Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422034, РТ, Арский район, с. Новый Кишит, ул. Новая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-54-07 |
| E-Mail: | Snks.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокишитская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Минзянов Фарсель Марселович |
| Год основания учреждения: | 1927 |
| У нас учатся: | 30 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 ( 154 ) 155 156 157 158 159 160 >>
-
Кышкы композицияләр 15.12.2016

-
ABC Party - Праздник алфавита. 14.12.2016

Сегодня в рамках недели английского языка, учащиеся 2 класса путешествовали в страну "Englishland", где встретились с жителями этой страны- с буквами. После мероприятия у детей систематизированы знания английского алфавита. Учащиеся в игровой форме демонстрировали свои первые успехи в овладении английского языка. В конце урока выяснили, кто знаток английского алфавита: Ситдиков И.занял 1 место, Сабирзянов Б.-2 место, Мазитов А. и Каримова Г.-3 место.
-
II районара М.Мәһдиев укулары 14.12.2016

Сикертән төп гомуми белем мәктәбендә II районара Мөхәммәт Мәһдиев укулары узды. Әлеге бәйгедә мәктәбебезнең 8 нче класс укучысы Гайфуллина Д. 1 нче урынга, 5 нче класс укучысы Җамалиева Р. 3 нче урынга лаек булды. Җитәкчеләре татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җәләлетдинова Г.Р. Җиңүләре белән котлыйбыз, алда да иҗади уңышлар телибез.
-
Неделя английского языка 13.12.2016

13 декабря, в рамках недели английского языка, Сафиуллина А.Р. организовала выставку словарей, под названием "Словари бывают разные". Словарь - это не просто книга, он собой завершает и одновременно предвосхищает множество книг, он подводит итог развитию языка и прокладывает ему пути в будущее.
-
Шашка буенча ярышлар 12.12.2016

Ашытбаш урта мәктәбендә Балтач, Әтнә, Арча районы укучылары арасында шашка буенча ярышлар булып узды. Әлеге ярышка Рәсәй чемпионы, Татарстан данын яклаган Балтач районы кызы Чулпан Габделганиева да килгән иде. Ярышта катнашучыларга ул үзенең киңәшләрен бирде. Мәктәбебезнең 4 укучысы: Шәрәфиев Н., Абдуллина И., Сабирҗанов С., Каримов И. биредә яхшы уен күрсәтте. Нәтиҗәдә, үз яшьләре буенча шәхси беренчелектә 8 нче сыйныф укучысы Сабирҗанов С. 2 урын, шулай ук 6 нчы сыйныф укучысы Каримов И. 2 урын яулады. Афәрин, укучылар, котлыйбыз! Алга таба да зур уңышлар телибез сезгә!
-
Башлангыч класслар атналыгы 10.12.2016

Башлангыч класслар атналыгы кысаларында 9.12.2016 көнне 1-4 класс укучылары арасында шигырь конкурсы үткәрелде. 1 урынны - Әхмәдуллин И., 2 урынны - Шараков Р. һәм Сәләхиева А. алды. Калган укучылар 3 урынны бүлеште. Барлык укучылар да кыш турында шигырьләр ятлаган, конкурска ныгытып әзерләнгән.
-
Кояш Тимбикова исемендәге фәнни-гамәли конференция 09.12.2016

8 нче декабрь көнне Чистай шәһәрендә Кояш Тимбикова исемендәге межрегиональ фәнни-гамәли конференция үтте. Бу укуларда татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җәләлетдинова Г.Р. җитәкчелегендә 8 нче класс укучысы Сабирҗанов С. катнашып 2 урынга лаек булды. Аларны уңышлары белән котлыйбыз!
-
"Батырлык дәресе" 09.12.2016

9 декабрь – Россиядә Ватан Геройлары көне буларак билгеләнеп үтә. 2007 елның 26 гыйнваренда Ватан Каһарманнары көне Русия Федерациясенең Федераль Мәҗлесенең Дәүләт думасы тарафыннан тәкъдим ителде. 2007 елның 21 февраленда депутатлар тәкъдиме Русия Федерациясенең Федераль Мәҗлесенең Федерация Шурасы тарафыннан уңай бәяләнде. 2007 елның 28 февралендә РФ Президенты фәрманы белән көченә керде. Шушы уңайдан тарих укытучысы Сабирҗанова Г.Р. "Батырлык дәресе" үткәрде. Укучылар батырлык төшенчәсенең мәгънәсен ачыкладылар, районыбызның, республикабызның геройларын искә төшерделәр.
-
Башлангыч класслар атналыгы. 07.12.2016

Башлангыч класслар атналыгы кысаларында «Карлыгач» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән берлектә “Табышмаклар кичәсе” үткәрелде. Балалар төрле кызыклы сорауларга җаваплар таптылар, табышмаклар әйтештеләр.
-
Мәрхәмәт - елмаюдан башлана" темасына тәрбия сәгате 06.12.2016

Башлангыч класслар атналыгы кысаларында 6 декабрь көнне 1-4 класс укучылары өчен "Мәрхәмәт - елмаюдан башлана" темасына тәрбия сәгате үткәрелде. Тәрбия сәгатен укытучы Гараева Г.И. үткәрде.















