МБДОУ «Муралинский детский сад "Арского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422027, Республика Татарстан, Арский район, с. Мурали, ул. Центральная, д. 45 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dsmurali.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Руководитель: | Туктарова Нурфия Радифовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 4 детей |
| У нас учат: | 1 педагог |
МБДОУ «Муралинский детский сад "Арского муниципального района РТ - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 ( 10 ) >>
-
Туган ягыбызга сыерчыклар кайтканнар. 19.03.2025

Сыерчыклар килгәч (Д. Гарифуллин)
Яз җиткәнен белгәннәр,
Сыерчыклар килгәннәр,
Ояларны күргәннәр,
Сайлап-сайлап йөргәннәр.Мин ясаган ояны
Икесе бик яраткан.
Алмасын дип башкалар
Саклашалар чиратлап…Сәлам биреп аларга
Ерактан ук сызгырам.
Сәлам биреп алар да
Шундый итеп сызгыра:
Хәтта миннән уздыра. -
Рәсем дәресе. "Табигатьтә яз". 19.03.2025

Рәсем дәресе.
"Табигатьтә яз".Балаларны сәнгать төре буларак “пейзаж” белән таныштыру.
Язгы төсләр турында күзаллауларын баету, фантазияләрен үстерү. Дөрес, төгәл, пөхтә итеп рәсемли белергә өйрәтү.
Табигатьне ярату, табигатькә сак караш тәрбияләү. Рәсем сәнгатенә мәхәббәт уяту. -
Әвәләп ясау. 17.03.2025

"Минем туган йортым" темасына әвәләп ясау.
Балаларның пластилин белән эшләү алымнарын үстерү, кирәкле фигураларны дөрес итеп ясарга өйрәнүләренә ирешү, фикерләү, күзаллау сәләтләрен үстерү.
-
Часы науки 14.03.2025

Укроп орлыгы чәчү; үсү өчен яктылык, җылылык, су кирәклегенә төшендерү.
-
Саф һавада уеннар. 12.03.2025

Кышын балалар бакчасында ачык һавада йөрү, сәламәтлекнең иң яхшы ысулы булып тора. Балаларның саф һавада булуы, аларның физик үсеше өчен зур әһәмияткә ия. Саф һавада уйнау - балалар организмын ныгытуның иң кулай чарасы. Ул аның салкын тию авыруларына чыдамлыгын арттырырга ярдәм итә. Саф һавада балалар хәрәкәтле уеннар уйныйлар, тауда шуалар.
-
Суган белән тәҗрибә. 11.03.2025

Суган белән тәҗрибәне күзәтүне дәвам итәбез.
Балалар белән суганның ничек үскәнен күзәтү, фикер алышу. -
Беренче яз хәбәрчеләре 10.03.2025

Туган ягыбызга яз хәбәрчеләре - кара каргалар кайтканнар. Балалар белән беренче яз хәбәрчеләрен күзәттек.
-
Важное напоминание 10.03.2025

-
Бәйрәм белән! 08.03.2025

Барлык гүзәл затларны Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз.
Сау-сәламәт, бәхетле булып, балалар игелеген күреп, кадер-хөрмәттә, бәрәкәтле, мул тормышларда яшәргә язсын! -
Бакчабызда матур бәйрәм кичәсе. 05.03.2025

Март – язның беренче ае. Ул җиргә яшәрү, матурлану, яңару алып килә. Гүзәллек арасында һәрвакыт мәхәббәт яши. Ана һәм бала. Бер – берсе өчен яралган бу җаннар иркә язның беренче таңын хәтерләтә.
Бакчабызда Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бик матур бәйрәм булды. Кадерле әниләребез, әбиләребез үзләренең нәниләре тарафыннан әзерләнгән матур бәйрәмне карарга бакчага килделәр. Ул-кызлары аларны матур җырлары, биюләре, шигырьләре белән сөендерделәр. Шулай ук, "Куян кызы" дип аталган бик матур әкият тә карап үттеләр. Бәйрәм бик күңелле үтте.









