" - РДШның туган көне 29.10.2016

29 нчы октябрь - "Россия укучылар хәрәкәте" - РДШның туган көне. Шул уңайдан ил күләмендә РДШ җырына зур флешмоб уздырылды. Безнең мәктәп укучылары да флешмобта актив катнаштылар.
-
"Ел укытучысы-2016" бәйгесенең район этабы узды. 28.10.2016

Республика күләмендә удырылган "Ел укытучысы-2016" бәйгесенең район этабында мәктәбебезнең инглиз теле укытучысы Сафиуллина А.Р. катнашты.
-
"Талантлылар университеты" 28.10.2016

28 нче октябрь көнне Арча укучылар сарае базасында "Талантлылар университеты" эшчәнлегенең бер юнәлеше буенча югары сыйныф укучылары өчен тренинг үткәрелде. Әлеге чарада безнең мәктәптән 9 сыйныф укучысы Д. Р. Ибрагимова да катнашты. Тренинг укучыларга бик ошады.
-
Татар теленнән диагностик тест 27.10.2016

27 нче октябрь көнне 4,6,8 нче класс укучылары татар теле буенча диагностик тест эшләделәр.
-
"Мәгариф" журналына язылучылар өчен мастер-класс 26.10.2016

Мәктәбебезнең педагог-оештыручысы Җамалиева А.М. "Мәгариф" журналына язылучылар өчен үткәргән мастер-класста катнашты.















