МБДОУ «Муралинский детский сад "Арского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422027, Республика Татарстан, Арский район, с. Мурали, ул. Центральная, д. 45 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dsmurali.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Руководитель: | Туктарова Нурфия Радифовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 4 детей |
| У нас учат: | 1 педагог |
МБДОУ «Муралинский детский сад "Арского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 11 12 13 14 ( 15 ) 16 17 18 19 20 >>
-
"Чишмә башы" №2 28.12.2024

Бакча тормышын чагылдырган "Чишмә башы" исемле газетабызны чыгаруны дәвам итәбез. Декабрь аенда 2 нче саны чыкты. Әлеге сан "Хуш киләсең, Яңа ел" темасына багышланды.
-
Бакчада "Чыршы бәйрәме" 27.12.2024

Яңа ел балалар бакчасында нәниләрнең көтеп алган иң яраткан, әкияти бәйрәме. Яңа ел һәрвакыт могҗиза, тылсымлы үзгәрешләр, маҗаралар алып килә. Балалар бакчасында узган “Хуш киләсең, Яңа ел” бәйрәме, әкият иленә охшап калган бәйрәм залы, матур итеп бизәлгән, төсле утлар белән җемелдәп утырган купшы чыршы, берсеннән-берсе матур кул эшләнмәләре балаларга могҗизалы бәйрәм хисен булдырды. Бәйрәм вакытында нәниләр әкият геройлары булып уйнап, әкиятләрнең тылсымлы дөньясына керделәр, бәйрәм атмосферасына чумдылар, кызыклы уеннарда катнаштылар. Кыш бабай, Кар кызы килү белән җыр һәм бию, уен-көлке, чын бәйрәм башланды. Барлык балалар да рәхәтләнеп сәләтләрен күрсәттеләр: биеделәр, җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, әйлән-бәйлән әйләнделәр. Кыш бабай кулыннан бирелгән бүләкләр шатлык хисләрен уятты! Бәйрәм бик күңелле һәм шатлыклы узды, бик күп матур хәтирәләр калды.
-
Яңа елны көтәбез... 23.12.2024

Бакчабызда "Чыршы бәйрәме"нә әзерлек эшләре гөрләп бара. Балалар белән бергәләп залыбызны матурладык, чыршы бизәп куйдык. Бакчабыз әкият иленә охшап калды. Искиткеч матурлык! Нәниләр түземсезләнеп Кыш бабай белән Кар кызын көтәләр...
-
Яңа елны көтәбез... 20.12.2024

Яңа елга бакчабызның тирә-ягын матурлыйбыз.
-
Лего төзибез 18.12.2024

лего уеннары ярдәмендә балаларның уйлау, фикерләү сәләтләрен үстерәбез.
-
"Солдатка бүләк" 16.12.2024

"Солдатка бүләк" акциясендә катнашкан барлык әти-әниләргә зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Бергәләп кар көрибез 13.12.2024

Бергәләп кар көрибез.
Көрибез карны,
Ачыла юллар,
Эшләве рәхәт
Кызыша куллар.
Юллар ачыла,
Юллар чистара,—
Кар көри-көри һәркем остара... -
"Солдатка бүләк" 11.12.2024

"Солдатка бүләк" акциясендә катнашабыз.
-
Часы Науки 10.12.2024

Часы науки.
«Познание»
"Сходства и отличия сахара и соли"
Цель: познакомить детей со сходствами и отличиями сахара, соли через исследовательскую деятельность, используя опыты. -
Кошларга ярдәм итәбез. 09.12.2024

Канатлы дусларыбыз турында онытмыйбыз. Һәркөн аларга җим салып, ярдәм итәбез.









