Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422034, РТ, Арский район, с. Новый Кишит, ул. Новая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-54-07 |
| E-Mail: | Snks.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокишитская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Минзянов Фарсель Марселович |
| Год основания учреждения: | 1927 |
| У нас учатся: | 30 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 149 ( 150 ) >>
-
Хәрби-патриотик айлык. 10.02.2017

1979 ел 27 декабрь. Тагын хәсрәт килде аналарга.Бу юлы хәсрәт җиле Әфганстан ягыннан исте. Бу сугыш 9 ел 7 атна дәвам итте. Әфганстан йөрәкләрдә мәңге төзәлмәслек яра булып калды. Сугыш безгә 15 меңгә якын кургаш табут, 36 мең яралы, 312 хәбәрсез югалган солдат рәвешендә әйләнеп кайта. Ни өчен әфган җиренә совет сугышчыларын кертәләр һәм ул чорда бу ил нинди булган соң?
9 класс укучылары, класс җитәкчеләре Сәләхиева М.Р. белән “Алар мәңге безнең күңелләрдә” исеме астында үткәрелгән тәрбия сәгатедә, алда китерелгән сорауга җавап табарга тырыштылар. Шушы дәһшәтле сугышта үзебезнең авыл җирлегеннән катнашкан абыйларыбызның батырлыкларын тагын бер кат искә алдылар.
-
“Технология һәм физкультура атналыгы” 09.02.2017

Бүген, ягъни 9 февраль көнне, “Технология һәм физкультура атналыгы” кысаларында, 8 класс укучылары белән, “Профессиональ үзбилгеләнүдә темпераментның һәм характерның әһәмияте” темасына ачык дәрес үткәрелде. Дәрестә укучылар темперамент һәм характерга билгеләмә бирделәр. Гиппократ бүлеп күрсәткән дүрт классификация буенча эш алып бардылар. Тест биремнәрен эшләп, һәр укучы үзенең темпераментына нинди һөнәр сайларга кирәклеген ачыклады.Дәрес укучылар өчен кызыклы һәм мавыктыргыч үтте.
-
“Мы будем помнить” 08.02.2017

7 нче класс укучылары “Мы будем помнить” дигән тема астында батырлык дәресе уздырдылар. Алар 1943 нче елда немец фашистларының Совет гаскәрләре тарафыннан Сталинград асты сугышында тар-мар ителүе , Совет сугышчыларының күрсәткән батырлыклары турында сөйләштеләр.Бу бөек датага багышланган слайдлар карадылар һәм үз фикерләрен җиткерделәр.
-
Батырлык дәресе 07.02.2017

Укытучы Фазылҗанова Г.Н. 2, 4 класс укучылары өчен “Батырлык дәресе “ үткәрде. Дәрес 2 нче февраль -Сталинград шәһәре янында фашист илбасарларын тар-мар итү көненә багышланды. Балаларга презентация ярдәмендә бик күп өстәмә мәгълумат бирелде.
-
“Матбугат- күңел козгесе” 06.02.2017

8 класс укучылары авыл китапханәчесе Юсупова Надия белән очрашу уздырды. Кичә “Матбугат- күңел көзгесе” темасы астында узды. Укучылар китапханәдәге китаплар турында мәгълүмәт алдылар. Надия Ризвановна “Китапханәдә нинди газета, журналлар бар?- дигән сорауга да җавап бирде. Күргәзмәдә булган һәрбер журнал, газетага аннотация ясады. Бу кичә файдалы материалларга бай булды. Киләчәктә дә Юсупова Надия Ризвановна белән өчрашып, аңгәмә корып яшәсәк иде дигән теләктә калды кичәдә катнашучылар.
-
Сталинград көне уңаеннан музейда батырлык дәресе 04.02.2017

-
Г.Тукай музей-комплексы хезмәткәрләре безнең мәктәптә 03.02.2017

Яңа Кырлай авылында урнашкан Г.Тукай музей-комплексы хезмәткәрләре мәктәбебезнең башлангыч класс укучылары белән бик куңелле очрашу үткәрделәр. Балаларны бөек Тукаебызның әдәби мирасы белән таныштырдылар.Укучылар өчен бик куңелле уен-ярыш үткәрделәр. “Пар ат” командасы аз гына өстенлек белән җиңү яулады.
Хезмәткәрләргә без бик тә рәхмәтле.
-
2 февраль - Сталинград сугышы көне 02.02.2017

Тарих укытучысы Сабирзянова Г.Р. Сталинград сугышы турында сөйләде. Әлеге көннең әһәмиятлелеген истәлекле мәгълүматләр ярдәмендә искәртте. Күрсәтелгән документаль фильм укучылар өчен кызыклы һәм файдалы булды.
-
Гаилә тәрбиясе 01.02.2017

2, 4 класс укучылары өчен Фазылҗанова Г.Н. гаилә тәрбиясе буенча “Минем туганнарым” ,“Без гаиләдә ярдәмчеләр” дигән темаларга тәрбияви әңгәмәләр үткәрде. Картиналар буенча фикер алыштылар. Укучылар бик актив катнаштылар, үз фикерләрен һәрберсе төгәл итеп җиткәрә белделәр.
-
Воспитательный час по плану “Семьеведение” 28.01.2017

1. 27 января, учащиеся 5 класса с классным руководителем Мустафиной Г.А., по плану “Семьеведение” провели воспитательный час. Учащиеся рассказали о том, как они проводят с родителями свободное время на улице, в какие игры играют, пояснили правила игр. Обсудили пользу этих игр для здоровья. На улице все эти проиграли сообща. Решили изменить режим дня, чтобы быть здоровым и успешным зимой и летом.















