МБДОУ «Муралинский детский сад "Арского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422027, Республика Татарстан, Арский район, с. Мурали, ул. Центральная, д. 45 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dsmurali.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Руководитель: | Туктарова Нурфия Радифовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 4 детей |
| У нас учат: | 1 педагог |
МБДОУ «Муралинский детский сад "Арского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 11 ( 12 ) 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
21 нче февраль - Халыкара Туган тел көне 21.02.2025

21 нче февраль - Халыкара Туган тел көне.
Шул уңайдан балалар белән туган телебез турында сөйләштек, матур шигырьләр, әкиятләр тыңладык. Татар халкының матур уеннарын уйнадык. Милли киемнәр турында фикер алыштык. -
Бәйрәм белән котлыйбыз! 21.02.2025

Кадерле әтиләребезне, бабайларыбызны, дәү әтиләребезне, абыйларыбызны Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз!
Ак, зәңгәр, кызыл төсләрдән
Флаглар бөтен җирдә.
Әкрен генә тибрәләләр
Талгын искән җилләрдә.
Җилләр дә аңлый шикелле
Бүген гади көн түгел.
Тантаналы, олы бәйрәм
Ир-егетләр көне ул!
Кемнәр саклый илебезне
Кызганмыйча бар көчен.
Җирдә, күктә, диңгезләрдә
Сакта торалар бүген.
Солдатлар һәм офицерлар.
Танкистлар һәм сапёрлар.
Матрослар, капитаннар.
Ил сагына басканнар.
23 февраль
Календарь битләрендә.
Әтиләрне, бабайларны
Котлыйбыз һәммәсен дә! -
Бөек Җиңүгә 80 ел! 19.02.2025

2025 нче ел - Бөек Җиңүгә 80 ел!
Шакирова Айгизәдән кул эшләнмәсе.
-
Әти-әниләр белән бергәләп! 18.02.2025

2025 нче ел - Ватанны саклаучылар елы, Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, бакчада тәрбияләнүче балалар кул эшләнмәләре ясап алып килделәр. Әти-әниләргә зур рәхмәт!
-
2025 нче ел - Ватанны Саклаучылар елы 17.02.2025

Быел без Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәбез. Шуңа бәйле рәвештә, безнең геройлар, махсус хәрби операциядә катнашучылар хөрмәтенә, Бөек Ватан сугышында җиңү яулаган әтиләребез, әби-бабайларыбыз даны өчен, 2025 нче ел - Россиядә һәм Татарстанда Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде.
-
Бөек шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. 14.02.2025

15 нче февраль - бөек шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Балалар белән бергәләп шагыйрьнең иҗаты, тормыш юлы белән таныштык. Шигырьләр укыдык, җырларын тыңладык.
-
Лего-конструктор уеннары. 12.02.2025

Балалар бакчасында конструктор көне. Конструкторлар - бүгенге көндә безнең балалар бакчасында шөгыльләнү өчен алыштыргысыз материаллар булып тора. Балаларның буш вакытлары булдымы алар тизрәк лего белән уйнарга тотыналар. Лего-конструктор уеннары аша бала әйләнә-тирә дөнья белән таныша.
-
Әвәләп ясау. 10.02.2025

Әвәләп ясау.
Балаларның пластилин белән эшләү алымнарын үстерү, кирәкле фигураларны дөрес итеп ясарга өйрәнүләренә ирешү, фикерләү, күзаллау сәләтләрен үстерү. -
Сюжетлы-рольле уен "Гаилә" 07.02.2025

Сюжетлы-рольле уеннар аша бала дөньяны танып белергә, матур итеп сөйләшергә өйрәнә, үзен шулай зурлар тормышына әзерли. Уеннар балаларда дуслык, бердәмлек, бер-берсенә юл куя белү кебек сыйфатлар тәрбияләргә ярдәм итә. Шулай ук миһербанлылык, ярдәмчеллек, сак караш тәрбияләү аркылы, балада яхшы күңеллелек, кешелекле кебек сыйфатларны үстерә, аралашу культурасын камилләштерә.
-
Час науки. 05.02.2025

Эксперименты – это увлекательный способ разнообразить ваш досуг и рассказать ребенку о мире вокруг, объяснить природу различных явлений, развить мышление и внимание малыша. Описанные нами опыты просты и практически не требуют специальных приготовлений. А какие неподдельные эмоции Вы увидите у крохи, совершающего свои первые научные открытия.
Корабли из льдинок. Залейте воду в формы для льда, и положите в каждую из них зубочистку или небольшой кусочек коктейльной трубочки. После того, как льдинки будут готовы, прикрепите к ним паруса из бумаги и смело отправляйте в плавание. Малыш может подуть на паруса, чтобы корабли начали двигаться. Этот эксперимент познакомит ребенка со свойствами льда и воздуха.









